Марданов Р.Ф. Хадиев И.Г. История населенных пунктов агрызского района. - Казань 2003

July 10, 2018 | Author: Anonymous | Category: Каталог , Без категории
Share Embed


Short Description

Download Марданов Р.Ф. Хадиев И.Г. История населенных пунктов агрызского района. - Казань 2003 ...

Description

Раиф МӘРДАНОВ Ирек ҺАДИЕВ

ӘГЕРҢЕ ТӨБӘГЕ ТАРИХЫ

Казан «Тамга» нәшрияты 2003

ӘГЕРЯҪЕ ТӨБӘГЕ ТАРИХЫ Әгерж;е төбәге Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында, урманнарга һәм сулыкларга бай үзенчәлекле географик мәйданда урнашкан. Көньяк әлеше Кама елгасы аша Минзәлә районы белән, калган тарафлары Удмуртия Республикасы белән чиктәш. Район үҙәге булган Әгерже каласы төбәкнең төньягында, Казан шәһәреннән 304 чакрымда урнашкан. Әгерж;е төбәгенең көньягында Кама елгасы, төньягыннан көньягына таба Иж елгасы ага. Шулай ук төбәктә Әгерже, Чәже, Биме, Бәркләт, Кетмәс, Олы Баржы, Кече Баржы, Күмерсу, Ж^өри, Әжәү, Бубый исемле һ.б. елгалар, вак инешләр ага. Фәнни максатлар белән Россияне гиҙгән мәшһүр сәяхәтче, географ, Петербург Фәннәр академиясе әгъзасы П.С.Паллас (1741-1811) 1773 елның жәендәге бер сәяхәте вакытында Әгерже төбәге аша да узган. Сарапулдан А л а б у г а г а сәфәрен тасвирлаган сәяхәтнамәсендә ул Иж һәм Чаж елгалары, Биектау, Мордывый, Тирсә, Сарсак-Омга, Тәбәрле һәм Сокман авыллары аша үтүен теркәп калдырган. Ул чорда Тирсәдәге Тәфкилевләр утарының мәһабәт вә төзек һәм, гомумән, алпавыт карамагындагы авылларның да чагыштырмача таза тормышлы һәм тәртипле булуына игътибар иткән. Табигатьне өйрәнүче галим буларак, бу якларның табигатенә сокланган. Бигрәк тә, монда яшь наратлыкларның күплеге һәм хисапсыз сандугачлар сайравы, куе урманнарда гажәеп күп төрле гөмбәләр үсүе Паллас күңеленә хуш килгән. Бу якның үзенә генә хас искиткеч бай табигате, калын урманнары, мул сулы һәм балыклы елга-инешләре, көмеш сулы чишмәләре, иркен чәчүлек жирләре, киң болыннары 5

биләмәсе булган. Төбәктәге кайбер авылларның риваятьләрендә борынгы Болгар дәүләтенә үк бәйләнешләре турында сөйләнә. Мәҫәлән, Тирсә, Мордывый, Тоба, Нажар, Чишмә һәм Иж-Бәйки авылларына нигеҙ салынуга 750 еллар бар дигән риваятьләр сакланган. һәм бу дата болгарлыларның Чыңгыз хан гаскәрләре белән бәрелешенә бәйләп телгә алына. Баржы-Омга авылы Баржы елгасы буендагы иң борынгы авылларның берсе булуы турында хәбәрләр бар. XIX гасыр галиме А.Спицын Баржы елгасы буендагы удмуртларда бу елга буенда әүвәл заманда нугайлар, ягъни татарлар яшәгәнлеген сәйлә үче риваятьләр булуына игътибар иткән. Баржы елгасына коючы бер инеш электән Нугай исемен йөрткәнлеге дә билгеле. Риваятьләрнең никадәр дәреслеккә туры килүләре мәгьлүм түгел. Бу риваятьләрне археологик тикшеренүләр генә раслый яисә кире кага ала. һәрхәлдә, әлегә бу риваятьләрне кире кагарлык фәнни дәлилләр юклыгын да иҫкәртергә кирәк. Тарихчы Михаил Худяков Сарапул һәм Алабуга төбәкләре Казан ханлыгының көнчыгыш чикләрен тәшкил иткән дип яза. Ә Альфред Халиков Казан ханлыгының көнчыгыштагы төп чиге - Нократ елгасы дип тәгаенли, шул ук вакытта Иж елгасы буенда да ханлыкка нисбәтле Тирсә, Әгерже, Аккужа һ.б. татар авыллары булган дип белдерә. Казан ханлыгы чикләрен күрсәткән карталарда бу төбәк жирләре Казан ханлыгы биләмәҫендә тасвирланган. Алабуга һәм Сарапул якларында электән үк болгар-татарлар яшәгән дигән фикер, чынлап та, дәлилләр белән раҫлана. Алабугада болгарлар яшәгәнлеге галимнәр тарафыннан күптән ачыкланган, архитектура истәлекләре дә бар, ә Сарапул шәһәрендә 1909 елдагы төзелеш эшләре вакытында зур каберлек табылу факты турында сирәк языла. XX йөз башы галимнәре тарафыннан бу гомуми каберлектә 1351 елда булган ваба эпидемиясеннән авырып үлгән болгар-татарлар жирләнгәнлеге ачыкланган. Бу мөһим факт - ул заманда ук Сарапул шәһәре урынында болгар-татарлар яшәгәнлегенә ышанычлы дәлил. Сарапул атамаҫын да галимнәр «сары

8

пул» - сары (ягъни, алтын) акча һәм сары балык (чөгә балыгы) мәгънәләре белән аңлаталар. Бу якларга руслар, удмуртлар һәм чирмешләр күчеп килгәнче үк элекке Алабуга һәм Сарапул өязләре территорияҫендә татарлар яшәгәнлеген раслый торган берникадәр башка дәлилләр турында да әйтеп үтик. XIX йөз ахырында Вятка губернасының статистика идарәсе тарафыннан Алабуга һәм Сарапул өязләренә кергән һәр авыл турында тупланган кыскача мәгьлүматлардан күренгәнчә, руслар, удмуртлар һәм чирмешләр бу якларга, нигездә, XVII-XVIII гасырларда килеп төпләнгәннәр, авыллар корганнар. X V I гасырда килгәннәре сирәк. Рус һәм удмурт авылларының аерым бер әлеше элек татарлар яшәгән, татар авыллары булган урыннарга корылганнар. Бу хакта риваятьләр язып алынган һәм шул авылларда иске татар зиратлары булуы да күрсәтелгән. XIX гасыр ахыры статистлары туплаган мәгълүматларга караганда, шул чорда Алабуга өязендәге 22, ә Сарапул өязендәге 38 рус һәм удмурт авылы, шулай ук Сарапул шәһәре урынында да элек татарлар яшәгәнлеге язылган. Бу яклардагы хәҙерге калалардан Менделеевск, Можга урыннарында элек татарлар яшәгәнлеге теркәлгән. Шулай ук Ижевск шәһәре читендәге Пирогово авылы урынында да элек татарлар яшәгән. Бу саннарга элекке дәвердә үк нигеҙләнеп, бетмичә-таркалмыйча, хәзергәчә яшәп килгән татар авылларын да кушып караганда, Алабуга һәм Сарапул якларында электән татарларның авыллар корып яшәгәнлекләре һәм мондагы төп халыкны тәшкил иткәнлекләре ачык күренә. Казан ханлыгы жимерелгәннән соңгы рәхимсез колонизация, көчләп чукындыру сәясәте жирле татарларны читкә, көнчыгышка китәргә мәжбүр иткән. Ә алардан бушап калган урыннарга акрынлап руслар һәм башка халыклар күчеп килеп, үз авылларын нигезләгәннәр. Әгерже төбәге татарларын тарихчы галимнәр Казан татарларының Алабуга төркеменә кертәләр. 1552 елдан соң күчеп килгән Казан ягы татарлары һәм электән шушы жирлектә яшәгән төрки-татарлар бергә кушылып, бу төркемнең

9

нигеҙен тәшкил итәләр дип язалар. Тарихчы Барис Ижболдин язуынча, нугай морзасы Ишбулды үз гаскәре белән Казан ханлыгын яклап сугышканнан соң, башка аксөяк нәҫелдәр белән берлектә, Кама елгасы буена, Ык тамагының каршы тарафына килеп урнашкан. Рус чыганакларыннан да 1553 елда татар аксөякләреннән дәрәжәле морзаларның Кама елгасы буенда урнашып, феодаль жирбиләүчеләр булып китүе билгеле. Алар «Арча князьләре» исеме белән, формаль рәвештә булса да, 1588 елга хәтле бу төбәктәге халык белән идарә иткәннәр. Ижболдин мәгълүматлары буенча, Ишбулды морза токымнары Иж елгасының тамагы һәм Сарапул елгасы арасындагы жирләрне биләгәннәр. Бу уңайдан галимә Зәйнәп Максудованың да Ижболдин фикерләрен куәтли торган истәлекләре кызыклы. Максудовларның Уразай авылындагы нәҫеле 1552 елга хәтле Казанда яшәгән затлы нәҫелдән булган. Галим Дамир Исхаков та X V I гасыр урталарында Иж елгасының түбән агымында төрки-татар авыллары булган һәм алар Казан ханлыгы белән тыгыз бәйле Нугай Урдасы бөкләренә буйсынганнар дип яза. Тирсә волосте һәм авылы Казан ханлыгы чорында ук булганлыгы турында тарихи хезмәтләрдә языла иде. Аерым алганда, Казан оязенең 1603 елгы писцовый кенәгәсендә Тирсә волостенең князь Багыш Яуш улы биләмәҫенә кергәнлеге мәгьлүм һәм анда Тирсәдән башка авыл исеме телгә алынмаган иде. Тарихчы Д.Исхаков Тирсә волостендәге Яушевлар жирләренә нисбәтле 1582 елгы мәгьлүматларны язып чыкты, ә безнең соңгы эзләнүләр нәтижәсендә аннан да әүвәлгерәк- 1562 елгы архив документтары булганлыгы ачыкланды. 1562 елгы ул документта Яушевлар биләмәҫендә Көчек һәм Аккужа авыллары да телгә алынган. Димәк, бу ике авылны да Казан ханлыгы дәверендә үк булганнар дияргә нигеҙ бар. Әгерже төбәгендә, Иж елгасының сул ягында, Биме һәм Кетмәс елгалары буенда урнашкан бер төркем татар авыллары Тугызбуй ягы дип йөртелә. Тугызбуй атамасы шундагы Нарат авылына бәйле. Чөнки ул авыл элек Тугыз дип йөр-

10

тын Урда дәвереннән үк яшәп килгән болгар-татарлар аталган. Нократ татарларының төп нәҫел шәжәрәләре Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләре чорына, Кара бик исемле тарихи шәхескә тоташа. Галимнәр Миркасыйм Госманов, Марсель Әхмәтханов, Дамир Исхаков һ.б. хезмәтләрендә Нократ татарларының хөкемдарлары - биләре һәм морзалары Кара бик нәселеннән булганлыгы язылган. Тарихчылар Кара бик нәселенең Сакмар елгасыннан Нократкача һәм Идел буйларыннан Агыйдел елгасына кадәр арадагы киң мәйданны биләп торганлыкларын язалар. Димәк, безнең Әгерже төбәге жирләре дә (һәрхәлдә, Иж һәм Кама елгалары буйларындагы жирләр) Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләре чорында Кара бик нәҫеле биләмәләрендә булган дияргә тулы нигеҙ бар. XIX йөз башы тарихчысы А.Вештомов язганнарга караганда, Вятка губернасында яшәгән татарларның төп әлеше Алтын Урда чорында ук шушы жирләрдә гомер сөргән. Кара бик нәҫеленә нисбәтле, Казан ханнарына буйсынган Нократ биләре X I V - X V I йөзләрдә ханлыкның зур бер өлкәсенә - Арча даругасына хаким булып торганнар. Шунлыктан, аларны «Арские князья» дип тә йөрткәннәр. Казан ханлыгы чорында ук «Арча даругасы» дип аталган административ-территориаль әлкә XVIII йөз ахырларына кадәр шул исемдә йөртелгән. Әгерже төбәгенең Иж һәм Биме елгалары буйларында урнашкан күп кенә авылларның тарихы Нократ татарларына бәйле. XIX йөздә төбәкне тикшерүчеләр дә бу тирәдәге авылларның бик әүвәлдә нигезләнгәнлекләрен язып калдырганнар. Бу тирәдәге татар авылларын һәм, гомумән, татарларны якындагы чирмешләр һәм удмуртлар «почорман» (мөселмаН) дип йөртәләр. Ә Нократ татарлары арасында «бисермән» дип аталган этник төркем элек тә булган һәм хәҙер дә бар. Аларны да Нократ татарлары «почорман» дип йөртәләр. Кайбер тел галимнәре исә моңа нигеҙләнеп, Кадыбаш авылы һәм бисермәннәр арасында бәйләнеш бар дип язып, ялгышалар. Тарихтан мәгълүм булганча, XIV йөз ахырларыннан башлап, аерым бер дәвердә, рус елъязмаларында болгар-татарларны «бисермән» дип язган-

12

нар. һәм бу атама тулаем мөселман, ягъни татар мәгънәсенә тәңгәлләштерелгән. Әгерже ягындагы башка халыкларда Ка~ дыбаш авылын гына түгел, барлык татарларны «почорман» дип әйтү сакланган икән, бу әле аларны «бисермән» этник төркеме белән турыдан-туры бәйләү өчен дәлил түгел. Галимнәрдән М.Әхмәтжанов, Д.Исхаков һәм Д.Рамазанова хезмәтләрендә Салагыш, Рыс, Баржы, Уразай авыллары Нократ татарлары (Ильяс авылында яшәгән Кара бик нәселенең Данчура би токымнары) тарафыннан нигеҙләнгәнлеге язылган. Ләкин галимнәрнең бу төбәккә Нократ татарлары 1642 нче еллардан башлап килгәннәр дип язуларына соңгы табышлар бераз төҙәтмә кертә. Чөнки Баржы авылының 1598 елда нигезләнү факты Нократ татарларының Әгерже жирлегенә күпләп күчеп урнашуы X V I йөз ахырларында ук булуын раслый. Көчек, Иске Аккужа, Олы Баржы, Балтач, Салагыш, Уразай, Ямурза, Иҫәнбай, Иске Эсләк, Кадыбаш авылларында сакланган риваятьләр һәм нәҫел шәжәрәләрендә бу авылларга Нократ татарлары нигеҙ салганлыгы турында сөйләнә. Риваятьләр, үз нәүбәтендә, бу төбәктәге борынгы шәжәрәләрне раслыйлар. Ә шәжәрәләр исә Нократ татарлары арасында сакланган Кара бик шәжәрәсенә тоташалар. Кара бик нәҫеле шәжәрәсендә Уразай, Данморза, Мәдийәр, Ырыс, Иҫәнбай исемнәрендәге шәхесләр телгә алынган. Әгерже төбәгендә дә әлеге шәжәрә белән бәйләнә торган шушы ук исемнәрдәге авыллар булуы - гади очраклылык түгелдер. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Әгерже районына күрше Удмуртиянең Камбарка шәһәрен дә тарихчылар Кара бик шәжәрәсендәге Канбар (Ханбар) бигә нисбәтле дип язалар. Этнограф галимнәр Әгерже һәм Нократ татарларының йола һәм гореф-гадәтләрендә дә уртаклыклар булуын ачыклаганнар. Өҫтәп шуны да әйтергә кирәк, безнең тикшеренүләрдән ачыкланганча, Әгерже төбәгендәге кайбер авылларда X V I гасыр ахыры - X V I I гасыр башларында, Нократ татарлары килеп урнашканчы ук татарлар яшәгән. Мәҫәлән, Салагыш, Көчек авылларында электән яшәгән татарлар янына

13

Нократ татарлары яңа бер төркем буларак килеп кушылганнар. Кайбер авылларда сакланган риваятьләр дә моны раслый. Мәҫәлән, Салагышта Нократтан килгән "Данчуриннар, Касыймовлар турында хәҙер дә сәйлиләр. Шунлыктан бу яклардагы аерым авылларга нигеҙ салынуны тулаем Нократ татарларына нисбәт итү дәрес булып бетмәс. М.Охмәтжанов язуынча, рус хөкүмәте алдындагы хезмәтләре очен X V I гасыр ахыры - XVII гасыр башларында Нократ морзалары Казан ханлыгыннан калган жирләргә хужа итеп утыртылалар. Шул рәвешчә, Әгерже, Арча, Биектау, Кукмара, Саба, Алабуга, Мамадыш төбәкләрендәге шактый мәйданда Нократ татарлары жирләр алып урнашканнар. 1598 елда Олы Баржы авылына Нократ татарларыннан бертуган Баженовларга рус патшасы фәрманы белән жир биләмәсе беркетелгән булуы ачыкланды. Кайбер мәгълүматларга караганда, Рыс авылы да шул ук елларда Нократ татарлары тарафыннан нигеҙләнгән. Рыслыларның Кама аръягында да күп кенә жирләре булган. X V I I йөз архив документлары да Баржы һәм Салагыш авыллары тирәсендәге жнрләрнең морза Хужасәетовлар биләмәҫендә булуын раслый. Кара бик нәҫеленә нисбәтле Хужасәетовларның Арча ягында һәм Бәләбәй өязендә дә биләмәләре булган. Нократ татарларының мондый өстенлекләре XVII йөз ахырларынача дәвам иткән. Ә XVIII йөздә төбәгебеҙ татарларының жир биләүче катлам вәкилләре үз жирләренә хужа булу хокукын белдергән «башкорт» сословиесенә язылганнар. Ягъни, жиргә хокуксыз, ясаклы дәүләт крестьяннарыннан аермалы буларак, XVIII йөздән жирле татарларның бер әлеше башкорт сословиесендә йөргән. Бу очрактагы «башкорт» сүзен һич тә хәҙерге башкорт халкы белән бутарга ярамый. Бу катлаулы мәсьәләне тикшергән галимнәр «башкорт» атамасы аерым тарихи чорда ике: этник һәм ижтимагый мәгьнәне белдергән дигән нәтижәгә килгәннәр. Әгерже төбәге очрагында «башкорт» сүзе этник, ягъни халык мәгьнәсен белдермичә, бары тик ижтимагый һәм территориаль берәмлекне аңлата торган термин

14

буларак кулланылган. Территориаль дигәндә, бу жирлектә яшәгән салым түләүче халыкның XVII-ХIХ йөзләрдә формаль рәвештә Уфа провинциясе (соңрак әязе һәм губернасы) идарәсенә күчүләрен аңлата. Ягъни, Уфа идарәсенә бәйле халыклар (татар, башкорт, чирмеш, удмурт һәм чуашлар) аерым бер дәвердә рәсми документларда башкорт дип язылганнар. Мәҫәлән, Баржы, Салагыш һ.б. авыллардагы Нократ татарлары да әүвәлрәк йомышлы (служилый) татарлар булып язып йөртелсәләр, 1750 нче еллардан башкорт яки типтәр дип теркәлгәннәр. Дәрес, хәҙерге кайбер башкорт галимнәре, үз х а л ы к л а р ы н ы ң иҫәбен арттыру һәм тарихын киңәйтеп күрсәтү очен максатчан рәвештә ике мәгьнәне бергә кушалар, шул рәвешчә тарихи дөреслекне һәм халык фикерен бутыйлар. Башкорт булып язылу, заманына күрә, үз жир биләмәләрен саклап калу очен бер чара булган, шулай ук башка тор өстенлекләр дә биргән. Тарихтан билгеле булганча, X V I I I XIX гасырларда бу төбәктә жиргә ия булган һәр кеше рәсми документларда «башкорт» дип теркәлгән. 1730 елда Казан, Себер һ.б. өязләрдәге (Әгерже ягы ул чорда Казан өязенә кергән) татарларның бик күп әлеше, шулай ук мордва, чуаш, чирмеш һәм удмуртларның, хәтта русларның да авыллары-авыллары белән тулаем башкорт булып язылгднлыкларын белдергән мәгълүматлар сакланган. Кыскасы, Әгерже төбәгендәге «башкортлык» хәҙерге мәгьнәсендәге башкорт халкын, ягъни этник берәмлекне, милләтне белдерми. Ә бәлки үз жир биләмәләре булган «вотчинник» татар сословиекатламын белдерә. Әгерже төбәгенең Иҫәнбай, Эсләк, Үтәгән, Иске Аккужа, Яңа Аккужа, Көчек, Олы Баржы, Салагыш, Девятернә һ.б. авылларындагы халыкның бер әлеше элек башкорт сословиесендә булганнар. Бу очракта «башкорт» атамасы, алда әйтелгәнчә, жиргә карата һ.б. мәсьәләләрдәге хокукларның үзенчәлеген белдерүче рәсми социаль термин булганлыгын иҫтән чыгармаска кирәк. Архив документтарында да аларның еш кына «башкирцы из татар» дигән гыйбарә белән белдерелүе - моңа ачык дәлил. Әгерже төбәген-

15

нәр. Аларны исә эҙләтеп кире кайтартканнар, хөкемгә биргәннәр. Чит-ерак жирләрдә төпләнеп калучылары да булган. Мәҫәлән, хәҙерге Ютазы районының Акбаш авылын нигезләүчеләр - морза Йосыф Тәфкилевтән качып киткән крестьяннар булуы турындагы риваять сакланган. Риваятькә караганда, бу авылга 1770 нче елларда Иж буендагы Акбаш авылының (шулай ук Сәет авылы дип тә әйтелгән) 18 гаиләсе күчеп килүе сөйләнә. Ләкин Иж буендагы Тирсә алпавытлары карамагында һәм, гомумән дә, бу якта Акбаш исемендәге авыл булмаган. Бу очракта Иске Аккужа авылы күздә тоташтандыр дип фаразларга мөмкин. Моннан тыш, Тәфкилевләр XVIII һәм XIX йөзләрдә Тирсәдәге үз крестьяннарын Бәләбәй өязенең Килем авылына, Балтачтан Бәләбәй өязендәге Яңа Балтач авылына, Мордывыйдан Уфа өязе Сарыкамыш авылына һәм алардан монда, шулай ук Касыйм өязендәге крестьяннарын Тирсә авылына күпләп күчергәннәр. Екатерина II патшабикәнең 1771 елгы 31 декабрь фәрманы нигеҙендә Алабуга өязенә кергән төрле татар авылларының дәүләт крестьяннарыннан 93 ир-ат гаиләләре белән (200 дән артык кеше) Оренбург губернасындагы яңа нигеҙ салынган Стәрлетамак авылына күчерелгәннәр. Тарихтан мәгълүм булганча, Стәрлетамак-Илек яткылыкларыннан олау белән китерелгән аш тозын Агыйдел буйлап жибәрер өчен 1766 елда пристань буларак салынган. Стәрлетамак 1781 елдан өяз каласы, хәҙерге вакытта Башкортстанның Уфадан соң икенче зур шәһәре. Димәк, әлеге каланың нигеҙләнеп, ныгып китүенә безнең төбәк татарлары да зур әлеш керткәннәр. 1771 елгы фәрман буенча анда Кыдырлы авылыннан 33, Иске Кызылъяр дан 25, Тәбәрледән 8, Сокманнан 7, Кодаштан 6, Тансардан 4 һәм Тобадан 1 - барлыгы 84 ир-ат күперелгән. Хатын-кызларның төгәл иҫәбе күрсәтелмәгән. Алар да шул ук санда булсалар, якынча 170 кеше күчерелгән дйп фаразларга мөмкин. XVII йөз ахырыннан Әгерже төбәгенә удмуртлар да килеп төпләнә башлаганнар. Алар монда төньяк һәм төньяк-

20

көнбатыш тарафлардан, көчләп чукындыру сәясәтеннән качып килеп, мөселман татарлар арасында үзләренә сыену урыны тапканнар. Монда удмурт авыллары электән өчәү булган: Баржы-Пельга, Сарсак-Омга һәм Бәркләт-Бодья. Бу авыллар хәҙер дә бар. Дини жәһәттән Бәркләт-Бодья халкы электән үк чукынмаган, үз мәжүси гадәтләрен саклаган, калган ике авылда мәжүсилек тә, христианлык та бердәй дәрәжәдә диярлек сакланган. Төбәктәге мәжүси удмуртларда да Салих, Бикә, Алтынай, Гарифа, Хәдичә, Шәрип, Даут, Вахит һ.б; төрки-татар кеше исемнәре киң кулланылган. Әгерже төбәгендә руслар XVII йөзнең икенче яртысыннан яши башлаганнар. Төбәктәге иң беренче рус авылы Пьяный (соңрак Красный) Борны Минзәлә өязеннән күчкән крестьяннар нигеҙләгән. Гомумән, бу төбәккә руслар, нигездә, дүрт дулкын булып килгәннәр: 1) 1660-1670 нче еллар (Пьяный Бор); 2) 1800-1815 еллар (Зуево, Ильинский, Азево, Иске Чекалда Һ.6.); 3) 1850 нче еллар (Волково, Яңа Чекалда Һ.6.); 4) 1860-1880 нче еллар (Иске Никольск, Сарсак-Әрәмә, Куран, Якшур, Чаж Һ.6.). Беренче һәм икенче дулкын булып бу якларга килгән элекке «удельный» руслар «башкорт» сословиесендә булган татарларның электән үк үзләренә арендага алып эшкәрткән жирләрен сатып алып төпләнә башлаганнар. Мондагы рус авылларын нигезләүчеләр, Пьяный Бордан башкалары, һәммәсе дә Сарапул өязеннән килгәннәр. Алар, нигездә, Салагыш, Иҫәнбай һ.б. авылларның уртак милкендә булган жирләргә авыллар корганнар. XIX йөз башларында хөкүмәт ул жирләрне рәсми рәвештә казна карамагына күчергән. Өченче дулкын рус авыллары да шундый жир мәйданнарына килеп урнашканнар. Бу рус авыллары Әгерже төбәгенең көньяк-көнчыгыш әлешендә. 1811-1824 елларда төбәктәге дәүләт крестьяннары-татарлар карамагында булган жирләрдән бер жан башына 15 дисәтинә пропорңиясеннән артык булган мәйданнар казна, ягъ-

21

ни хөкүмәт милкенә күперелгән. Нәгижәдә, Сокман, Тәбәрле, Мукшур, Кыдырлы, Татар Тансары, Кодаш, Иске Кызылъяр һәм Яңа Кызылъяр авылларының шактый мәйданнарны биләгән, нигездә, урманлы жирләре кисеп алынган. Казна карамагына алынган әлеге жирләргә Россиядә 1861 елда үткәрелгән аграр реформадан соң Вятка губернасының төрле өязләреннән рус крестьяннарын күчереп утыртканнар. Әлбәттә, татарлар арасына русларны күпләп күчерүнең, аграр сәбәпләре булу белән бергә, сәяси сәбәпләре дә булмый калмагандыр. Монысы инде Әгерже төбәгенә руслар килүнең дүртенче дулкыны. Бу төркем рус авыллары Әгерже районының үзәгрәк әлешендә, көньяк-көнбатышында урнашканнар. Дирле татарлар монда русларның күчеп килүләренә каршылыклар да күрсәтеп караганнар. Ләкин андый чыгышлар бастырылган, гаеплеләр хөкем ителгәннәр. Татарларның каршы килүләренең төп сәбәбе - көчләп христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтеннән өркү булган. Мәҫәлән, 1863 елда русларга жир бүлеп бирүгә Төрдәле һәм Кырынды татарлары киҫкен каршы килеп, зур гауга чыгарганлыклары мәгълүм. Ә XIX йөз ахырыннан 1920 нче елларга кадәр Әгерже төбәгендә нигеҙләнгән рус авыллары һәм хуторлары, нигездә, шушы жирлектәге рус авылларыннан аерылып чыкканнар. Болардан тыш 1840-1860 нчы елларда төбәктәге кайбер татар һәм удмурт (Кырынды, Төрдәле, Хороший Ключ, Сарсак-Омга) авылларына да аерым рус гаиләләре килеп төпләнеп яши башлаганнар. Әгерже төбәгендә X V I I - X I X гасырларда ижтимагый, дини, милли һ.б. мәсьәләләрдә еш кына баш күтәрүләр, низаглар, ыгы-зыгылар булып торган. Бу төбәкнең татар, чирмеш һәм удмурт халыклары XVII-XVIII йөзләрдә еш булган татар-башкорт күтәрелешләрендә, Пугачев восстаниесендә катнашканнар. Татар-башкорт күтәрелешләре, тарихтан билгеле булганча, патша хөкүмәтенең көчләп чукындыру һәм руслаштыру сәясәтенә каршы башланып киткәннәр һәм ут-

22

лы сугыш шушы төбәкне дә - ул чаклардагы Алабуга һәм Сарапул әязләрен - биләп алган. Бу восстаниеләр патша хөкүмәте тарафыннан рәхимсез бастырылган. Нәтижәдә, крестьяннарның хокуклары тагын да чикләнгән, алар көчлерәк изелүгә дучар ителгәннәр. Төбәктәге иң зур һәм дәвамлы крестьян күтәрелешләре ирекле крестьяннарны көчләп крепостнойлыкка теркәүгә һәм, гомумән, крепостной изүгә каршы баш күтәрүләр булган. Әүвәлрәк алпавыт Яушевлар, соңрак Тәфкилевләр, үз биләмәләрен киңәйтү максатында, даими рәвештә бу төбәктәге башка авылларның сирләрен ачыктан-ачык яки хөкем эшләре йөртеп үзләштерү сәясәтен алып барганнар. XVII йөздә Тирсә, Иске Аккужа, Көчек, Нажар авыллары белән Яушевлар, ә XVIII-XIX йөзләрдә Тәфкилевләр белән Көчек, Иске Аккужа, Иж-Бубый, Салагыш, Баржы, Баржы-Пельга, Иске Чекалда һ.б. авылларның крестьяннары арасында еш кына мәхкәмә эшләре булып торган. Әлеге суд-хөкем карарлары, әлбәттә, еш кына алпавытлар файдасына хәл ителгән. Алпавытларның жәбер-золымнарына каршы Әгерже төбәгендә беренче зур күтәрелеш 1742-1744 елларда, аннан соң 1764 елда булган. Тирсә, Чишмә, Нажар, Балтач, Мордывый авылларының баш күтәргән крестьяннарына күршеләге бүтән авылларның татарлары һәм удмуртлар да кушылган. Х ө к ү м ә т гаскәрләре канкойгыч сугышлардан соң восстание күтәрүчеләрне бастырганнар. Ә 1773 елда Тирсә крепостнойлары, пугачевчылар бу тирәләргә килгәнче үк, баш күтәреп, Тәфкилев утарын туздырганнар, гаскәр оештырып, хакимлекне үз кулларына алганнар. 1774 елның жәендә Е.Пугачев үҙенең төп гаскәре белән Әгерже авылына килә, Биектау, Тирсә, Сарсак-Омга, Тәбәрле, Сокман авыллары аша ул чордагы Казан-Пермь юлы белән Алабуга тарафына юнәлә. Пугачевчыларга Әгерже төбәгендәге күп кенә авылларның крестьяннары кушылып, Казанга яуга киткәннәр. Крестьяннар һәм Тәфкилевләр арасындагы низаглар XIX йөздә дә дәвам иткән. Мәҫәлән, Шаршады исемле елга буена,

23

пул өяз земстволары тарафыннан ачылган мәктәпләр сан ягыннан бөтен Вятка губернасында иң алдынгы булганнар. Данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе укыту ысуллары һәм тәртипләре белән үз вакытында бөтен мөселман дөньясына билгеле булган, патша чиновниклары да аны «мөсөлман академ и я с е » дип т а н ы р г а м ә ж б ү р б у л г а н н а р . Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны хәҙер дә игътибар үҙәгендә. Әгерже ягы авылларында XIX гасырның икенче яртысы - XX гасыр башында исемнәре зур шөһрәт тапкан мәгьрифәтчеләр, галимнәрдән Гайнетдин Әхмәрев, Мөхетдин Корбангалиев, Габд у л л а , Г о б ә й д у л л а һәм М ө х л и с а Бубыйлар аң-белем таратканнар. Шунлыктан, кайбер галимнәрнең Әгерже ягы, бигрәк тә Иж-Бубый мәдрәсәсе турында язганда, совет чорындагы гадәт буенча, һаман да «Вятка губернасының караңгы бер почмагы...» рәвешендәге жөмләләре бөтенләй урынсыз. Ниндидер караңгы бер төбәктән якты шәхесләр чыга алу ихтималы да шикле. Әгерже төбәге татарлары тел һәм сөйләм үзенчәлекләре ягыннан татар теленең урта диалектына, Минзәлә сөйләшенә карый. Фәндә, төгәлрәк итеп, Минзәлә сөйләшенең Әгер-' же урынчылыгы дип атала. Ягъни, Минзәлә һәм Актаныш төбәкләрендәге сөйләм теленә якын тора. Тик шулай да кайбер жирле үзенчәлекләр бар. Тел галиме Д.Рамазанова язганча, Әгерже төбәгендә, Минзәлә сөйләшенең төп үзенчәлекләре белән бергә, Казан арты һәм Нократ сөйләшләре элементлары да киң чагыла. Безнең күзәтүләр буенча, Әгерже төбәге татар сөйләшенең Казан арты (Балтач, Мамадыш, Әтнә, Дөбьяз, Лаеш) һәм Татарстанның Тау ягы (Тархан, Норлат), шулай ук Пермь һәм Нократ, Глазов татарларының сөйләшләре белән уртаклыклары күп. Шулай ук, диалектизм үзенчәлекләре жәһәтеннән, Оренбург (Каргалы, Абдуллино-Шарлык), Стәрлетамак, Ульяновск, Самара төбәкләрендәге татарларның сөйләшләре белән дә охшашлыклар бар. Әгерже ягының соңгы дәвердәге административ тарихына күз салсак, ул түбәндәгечә. Хәҙерге чикләрендәге Әгер-

28

же төбәге территориясе элекке чорда Вятка губернасының Алабуга һәм Сарапул өязләренә кергәнлеге алдарак әйтелде. һәр өяз, үз нәүбәтендә, кечерәк административ берәмлекләргә - волостьләргә бүленгән. Мондагы авыллар 1926— 1928 нче елларга кадәр Алабуга өязенең Тирсә, Олы Кибья, Сарсак-Омга, Мушак, Салагыш, Пьяный Бор, Баржы-Ятчә, Әсән, Көчек, Иске Чекалда, Бима һәм Сарапул өязенең Әгерже һәм Иҫәнбай волостьләренә кергәннәр. Дәрес, волость үҙәкләре һәм чикләре еш кына үҙгәреп торган. Шул сәбәпле бер үк авылның төрле тарихи чорларда төрле волостькә караган булуы табигый. 1920 елның 27 маенда Татарстан АССР оештырылганда бу төбәкнең Салагыш волосте генә аңа кертелгән. Шул елның июнь-декабрь айларындагы күптөрле оештыру мәшәкатьләре соңында бу төбәктәге башка волостьләр (БаржыЯтчә волостеннән гайреләре) ТАССР Үҙәк Башкарма Комитетының 1921 елгы 5 гыйнвар карары нигеҙендә Тат а р с т а н а кушылалар. 1921 елның 10 июнь карары белән Әгерже ягы авыллары яңа оештырылган Алабуга кантонына кертеләләр. Шул ук елның 29 сентябрь карары буенча Баржы-Ятчә волостенең Чокырча, Яңа Бәзәкә, Баржы Омга пүчинкәсе, Балтач, Балтач заводы һәм Баржы Пельга авыллары да Алабуга кантонына кушылалар. Әгержедә 1921 елның 28 мартында Алабуга өязенең алты, Сарапул өязенең ике волосте вәкилдәренең съезды булган һәм анда аерым Әгерже кантонын оештыру турында резолюция кабул ителгән. Шунда ук Әгержедә татарча газета чыгару һәм матбага оештыру мәсьәләләре дә күтәрелгән. Республика житәкчелегенең 1921 ел 3 декабрь карары белән Әгерже, Иҫәнбай, Иске Чекалда, Көчек һәм Сарсак-Омга волостьләре мөстәкыйль административ берәмлек - Әгерже кантоны итеп оештырыла. Кантон үҙәге итеп Әгерже шәһәре билгеләнә. Кантонны оештыру проектында каралган булса да, ул вакытта 16080 кеше яшәгән Пьянобор һәм Салагыш волостьләре Әгерже кантонына кертелмәганнәр.

29

Катлаулы чорда - ачлык елны оешкан Әгерже кантонында 46 мең тирәсе кеше яшәгән. Ачлык дәһшәте нәтижәсендә кантондагы 2791 кеше дәнья куйган. 1922 елгы мәгьлүматлар буенча Әгерже кантонында барлыгы 42761 кеше яшәгән. Шуның 31046 сы (74%) татарлар, 6705 е (16%) руслар, 3576 сы (8%) чирмешләр, 1073 е (2%) удмуртлар булган. Төрле сәбәпләр аркасында 1924 елның 8 маенда Әгерже кантоны бетерелә. Андагы биш волость эреләндерелеп, 2 волостькә (Сарсак-Омга һәм Иҫәнбай) берләштерелә һәм алар Алабуга кантонына кушылалар. 1927 елның 14 февраль карары буенча Татарстан АССР да беренче 8 район, шул иҫәптән Әгерже районы да оештырыла. Район үҙәге итеп Әгерже шәһәре билгеләнә. Территориясе элекке кантон вакытындагыча диярлек була. Аермасы бары шунда: 1927 елдан Иҫәнбай волосте Чаллы кантонына кушыла. Ә аңарчы Салагыш волостендә булган Шаршады авыл советы яңа оешкан Әгерже районына кушыла. Әгерже районында 1930 елда 25 авыл советына берләшкән 105 торак пункт булган. Район 700 кв. км. мәйдан биләгән. Барлык халыкның саны 29422 кеше иҫәпләнгән, ә 1940 елда бу сан 38055 кешене тәшкил иткән. Шуның 15409ы Әгержедә, калган 22646 сы авылларда яшәгән. Хәҙерге мәйданындагы Әгерже төбәгенең көньяк әлеше 1920-1950 нче елларда башкачарак тарихи үзгәрешләр кичергән. 1920 нче елларда Пьянобор һәм Салагыш волостьләре берләштерелгән. Салагыш волосте исеме аҫтында 19201928 нче елларда бу төбәк авыллары Алабуга, Минзәлә кантоннарына кергәннәр. 1928 елның декабреннән Чаллы кантоны карамагына күчерелгәннәр. Салагыш һәм Иҫәнбай волостьләре 1930 елның 10 август карары буенча Красный Бор районы итеп оештырыла. Район үҙәге итеп Красный Бор авылы билгеләнә. Яңа оешкан районга 1930 елда 29 авыл советына берләшкән 92 торак пункт кергән. Районның гомуми мәйданы 1210 кв. км., барлык халык иҫәбе 34651 кеше булган. 1940 елда Красный Бор районында 33892 кеше иҫәпләнгән һәм шуның 2842 се Крас-

30

ный Бор авылының үҙендә, ә калган 31050 се авылларда яшәгән. 1960 елның 28 октябрендә Красный Бор районы мөстәкыйль административ район буларак бетерелә һәм Әгерже районына кушыла. 1963 елның 1 февралендә Әгерже районы бетерелеп, 1964 елның 4 мартына кадәр Алабуга районы составында булып ала. 1964 елның 4 мартыннан Әгерже районы хәҙерге чикләрендә яшәп килә. Район үҙәге - Әгерже шәһәре. Районның гомуми биләмәсе 1796,6 кв. км.ны (аның 20,8%ы - урманнар) тәшкил итә. 1966 елда Әгерже районында 54500, ә 1997 елда 39336 кеше яшәгән. Хәҙерге Әгерже районы чикләрендәге халык саны, төрле еллардагы мәгълүматларны чагыштырганда, түбәндәгечә халәттә: 1859 ел

1927 ел

татарлар

19 608 кеше (78,6 %)

41 546 кеше (64,8 %) (+ 21 938 кеше)

23 834 кеше (59,5 %) (-17 712 кеше)

руслар

3 008 кеше (12,1 %)

16 936 кеше (26,4 %) (+13 928 кеше)

10 014 кеше (25 %) (- 6 922 кеше)

чирмешләр

1 507 кеше (6 %)

3 770 кеше (5,9 %) (+ 2 263 кеше)

2 924 кеше (7,3 %) (- 846 кеше)

удмуртлар

824 кеше (3,3 %)

1 821 кеше (2,9 %) (+ 997 кеше)

2 564 кеше (6,4 %) (+ 743 кеше)

барлыгы

24 947 кеше

64 073 кеше (+ 39 126 кеше)

31

1997 ел

39 336 кеше (- 24 737 кеше)

1919-1921 еллар - Әгерже төбәгендә халыкның иң күп яшәгән чоры. Аннан соң халык саны кимегән. 1921 елдан 1927 елга хәтле, алты ел эчендә төбәктәге халык жиде-сигез мең кешегә кимегән. Бу санның күпчелек әлешен 1921 елгы ачлык афәтеннән үлүчеләр тәшкил итә, калганнары исә шул ук ачлык һ.б. сәбәпләр аркасында читкә - Себергә, Украинага, Урта Азиягә һ.б. якларга киткәннәр. 1930 нчы елларда кулак дип йөҙләгән гаиләләрне читкә сөрүләр һәм сәяси репрессиялар төбәк халкын киметүгә сәбәпче булган. 1939-1944 нче елларда Әгерже ягындагы авыллардан Карел-Фин ССРга, Бурят-Монгол Республикасына, Казакъстанга, Камчаткага, Архангельск һәм Сталинград әлкәләренә йөҙләгән гаиләләр мәжбүри рәвештә күчерелгәннәр. Болардан тыш 1930-1950 нче елларда төрле гигант төзелешләргә, хәрби заводларга, торф чыгару һәм урман кисү эшләренә күпләр жәлеп ителгән. 1930 нчы еллар ахыры - 1940 нчы еллар башында хөкүмәт рөхсәтеннән башка Әгерже төбәгендәге 100 гә якын гаилә Свердловск өлкәсенең Алапаевск районына күчеп киткән. Бәек Ватан сугышы елларында Әгерже төбәгенең 6950 асыл ир-егете илне саклап һәлак булган. Бу сугыш афәте - төбәктәге халыкның санын киметкән сәбәпләрнең иң зурысы. Төбәгебезнең халкын 1970 нче елларда КамГЭС, КамАЗ кебек Әгерже төбәгенә якындагы ил төзелешләре, шулай ук Ижевск һәм Сарапул каласының заводлары һәм предприятиеләре дә үзенә тартты. 1997 елгы саннар Әгерже төбәгендә халыкның соңгы чорда күпкә кимүен күрсәтә. Процент нисбәтенә караганда, башка халыкларда зур үҙгәреш булмаган хәлдә, төбәктәге төп халык булган татарларның шактый кимегәнлеге күренә. Әгерже төбәгендә үткәрелгән кайбер гыйльми-тикшеренү эшләре турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Тулаем алгаңда, археологик эзләнүләр төбәктә тиешле дәрәжәдә башкарылмаган. Борынгы чорга караган пьянобор культурасы истәлекләре дә тәфсыйльләп өйрәнелмәгән. Аннан соңгы чор археологик планда бөтенләй тикшерелмәгән. Тарих-

32

чы галимнәр тарафыннан киләчәктә Әгерже ягына да игьтибар юнәлтелсә, әлбәттә, кызыклы нәтижәләр дә булыр иде. Борынгы кулъязма, ягъни археографик истәлекләргә килгәндә, Марсель Әхмәтжанов 1977-1978 нче елларда бу яктагы бик күп авылларда фәнни-тикшеренү экспедицияләре үткәргән. Нәтижәдә, ул XVII гасыр - XX гасыр башына караган, фәнни әһәмияткә ия йөҙләгән кулъязманы Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсенә саклауга тапшырган. Безнең тарафтан 1984 еллардан алып хәзергәчә тупланып килгән 100 дән артык кулъязма иҫтәлек тә Казан университеты Фәнни китапханәсендә һәм Татарстан Милли китапханәсендә сакланалар. Фәнни игътибарга лаеклы, аеруча әһәмиятле кулъязмалар рәтендә X V I йөз татар шагыйре Мөхәммәдьяр тарафыннан ижат ителгән «Нуры содур» поэмасының 1978 елда М.Әхмәтжанов тарафыннан Яңа Аккужа авылында табылган күчермәсен әйтергә кирәк. Шул ук авылда 1990 елда без дә кызыклы табышка юлыктык. Ул исә - шагыйрь Мәүла Колыйның моңарчы фәнгә бөтенләй билгесез булган ике поэмасы күперелгән, 1754 елгы кулъязма жыентык. Тарихи чыганакларның бер тәре булган борынгы каберташ яҙмалары да кызыклы. Әгерже төбәгендәге борынгы зиратларга XX гасыр башы татар тарихчысы Гайнетдин Әхмәрев тә игьтибар иткән булган. Аерым алгаңда ул Тирсә авылы зиратының Болгар дәүләте чоры зиратлары мисалынча «ташбилге» дип аталганлыгын язып калдырган. Галим Марсель Әхмәтжанов 1970 нче еллар ахырында Әгерже районында борынгы кулъязма истәлекләрне туплаган вакытта гарәп язулы иске кабер ташларын да өйрәнгән. 2000 елда безнең тарафтан эпиграфик истәлекләрне өйрәнү буенча үткәрелгән комплекслы тикшерү дә төбәк тарихы өчен мөһим нәтижәләр бирде. Тоба, Чишмә, Тирсә, Әгерже, Нажар, Салагыш, Иж-Бәйки, Иске Эсләк авылларында 1676-1689 нчы елларда куелган һәм хәҙерге вакыткача сакланган 8 кабер ташы барлыгы ачыкланды. Шулай ук 1970 нче еллар ахырында М.Әхмәтжанов тарафыннан Әгерже районының Салагыш,

33

Рыс һәм Кодаш авылларында теркәлгән XVII йөҙгә нисбәтле өч кабер ташының жуелганлыгы да мәгълүм булды. Димәк, берничә дистә ел элек бу төбәктә XVII йөҙгә караган 11 таш булган. Әгерже төбәге тарихы буенча безнең тарафтан үткәрелгән тикшеренүләрнең кыскача нәтижәсе түбәндәгечә: - X V I йөзнең беренче яртысында ук, ягъни Казан ханлыгы чорында, Тирсә, Көчек, Иске Аккужа, Нарат һ.б. авылларның булганлыгы архив документлары белән раҫланды; - Девятернә, Кадыбаш, Олы Баржы, Салагыш һ.б. авылларга бәйле, X V I йөзнең икенче яртысына караган документлар булганлыгы ачыкланды; - төбәктәге күп кенә авылларга Нократ татарлары килеп урнашуы турында сөйләнгән риваятьләр һәм шәжәрә яҙмалары өлешчә архив документлары белән дә раҫланды. Әгерже төбәге татарларының формалашуында Нократ татарларының роле зур булуы билгеләнде; - Бер төркем татар авылларының (Сокман, Тәбәрле, Кодаш, Кыдырлы, Иске Кызылъяр һ.б.), Казан ханлыгы жимерелгәч, бу якларга рус колонизациясеннән качып күчеп кил ү ч е л ә р т а р а ф ы н н а н X V I йөзнең икенче я р т ы с ы н д а нигеҙләнгән булуы ачыкланды; - XVII йөз ахырына кадәр хәҙерге чикләрендәге Әгерже төбәгендә фәкать татарлар гына яшәгәнлеге билгеле булды; - XVII йөздә удмурт һәм чирмешләрнең монда яшәгән татарлар арасына рус колонизациясеннән качып килеп, авыллар нигезләгәнлеге һәм үз гореф-гадәтләрен саклап, дустанә яшәгәнлекләре ачыкланды; - төбәктә рус авылларының беренчесе (Красный Бор) XVII йөзнең икенче яртысында, икенчесе (Муново) XVIII гасырның беренче яртысында, башкалары XIX йөз башыннан корылып, шул дәвердән бу жирлектә руслар да яши башлаганлыгы ачыкланды. Боларга өҫтәп шуны да әйтергә кирәк. Әгерже районының географик урнашу урынын карта буенча күҙаллап, аңа карата еш кына «Удмуртиягә уелып кергән» дигән сүзләрне

34

укырга һәм ишетергә туры килә. Мәсьәләгә тарихи йәһәттән караганда, бу төбәк беркая дә «уелмаган» да, «кермәгән» дә, ә элек ничек булган, шул халәтендә сакланган. Ягъни, X V I йөз ахырыннан башлап, XVIII йөз урталарына хәтле рус колонизациясеннән качып төньяк һәм көнбатыштан бу тарафларга удмуртлар килеп урнашканда хәҙерге чикләрендәге Әгерже төбәге жирләрендә инде татарлар күптәннән яши торган булган. Яңа килгән удмуртлар, әлбәттә, кемнеңдер биләмәҫенә урнашмыйча, күрше-тирәдәге буш жирләргә төпләнгәннәр. Нәтижәдә, Әгерже төбәге жирләренең географик у р н а ш у у р ы н ы у д м у р т а в ы л л а р ы белән у р а п алынган һәм берникадәр ярымутрау кыяфәтен алган. •к-к-к Әгерже төбәген бай тарихлы күпсанлы татар, рус, чирмеш һәм удмурт авыллары тәшкил итә. һ ә р авылның аерым үз тарихы бар һәм авылларның охшаш яклары да, үзенчәлекләре дә күп. Әлеге кечкенә һәм зур авылларның тарихлары бербөтен булып Әгерже төбәге тарихын тәшкил итә дә инде. Бу жыентыкта Әгерже районындагы авылларның кыскача тарихларын туплап бирдек. Төбәгебездәге электән үк яшәп килгән, шулай ук тарих мәйданыннан инде юкка чыккан авылларны да иҫәпкә алырга тырыштык. Безнең тарафтан ачыкланган мәгьлүматларга һәм тупланган материалларга таянып, авылларның кайчан нигезләнүләре, исем-атамалары нәрҫәне белдерүен, 1917 елга кадәрге әһәмиятле вакыйгаларын, төрле вакытларда күпме кеше яшәгәнлеген кыскача теркәдек. Авылларның совет хакимияте дәверендәге тарихлары, нигездә, охшаш һәм күпләргә болай да мәгълүм. Икенчедән, һәр авылның совет елларындагы тарихын монда язу мөмкин дә түгел һәм без андый максат т а к у й м а д ы к . Ш у н л ы к т а н , э л е к т ә н яшәп к и л г ә н авылларның 1917 елга кадәрге хәлләрен тасвирлау белән чикләндек. Фәкать авылларда яшәгән халык санының үсеш-үзгәрешләрен күрсәткәндә генә, чагыштыру өчен, совет чорындагы мәгълүматлар да файдаланылды. Россиядә халык

35

иҫәбен алганда, нигездә, XVIII гасыр ахырларына кадәр ират жан хисабы гына теркәлгән, шунлыктан, әлеге чорларның ир-атлар иҫәбе генә бирелде. Әгерже төбәге авылларында туып-үскән күренекле шәхесләрнең дә 1917 елга хәтле дөньяга килгәннәре генә теркәлде. Нигезләнү һәм оешу вакыты совет дәверенә туры килгән авыллар да, әлбәттә, монда кертелделәр. Кайбер авыллар турында күбрәк язу аерым тарихи вакыйгаларны тәфсыйльлерәк аңлату ихтыяжына бәйле булды. Әгерже төбәге тарихын мөмкин кадәр тулырак күз алдына китерү өчен һәр авылны, һәр торак пунктны иҫәпкә алырга тырыштык. Чөнки әле дистә еллар элек кенә гөрләп торган авылларның хәҙерге вакытта эҙләре дә калмаган. Әйтик, 1960-1970 нче елларда бөтенләй таралып беткән, Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле су аҫтында калып вәйран булган татар һәм рус авылларының иҫәбе дистәләп. Аларның исемнәре Татар энциклопедик сүзлегенә дә кермәгән. Башка хезмәтләрдә дә андый авыллар турында мәгьлүмат табу авыр. Юкка чыккан авыллар турында Әгерже төбәгенә багышланган шушы махсус китапта язу - намус эшебез. XX йөз башында һәм 1918 елдан соң төбәктә бихисап кечкенә авыллар, хуторлар, пүчинкәләр һәм авыл хужалыгы артельләре нигеҙләнгән һәм оешкан. Андыйлардан үз порларында рәсми рәвештә мөстәкыйль торак пункт буларак йөртелгәннәре дә монда иҫәпкә алынды. Алар совет хакимлеге дәверендә, бигрәк тә, 1950-1980 нче елларда бөтенләй диярлек таралып беттеләр. 1900-1930 Нчы елларда нигеҙләнгән авылларның санаулылары гына хәҙерге көннәргәчә сакланып калды. Тарих мәйданында жисемнәре юкка чыкса да, төбәк тарихына бәйле булганлыктан, хәҙер беткән пүчинкә, хуторларны исемлек рәвешендә булса да бирү мәгъкуль күрелде. Аерым тарихи вакыт аралыгында мөстәкыйль авыл булып, соңрак ыҙандаш икенче авыл белән кушылып исемнәре үҙгәргән (мәҫәлән, Төрдәле, Искашур, Ильинский һ.б.) авыллар монда аерым яҙылдылар. Шулай ук административ

36

бүленеш буенча күпмедер вакыт Әгерже районында булып, соңрак Удмуртиягә күчкән Байсар, Таужамал һәм Кызыл Сука авыллары да мондагы авыллар иҫәбендә яҙылдылар. Нәтижәдә, бу жыентыкка барлыгы 198 торак пункт турында мәгълүмат туплап бирелде. Бу саннан 123 авыл турында, кыскача булса да, аерым яҙылды, ә калган 75 кече авыл һәм хуторларны исемлек рәвешендә бирү белән чикләндек. Әлеге 123 авылның 82 се татар авыллары (шулардан 28 е беткән, ә очесе Удмуртиягә күчкән), 30 ы рус авылы (16 сы беткән), 8 е чирмеш һәм 3 есе удмурт авыллары. Дәрес, бу санга архивларда хәҙергә житәрлек мәгълүмат табылмаган берничә авыл кертелмәде. Авыллар турында мәгълүмат биргәндә, исемнәренә карата булган халык риваятьләрен дә, галимнәрнең төрле фикерләрен һәм үз фаразларыбызны да теркәдек. Чөнки хакыйкать бер Ходайга гына мәгълүм, шуңа күрә төрле фикерләр һәм фаразлар яшәргә хаклы. Заманнар узып фикер-фаразларның кайсы да булса берсе, әлбәттә, дәреслеккә якыны, өстенлек алыр дип өметләник. Шуны да истә тотарга кирәк, элекке гасырларда күп кенә авылларның атамалары башка төрле булган. Шактый авылларның кайчан нигезләнүләрен тәгаенләп ачыклау да бик авыр. Аларга да киләчәктә тикшеренүчеләр һәм галимнәр аныклык кертер дип ышаныйк. Кайбер авыллардагы елга һәм инешләрнең элекке архив чыганакларындагы атамалары инде үҙгәргән, хәҙер башкача йөртеләләр. Башка төбәкләрдә шул ук исемдәге авыллар булуын күрсәтү, нигездә, «адашлык» миҫалы буларак кулланылды. Ул авыллар арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын аңлатмый. Бәйләнеш булганнары исә тәгаен күрсәтелде. Бу хеҙмәт - Әгерже төбәгендәге барлык торак пунктларны бербөтен буларак фәнни өйрәнү юнәлешендә беренче тәжрибә. Киләчәктәге максатчан эзләнүләр нәтижәсендә калган күп сорауларга жаваплар табылыр, ачылып бетмәгән серләр чишелер, житешсезлекләр һәм ялгышлар төҙәтелер дип өмет итәбеҙ.

37

Әгерже төбәгендә туып-үскән мәрхәмәтле затлар Татарстан Республикасының Инкассация идарәсе башлыгы Шәфкать Мөхәммәтша улы Әхмәдишин, «2 нче санлы Казан икмәк заводы» АА: директоры Шамил Мирзыя улы Заитов, «Казанский» банкы житәкчесе Таһир Тәнзил улы Гайнетдинов, Казан шәһәренең территориаль шифаханә кассасы генераль директоры Рамил Габделхак улы Тураев, «АКИбанк»ның Казандагы филиалы директоры Фоат Харис улы Аитов, «Алтын башак» чек-инвестиция фонды житәкчесе Хәмит Нуретдин улы Камалов - бу китапка материаллар туплау дәвамында матди ярдәмнәрен күрсәттеләр. Аларга чиксез зур рәхмәтләребезне житкерәбез.

ӘГЕРЖЕ (Агрыз) Татар авылы буларак нигеҙләнгән. Әгерже һәм Иж елгалары буенда, районның иң төньяк ноктасында урнашкан. 1646 елгы архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, алпавыт Яушевлар биләмәсендәге Тирсә волосте авыллары арасында Әгерже дә искә алынган. Ул вакытта анда 6 хужалык булган дип күрсәтелгән. Соңгы вакытта әлеге фактка таянып, Әгерже шәһәренең 1646 елда нигезләнүе турындагы фикер ныгып килә. Моның дәрес булу-булмавы, әлбәттә, киләчәктә ачыкланыр. һәрхәлдә, әлегә бу дата бәхәслерәк. Чәнки архив материалдарында Иске Әгерже һәм Яңа Әгерже, ике авыл буларак, XIX гасыр башына хәтле аерым теркәлгәннәр. 1811 елга хәтле Иске Әгерже яңа (хәҙерге) урынга күчеп бетеп, Әгерже дип кенә языла башлаган. 1646 елда Тирсә волостенә кергәне кайсы булганлыгы әлегә ачыкланмаган. Заманында Яңа Әгерже дип аталганының зиратында 1679 елгы кабер ташы хәзергәчә сакланган. Бу факт Иске Әгерже дип исемләнгәненең яңасыннан күпкә әүвәлгерәк булуын раслый. Димәк, моны иҫәпкә алгаңда, Әгерженең нигезләнү вакыты 1646 ел дип белдерү тулы чынбарлыкны чагылдыруы шиклерәк. Тарихчы А.Халиков та Әгерже авылын Казан ханлыгы дәверендә булган дип яза. Әгерже авылының X V I гасыр ахырында булганлыгына ишарә иткән документтар да бар. Әмма бу яхшылап ойрәнүне таләп итә. Әгерже сүзенең нәрҫәне белдерүе турында да фикерләр тәрлечә. Авылны Әгерже исемле каһарман нигеҙләгән дигән риваять бар. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, бу атама «агыр» (ягъни, агып торыр) сүзенә «-чы», «-че» кушымчасы

39

ялганып ясалган елга исеменә нисбәтле. Галим Гомәр Саттаров «әгеряҫе» сүзенең чүпрә мәгънәсендә булуын һәм авыл урнашкан жир чүпрә кебек кайнап торган сазлыклы булганга шулай аталган дип яза. Галимә Әнисә Шәрәфетдинова, авыл атамаҫын аңлатканда, чирмеш телендәге «әгерче» (төче коймак), чуаш телендәге «икәрче» (коймак), татар теленең мишәр сөйләшендәге «игәрче» (кечкенә ипи) сүзләренә охшаш булуын яза. Төбәк тарихы белгечләреннән С.Рәхимов, Әгерже авылының электән үк чәчүлек жирләре аз булганлыктан, «әз жирле» гыйбарәсе авыл исеменә әверелгән дип яза. Жирле халыкта Әгерже атамаҫын рус теле аша аңлатырга омтылган риваятьләр дә бар. Имеш, авыл аша үтүче рус сәүдәгәрләре «А, грязь!» дип аптыраганнар. Шулай ук, янәсе, Әби патша Екатерина II Әгержегә килгәч, бихисап ашалган алма чүпләрен күреп, «огрызки» дип әйткән икән. Болары, әлбәттә, чынбарлыкка туры килми торган шаян фаразлар гына. Борынгы төрки телдә «әгер» сүзе ау эте, бурҙай дигән мәгънәдә кулланылган һәм «Әгерже» - аучы, ау этләрен өйрәтүче дигәнне белдергән. Татар теленең Минзәлә сөйләшендә ау эте мәгънәсендә «игәр» сүзе сакланган, Пермь татарларында «әкәр» сүзе хәҙер дә ата эт мәгънәсендә кулланыла. Әгерже авылы башта Иж елгасына якынрак урнашкан булган. XVIII гасырның ахырларына хәҙерге урынына тулаем күчеп беткән. Әүвәлге урыныннан яңа жиргә күчү озак һәм дәвамлы булганлыктан, аерым бер чорда Иске һәм Яңа Әгерже дип, ике торак пункт булып йөртелгәннәр. Әгерже авылының, алдарак әйтелгәнчә, чәчүлек жирләре аз булган. XIX йөздә Әгерже волостендә (Әгерже, ИжБубый һәм Иж-Бәйки авыллары) бер имана башына 2 дисәтинә генә жир туры килгән. Башка волость-авылларда исә бу уртача 4-10 дисәтинә нисбәтендә булган. XIX йөз тикшеренүчеләре язганга караганда, бу авыл халкында игенчелеккә электән үк игьтибар аз булып, нигездә, сәүдә белән 40

көн күргәннәр. Архив документлары да XVIII йөздә үк Әгерже сәүдәгәрләренең Уфа, Оренбург, Казан, Вятка, Түбән Новгород, Сембер, Әстерхан һәм Пермь вилайәтләрендә, гомумән, Россиядәге барлык шәһәрләрдә дә сәүдә итәргә хокук алганлыкларын раслый. Шул рәвешчә, Әгерже халкының гасырлар дәвамында төп шөгыле - сәүдә булган. Чит жирләрдә сәүдә һ.б. кәсепләр белән йөргән Әгерже татарларыннан бер әлешенең кушаматлары XIX йөздә үк фамилиягә әверелгән. Шунлыктан, мондагы татарларда Тимкин, Майоров, Зайцев, Шляпин, Тараканов, Чуков һ.б. төрле «сәер» фамилияләр хәҙер дә очрый. Баш күтәрүчеләр гаскәренең житәкчесе Е.Пугачев та 1774 елның жәендә Әгерже авылында булган. Д и р л е халык Пугачевны кунак итә, күпләр аның гаскәренә кушылалар. Пугачев явы Әгерже аша Алабугага юнәлә. Баш күтәрүче крестьяннар гаскәрендә катнашучыларны эҙәрлекләү вакытында патша гаскәриләре авылны яндырганнар. Шул вакыйгадан соң авыл халкы Әгерже елгасы буенча югарырак яңа урынга күчеп беткән. XIX йөз башыннан ук Әгерже авылы татарларын, нигездә, рекрутка алынучылардан Иж заводына даими эшчеләр итеп беркеткәннәр. Әгерже - XIX йөздә Вятка губернасының иң зур авылларының берсе булып саналган. XIX йөз ахырында ук монда, шәһәр тормыш-көнкүрешенә хас булган көмешче, бакырчы, итекче, кәләпүш, калфак тегүче һәм чигүче һ.б. һөнәрче-осталар да яшәгән. Бу авыл зур, бигрәк тә, сәүдәгәрләр авылы булганга, 1917 елга хәтле үк, рәсми статусы булмаса да, халык телендә шәһәр дип йөртелгән. Еракларда сәүдә эшләре белән йөрүләрдән, аз жирлелек сәбәбеннән монда даими шөгыльләре булмаганлыктан Әгерже татарлары шактый гайрәтле һәм холык-фигыльләре ягыннан да башкачарак формалашканнар. Шул сәбәпле бу авыл татарлары якын-тирә удмурт авылларын, Иж заводында яшәүчеләрне куркытып, еш кына мал-туарларын һ.б. милек41

ләрен талап, шом салып торганнар. Әгержелеләрнең мондый килешсез гамәлләре ешайгач, 1830 нчы елларда авылга кораллы гаскәриләр кертелә, 100 дән артык ир-ат хөкем ителеп, мәжбүри рекрут итеп алына һәм сөргенгә сөрелә. Бу хәлләр уңаеннан Вятка губернаторы да Әгержегә килә, халыкны жыеп үгет-нәсихәт бирә. XIX йөзнең ахырларында Әгержедә берничә гаилә руслар да яши башлаган (мәҫәлән, почта житәкчесе, волость писаре, тимерче һ.б.). Әгерже татарлары Пермь төбәге белән даими тыгыз элемтәдә торганнар. Мәҫәлән, Әгерже сәүдәгәре Мортаза Гайнулла улы XIX гасыр ахырында Саз (Янапай) авылына (хәҙер Пермь өлкәсенең Октябрь районында) яшәргә күчкән һәм анда үз акчасына мәдрәсә тәзеткән. Ул 1907 елда вафат булган. Бу авыл зиратында аның һәм жәмәгате Бибихәдичәнең кабер ташлары сакланган. XX гасыр башларында ул авылдагы имамнар да Әгерже кешеләре булган. Әлеге Саз авылын нигезләүчеләрнең берсе - Гали исемле зат Әгерженеке булган дигән мәгълүмат сакланган. Шулай ук элек бу авыл зиратында 1664 елда Әгерже кызы Фатыймага куелган иске кабер ташы булган. Монда яшәүче халык аны да Әгерже авылына бәйли. Әмма бу очракта Әгерже сүзе кеше исеме булырга мөмкин. 1913 елда Әгерже аша үтүче Казан-Екатеринбург тимер юлы төзелгән. 1914 елдан Әгерже белән Сарапул арасында да даими транспорт - атлы дилижанс йөргән. 1917 елның 27 апрелендә Әгержедәге почта-телеграф конторасыннан янгын чыгып, авылдагы 200 ләп хужалык янып беткән. 1917 елга хәтле Әгержедә өч мәчет, ике мәдрәсә һәм ике мәктәп булган. 1868 елдан өяз земствосы тарафыннан ачылган рус-татар мәктәбе эшләп килгән. 1910 елда кызлар өчен рус-татар земство мәктәбе ачылган. Әгержедә 1744 елда ир-атлар саны 118 булган, 1897 елда 2719, 1966 елда 20200, 1993 елда 19600 кеше яшәгән. 42

Әгерже зиратында 1679 елда Акманай Итәш улына куелган борынгы кабер ташы сакланган. Әгерже - 1 9 2 0 елга кадәр волость, 1921-1924 елларда кантон, 1927 елдан район үҙәге. 1920 елда Әгерже штаттан тыш («заштатный»), ягъни өяз һәм кантон үҙәге булмаган шәһәр хокукында булган. 1921-1924 елларда кантон шәһәре, 19241926 елларда тагын штаттан тыш шәһәр булып, 1928 елның май аеннан эшчеләр поселогы итеп үҙгәртелгән. Әгерже 1938 елның 28 августыннан район буйсынуындагы шәһәр статусына ия. Татарстанның Азнакай районында Әгер һәм Әгерже исемле авыллар бар. Азнакай төбәгендәге Әгерже авылында сакланган риваять буенча, аны XVIII гасыр башларында Ишбулды, Иштуган һәм Бикбай исемле Әгерже авылы (хәҙер шәһәре) кешеләре нигезләгәннәр. Архив документларында да 1732 елда әгержелеләрнең (ир-атлар саны 69) Кама аръягына күчеп, андагы Әгерже авылын нигезләүләре теркәлгән. Әгерженең Әфләтун Сөбханкулов XIX гасыр башында Таужамал авылына нигеҙ салган.

АЗЕВО Рус авылы. 1811 елда элекке Сарапул өязенең Каракулино волосте (хәҙер Каракулино районы) Колесниково авылы руслары тарафыннан нигеҙләнгән. Әгержедән 85 чакрым көньякта, Әжәү (Азевка) елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме Әжәү елгасы атамасыннан алынган. Әжәү (ажау) сүзе - бәртәс (кушбаш) балыгы дигәнне аңлата. Азево авылы XIX йөз башындагы Иҫәнбай, Иске Сләк һәм Үтәгән авылларының уртак жирләреннән сатып алынган куе урманлы урында урнашкан. Бу урын руслар авыл корганчы "Бикәй йорты" дип йөртелгән. Ихтимал, анда элег-

43

рәк Бикәй исемле татар яшәгәндер яисә шул исемдәге авыл булгандыр. Азево халкының 1917 елга хәтле төп кәсепләре - сумала һәм дегет кайнату булган. Еш кына Самара губернасына да китеп эшләгәннәр. Азево авылында бер чиркәү булган, 1890 елда чиркәүмәхәллә мәктәбе ачылган. Бу авылдан күчкән берничә гаилә - 1882 елда Әгерже төбәгендәге Куран авылын оештыручылардан. Азево авылында 1889 елда 779,1918 елда 1160,1992 елда 393 кеше яшәгән.

БАЙТУГАН (Байтуганово) XVII гасыр ахыры - XVIII гасыр башларында нигеҙләнгән чирмеш авылы. 1723 елгы архив документларында исеме теркәлгән. Әгержедән 87 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме башка төрле Шуар һәм Алиш дип тә йөртелгән. Байтуган авылының чукынмаган мәжүси чирмешләре патша хакимлеге дәверендә башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга хәтле Байтуган халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, чыпта сукканнар һәм Уфа губернасына олау йөрткәннәр. 1762 елда авылда ир-атлар саны 37 булган, 1918 елда 251, 1992 елда 148 кеше яшәгән. Байтуган исемле авыл Удмуртиянең Грахово районында да бар.

44

Б А Л Т А Ч (Балтачево) Татар авылы. Кайчан нигеҙләнгән булуы тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 60 чакрым көньякта, Кече Баржы елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Кайбер хезмәтләрдә Балтач авылын XVII йөз ахыры XVIII йөз башларында нигеҙләнгән дип язылган мәгълүмат дәрес түгел. Авыл халкында сакланган риваятьләргә караганда, бу авылга Балтач исемле кеше дүрт улы белән 1640 елда нигеҙ салган. Бу Балтач картның бабалары Кама аръягындагы Шишмә елгасы буеннан, Талкыш һәм Кызыл Яр авылларында яшәгәннәр. Балтачның Акхужа исемле бертуганы Иске Аккужа авылына нигеҙ салган диелә. Ләкин риваятьтәге 1640 ел дигән дата да чынбарлыкка туры килми. Чөнки 1637 елның 3 февралендә патша Михаил Федорович исеменнән бирелгән бер грамотада Балтач авылы да телгә алынган. Авыл, Балтач исемле кеше нигезләгәнлектән, шул исемне йөртә. Элекке документларда Иске Балтач дип тә йөртелгән. Балтач авылы янында 1965 елда галимнәр тарафыннан табылган археологик истәлекләр нигеҙендә бу урында мазунин культурасы дәверендә борынгы кешеләрнең торак урыннары булганлыгы ачыкланган. Балтач авылы һәм аның жирләре озак вакытлар дәвамында Тирсә волосте авыллары белән берлектә, алпавыт Тәфкилевләр биләмәсе булып торган. Ләкин Балтач крестьяннары моның белән һич тә килешмәгәннәр. Чөнки Тәфкилевләр Балтач авылын һәм аның жирләрен законсыз рәвештә үзләштергәннәр. 1744 елда балтайлылар, Мордывый һәм Чишмә авылы крестьяннары белән бергәләшеп, Тәфкилевләр милкендә булуга каршы баш күтәргәннәр. Балтач крестьяннары Тирсә волосте крестьяннарының башка күтәрелешләрендә дә катнашканнар, Пугачев хәрәкәтенә дә теләп кушылган45

нар. Авыл кешеләрен пугачевчыларга кушылырга өндәүчеләрдән Балтач авылының Мәдьяр Юлдаш улының исеме тарихта билгеле. Шулай ук Балтач авылының Габбас исемле крестьяны баш күтәрүчеләрне бастырырга жибәрелгән хөкүмәт гаскәренә каршы көрәшү өчен Балтач, Төрдәле, Аккужа авылларында гаскәр туплаган. Авыл янында Пугачев гаскәре туктап торган урын билгеле. XIX йөз урталарында Балтач крестьяннары Тәфкилевләр токымыннан Фатыйма бикә Бикмаева, Хәдичә бикә Педисоваларның крепостнойлары булганнар. Соңрак мондагы жирләр Тәфкилевләр нәҫеленә кияү тиешле титуляр советник, инженер, жирбиләүче Ибраһим Халитов карамагында булган. 1893 елгы рөхсәт буенча Халитов Балтач авылында спирт заводы төзеткән. Бу заводның корылмасы хәзергәчә сакланган. Алпавыт Халитов белән Балтач крестьяннары арасында 1903 елда жир өчен низаг чыга. Авылга 20 кешелек кораллы гаскәри китерелә. Шулай да низаг крестьяннар файдасына хәл ителә. 1917 елга хәтле Балтач авылы крестьяннары, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Урман кискәннәр, аучылык белән кәсеп иткәннәр. Балтач авылында 1898 елда рус-татар земство мәктәбе ачылган. Дәүләт эшлеклесе, 1920-1923 елларда Татарстан АССРның жир эшләре халык комиссары Юныс Нәриман улы Вәлидов (1889-1925) Балтач авылында туып үҫкән. 1917 елга кадәр Балтачта бер мәчет булган. 1900 елда теҙелгән мәчет бинасы хәҙер дә исән. Авылда 1858 елда 564, 1927 елда 795, ә 1992 елда 64 кеше яшәгән. Хәҙерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда Балтач исемле район үҙәкләре, Татарстанның Актаныш, Азнакай, Балык Бистәсе, Кама Тамагы районнарында, Удмуртиянең Завьялово районында шул ук исемдәге авыллар бар. 1926 елда балтайлылар Үрнәк (Үрнәк заводы) һәм Чибәртау поселокларын нигезләгәннәр. 46

БАРЙҪЫ ОМГА (Варзи Омга) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 74 чакрым көньякта, Баржы елгасы буенда урнашкан. Тарихтан XII йөз кыпчак кабиләләреннән берсенең исеме «баржы» булганлыгы билгеле. Кайбер галимнәр язуынча, Баржы һәм Омга - элекке удмурт ыругларының исемнәре. Омга исеме кушылып ясалган авыл атамалары Татарстанда, Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә берничә. Баржы Омга авылының көньяк-көнчыгыш тарафында, 1959 елда Татарстан археологлары үткәргән тикшерү нәтижәсендә, борынгы кешеләр яшәгән ике торак урыны ачыклана. Болар - безнең эраның беренче меңьеллыгы урталарында яшәгән, фәндә мазунин культурасы дип йөртелгән дәвергә нисбәтле табылдыклар. Мазунин культурасы вәкилдәре фин-угор халыкларының борынгы бабалары дип иҫәпләнә. Баржы Омга авылы янындагы бу тарихи иҫтәлекле урыннар 1965, 1979 еллар да Удмуртия галимнәре тарафыннан да өйрәнелгән. Кайбер мәгьлүматларга караганда, Баржы Омга - Баржы елгасы буендагы иң борынгы авылларның берсе. Башка бер чыганакларда авыл X V I I йөзнең икенче яртысында нигеҙләнгән дигән хәбәрләр дә бар. Баржы Омга халкы 1917 елга кадәр игенчелек, шулай ук утын сату белән шөгыльләнгән. 1917 елга кадәр Баржы Омгада бер мәчет һәм мәдрәсә булган. 1816 елда анда мәктәп ачылганлыгы билгеле. XX йөз башында өяз земствосы тарафыннан да мәктәп ачылган. Авылда 1762 елда 115 кеше, 1926 елда 1004, 1992 елда 247 кеше яшәгән. Баржы-Омга авылы кешеләре XVIII гасыр уртасында хәҙерге Башкортстанның Чишмә районындагы Калмаш авылын нигезләүдә катнашканнар. Шул ук авылның Заһит Мөх47

син улы XVIII йөз ахырында бу төбәктәге Салкын Чишмә авылын нигеҙләгән. Татар совет драматургиясенә нигеҙ салучыларның берсе - Тажи Кәлимулла улы Гыйззәт (1895-1955) Баржы-Омга авылында туган.

БАРЯҪЫ ПЕЛЬГА (Варзи Пельга) XVII йөздә нигеҙләнгән удмурт авылы. Әгержедән 62 чакрым көньякта, Кече Баржы елгасы буенда урнашкан. Баржы сүзенең мәгънәләре Баржы-Омга авылы турында язган жирдә аңлатылды. Ә Пельга атамасы, галимнәр язуынча, - элекке удмуртларның ыруг исеме. Удмуртиядә Пельга сүзе катнашыи ясалган авыл атамалары күп очрый. Мәҫәлән, Макан-Пельга, Мувожи Пельга һ.б. Бу авылны нигезләүче удмуртлар башта Кызыл Яр дип аталган урынга төпләнгәннәр. Ә Кызыл Яр исә элек, X V I XVII гасырларда татар авылы булгйи. Риваятьләргә караганда, Кызыл Яр татарлары күчеп китеп Бетсемәс авылын нигезләгәннәр. Удмуртлар да, ул жирдә озак тормыйча, Баржы Пельга авылының хәҙерге урынына күчкәннәр. Тел галиме Ә.Шәрәфетдинова Пельга атамаҫын удмурт телендәге «пель» (колак) сүзеннән дип карау ялгыш ди һәм аны фарсы телендә елганың сай урыны дигән төшенчәне белдерүче сүздән дип аңлата. Баржы Пельга авылы иң әүвәл урнашкан «Кызыл Яр» дип атала торган урыннан түбәндәрәк һәм аннан төньяк-көнчыгыштарак удмурт археологлары тарафыннан 1971 елда борынгы кешеләр яшәгән шәһәрлек урыны табылган. Археологик табышлардан күренгәнчә, бу урында безнең эраның III—IV гасырларында пьянобор культурасына нисбәтле шәһәрлек булган. Әлеге урынны авыл халкы «Из-Шурбат» (Таш баскыч) дип йөртә.

48

Авылга нигеҙ салган удмуртлар Малмыж якларыннан килгәннәр дигән мәгьлүматлар бар. Баржы Пельга авылының исеме 1685 елгы архив документтарында очрый. Бу авыл халкы алпавыт Тәфкилевләр белән жир өчен даими низагьлашып торган. Баржы Пельга удмуртлары хәҙерге вакытта Удмуртиянең Алнаш районына керә торган Иске Утчан авылын нигезләгәннәр. Анда кайчан күчкәнлекләре билгесез. XIX йөз ахырларыннан Баржы Пельгада православие миссионерлык идарәсе тарафыннан ачылган мәктәп эшләп килгән. Авылда 1762 елда 95,1926 елда 565,1992 елда 132 кеше яшәгән.

БӘРКЛӘТ АВЫЛ (Варклед А у л ) 1922 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 43 чакрым көньяк-көнбатышта, Бәркләт елгасының югары агымында урнашкан. Бәркләт авылны 1922 елның яҙында, 1921 елгы ачлыктан соң, Көчек авылының 20 гаиләсе күчеп килеп нигезләгәннәр. Риваятьләргә караганда, авыл урынында бик күп әрем үҫкән һәм шуңа күрә бу авыл халык телендә Әрем дип йөртелә. Кайбер хезмәтләрдә Бәркләт авылны 1900 елда нигеҙләнгән дип хаталанулар бар. Авылда 1924 елда 116, 1992 елда 58 кеше яшәгән.

БӘРКЛӘТ-БОДЬЯ (Варклед-Бодья) XVIII йөзнең икенче яртысында нигеҙләнгән удмурт авылы. Алар монда Сарапул өязенең Кече Бодья һәм Кече Пур-

49

га авылларыннан, көчләп чукындырудан качып, күчеп килгәннәр. Әгержедән 43 чакрым көньякта, Бәркләт елгасы буенда урнашкан. Бәркләт-Бодья чукындырылмаган, ягъни христиан динендә булмаган, борынгыдан килгән үз мәжүси гадәтләрен саклаган үзенчәлекле сирәк удмурт авылларыннан. Гасырлар дәвамында мәжүси удмуртлар үз инану-табынулары һәм гореф-гадәтләре буенча яшәп килгәннәр. Авылда сакланган риваятьләр буенча, Кече Пурга авылының Юртай улы Багыш исемле кеше, көчләп чукындырудан качып, иптәшләре белән беренче булып, якынча 1775 нче елларда әлеге авыл урынына килгәннәр. һәм урманлык эченнән агучы елга буендагы матур аланлыкка урнашканнар. Елга исеме «Бәркләт» булганлыктан һәм үзләре «бодья» ыругыннан булганга, авылга «Бәркләт-Бодья» исемен биргәннәр. 1980 елда Бәркләт-Бодья авылының Анна Садиковна Михайлова сөйләгәннәргә караганда, ул авылны нигезләүчеләрдән булган Багыштан дәвам итүче үз нәселләренең төп буыннарын болай дип белдергән: Багыш, аның улы Агыш, Агышның улы Нияз, аның улы Павел, аның улы Никита (Миктә), аның улы Гавриил (Гавирла), аның улы Герасим (Гәрәй), аның улы Карп, Карпның улы Петр. Бәркләт-Бодья авылы халкы хәҙер дә мәжүси традицияләренә тугрылыклы. Үҙенең борынгы йолалары белән бу авыл коньяк мәжүси удмуртлар һәм үз халкының мәжүсилек тарафдарлары саналган интеллигенциясе өчен бер үҙәк булып тора. Бәркләт-Бодьяда 1834 елда 132, 1926 елда 417, ә 1992 елда 377 кеше яшәгән. Удмуртиядә Бодья атамасы кергән авыллар (Малая Бодья, Якшур Бодья, Динтем Бодья һ.б.) шактый.

50

БИЕКТАУ (Биктово) Татар авылы. Әгерже шәһәреннән 18 чакрым көньякта, Искашур елгасы буенда урнашкан. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгьлүм түгел. Кайбер хезмәтләрдә X V I йөздә дип күрсәтелә. XIX йөз башына кадәр рәсми документларда авылның исеме Юр, Ушкашур, Ишкашур, Искашур рәвешләрендә теркәлгән. Хәтта XIX йөзнең беренче яртысында Дини идарәдәге бер татар хеҙмәткәре тарафыннан авылның «Юр или Биектау» атамасы ялгышлык белән «Юргалы Биектау» дип язылган була. Шунлыктан, гәрчә бу атама жирле халык өчен ят булса да, Диния Нәзарәте документтарында Биектау авылы менә шундый шагыйранә бер исем белән дә очраштыргалый. Шулай ук авыл исеменең русчалатып «Биктово» дигән яҙылышын бозып, X I X йөз һәм XX йөз башында «Пихтово» дип теркәлгән документлар да еш очрый. Авыл исеменең мәгънәсе аңлаешлы кебек күренсә дә, үҙендә түгел, якын-тирәдә дә тау-калкулыкларның бөтенләй булмавы шик уята. Безнең фикеребезчә, авыл исеме биек тауга нисбәтле булмыйча, элекке дәвердә киң таралган төркитатар кеше исеменә - Биктә (Биктәү) исеменә бәйле булса кирәк. Рус телендә һәрчак «Биктово деревня» дип әйтелү һәм язылудан Биектау булып китүе бик ихтимал. Югыйсә, рус колонизаңиясе чорында русчага тәржемә итеп, Высокая Гора дип йөртелгән дә булыр иде. Ә андый вариант бер дә очрамый. Элеккерәк документларда, мәҫәлән, 1762 елда, авыл Ясаклы Биектау дип язылган. Биектау авылы һәм аның жирләре озак вакытлар Тирсә волостендәге алпавыт Тәфкилевләр биләмәсе булып торган. Биектаулылар Тирсә волостендәге крестьян күтәрелешләрендә һәм Пугачев явында да катнашканнар. Биектау крестьяннарын пугачевчылар белән бергә көрәшкә күтәрелергә өндәүчеләрдән шул ук авылның Бохармәт Усай улының исеме билгеле. 51

Биектау авылы мәчете проекты. 1903 ел. X I X йөз у р т а л а рында Биектау авылының к р е п о с т н о й крестьяннары морза Тәфкилевләр токымыннан Фатыйма бикә Бикмаева, Хәдичә бикә Педисова карамагында булганнар. А в ы л д а электән үк мәктәп б у л г а н , 1831 е л д а а ч ы л г а н мәдрәсә эшләгән. Биектау авылында хөкүмәт тарафыннан 1885 елда ачылган рус-татар мәктәбенә күренекле татар тарихчысы Гайнетдин Нәжметдин улы Әхмәрев (1864-1911) укытучы итеп билгеләнгән. Г.Әхмәрев 1891 елга кадәр Биектау авылында балаларга рус теле укыта. Авыл халкы яшь укытучыны бик хөрмәт итә, ул Казанга күчеп киткәндә борчылып, күз яшьләре белән оҙатып калулары билгеле. Тарихчы Г.Әхмәрев Биектауда яшәү һәм эшләү чорында үҙенең тарихи хезмәтләре өчен бу төбәк буенча да материалдар жыя, китапларында һәм мәкаләләрендә Әгерже төбәге тарихына бәйле мисалларны да файдалана. 1917 елга хәтле Биектау халкы, нигездә, игенчелек, тимерчелек, киез итек басу, ат чанасы, иләк ясау белән шөгыльләнгән. Иж корал заводына китеп эшләүчеләр дә күп булган. Шулай ук ат сату, чабата үрү белән дә кәсеп иткәннәр. Күренекле педагог һәм тел галиме, профессор Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев (1873-1941) Биектау авылында туып үҫкән.

52

Биектау авылында 1917 елга кадәр бер мәчет булган. Монда 1734 елда 108, 1923 елда 805, ә 1992 елда 220 кеше яшәгән. Татарстанда Биектау исемле район үҙәге, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында шул исемдәге авыллар бар.

БИМА X V I I йөз ахырында нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгержедән 96 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима һәм Кече Бима елгалары буенда урнашкан. Бима сүзе баш, башлык дигәнне белдерә. Дирле халык моны авылның бу төбәктәге чирмеш авылларының башлыгы булуына нисбәт итә. Чөнки Бималылар тарафыннан соңрак якындагы Пиләмеш, Ташлы, Байтуган авыллары нигеҙләнгән. Бима авылы бу төбәктәге чирмеш авылларын берләштереп торучы бер рухи һәм мәдәни үҙәк вазыйфасын да үти. Бима сүзе, «биләмә» дигәннән кыскарып, Бимә (Биме) рәвешен алган дигән фикер дә бар. Ә Нократ татарларында «биме» сүзенең бер нәсел-токымга бәйле күмәкләп эшләү мәгънәсе дә бар. Бу төбәктә яшәүче чирмешләр Бима елгасын һәм авылын Буймы (Буйме) дип йөртәләр. Элеккерәк архив документларында Бимәй дигән яҙылышы да очрый. Бима авылының исеме тәгаен күрсәтелмәсә дә, бу авыл урнашкан тирәдәге, Бима, Кулегаш һәм Зур Пиләмеш елгалары арасындагы жирләрнең 1691 елда чирмешләргә бирелүен белдергән документ булганлыгы билгеле. Бима авылы шул вакытта нигеҙләнгән булса кирәк. 1880 нче еллар да Бима авылы янындагы кырда борынгы кешеләрдән калган тимер балта табылган. XIX йөз ахыры галимнәре Г.Н.Потанин һәм А.А.Спиңын билгеләвенчә, бу табылдык безнең эраның беренче меңьеллыгына нисбәтле. 53

Бу авылның мәжүси чирмешләре патша хакимияте дәверендә башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга кадәр Бима волость үҙәге булып торган. Монда Православие миссионерлык идарәсе тарафыннан 1895 елда ачылган мәктәп 1917 елга кадәр эшләгән. Авыл халкы 1917 елга хәтле игенчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук урман кисү һәм такта яру кебек агач эшләрен башкарган. Бимада 1762 елда ир-атлар саны 76 булган, 1918 елда 868 һәм 1992 елда 607 кеше яшәгән. Татарстанның Лаеш районында Бима исемле рус авылы бар.

ВОЛКОВО XIX йөздә нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 100 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Волково авылын элекке Вятка губернасының Нолинск өязе, Малькан волосте, Вострый Мыс авылының рус крестьяннары 1855 елда нигезләгәннәр. Волково авылы XVIII йөз уртасында нигеҙләнгән дигән кайбер хезмәтләрдәге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Авылда XIX гасыр ахырларыннан православие миссионерлык мәктәбе эшләгән. 1917 елга хәтле Волково халкының төп кәсепләре тимерчелек һәм тегүчелек булган, бурлаклык хеҙмәтен дә башкарганнар. Нигездә читтә: Пермь, Самара һәм Саратов өязләренә китеп эшләгәннәр. Волковода 1889 елда 466, 1918 елда 747, 1992 елда 44 кеше яшәгән.

54

ВОЛЬНЫЙ ТРУД 1924 елда 10 хужалык (барлыгы 52 кеше - татарлар) тарафыннан нигеҙләнгән авыл. Әгержедән 33 чакрым көньякта урнашкан. Вольный Труд авылы XIX йөз урталарыннан элекке жирбиләүче Ф.Ф.Ижболдинның хуторы урнашкан матур урында нигеҙләнгән. Кайбер хезмәтләрдә бу авыл 1929 елда нигеҙләнгән дигән мәгълүмат дәрес түгел. Соңрак монда күрше-тирә авыллардан руслар һәм удмуртлар да күчеп килгән. Вольный Трудта 1926 елда 48 татар, 1992 елда барлыгы 44 кеше (татар, рус һәм удмуртлар) яшәгән.

ГАЛИ (Галеево) XIX йөз башында нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 84 чакрым көньяк-көнчыгышта, Кече Кады елгасы буенда урнашкан. Гали авылын 1825 елда Гали Әрмәш улы гаиләсе белән урман чистартып нигеҙләгән. 1831-1832 елларда анда Девятернә авылыннан 3, Нарат авылыннан 1 гаилә күчеп урнашкан. Кече Кады елгасы буенда урнашканлыктан, авылның исеме Кече Кадыбаш дип, шулай ук Гали пүчинкәсе дип тә йөртелгән. Элек авылда бер мәчет, бер мәктәп булган. Гали авылы халкы 1917 елга хәтле, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Гали авылында 1890 елда 131, 1921 елда 278, 1992 елда 90 кеше яшәгән.

55

ДЕВЯТЕРНӘ (Девятерня) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 80 чакрым көньяк-көнчыгышта, Зур Кады елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме «тефтяр», ягъни типтәр сүзеннән бозылып Дефтерни - Девятернә буларак үҙгәргән дигән фикерләр бар. Шулай ук рус телендәге «девять» сүзеннән тугыз, имеш, бу төбәктә тугызынчы авыл булып урнашкан дип аңлатулар да очрый. Гомумән, бу төбәктәге татар авыллары Тугызбуй төбәге дип йөртелә. Шунлыктан русча «девять»не Девятернә һәм Тугызбуй атамалары белән бәйләп аңлатырга омтылулар табигый кебек. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Чөнки бу төбәк авылларын Тугызбуй, Тугыз буе дип атау бу тирәдәге Нарат авылына бәйле. Аның борынгы исеме XVIII йөз ахырларына кадәр Тугыз (Тугуз) булган. Тугыз буе дигән атама да шуннан килә. Бу атаманы борынгы «тугыз» кабиләсе исеме белән бәйләп караучы галимнәр дә бар. Фараздар төрлечә. Ә дәреслектә, авыл иң әүвәл Олы Дәфтәр дип аталган булган. XVIII гасыр уртасындагы русча документларда да ул шулай «Улу Дявтирь» дип язылган. Девятернә авылы элекке дәвердә Шулып дип аталган дигән мәгълүмат та бар. Шулай ук халык телендә Мазар асты дип тә йөртелгән. Мазар сүзе каберлек, зират дигәнне белдерә. Авылның Мазар асты дигән исеме якын-тирәдә электән калган нинди дә булса борынгы каберлеккә бәйле. Мазарлы, Мазар асты исемле татар авыллары башка төбәкләрдә дә бар. Мәҫәлән, хәҙерге Кукмара районындагы Манзарас авылының атамасы да Мазар асты дигәннән үҙгәртелгән. Авыл халкында сакланган риваятьләргә караганда, бу авылга Нократ татарлары нигеҙ салган. Кайбер хезмәтләрдә Девятернә авылы 1722 елдан билгеле дип күрсәтелгән. Әмма авыл бу датадан әүвәлрәк нигез56

ләнгән. Тарихи мәгьлүматларга караганда, девятернәлеләрнең борынгы бабаларына рус патшасы Иван Грозный тарафыннан ук бу жирләргә ия булу хокукын белдергән грамота бирелгән. XIX йөз ахырындагы мәгьлүматларга караганда, ул вакытта авыл халкы кулында жир биләмәләренә хокуклар уңаеннан патша Михаил Федорович исеменнән XVII йөзнең беренче яртысында бирелгән грамотаның күчермәсе һәм патша Петр I исеменнән 1701 елда Шиһастан Ж^әббар улына бирелгән грамотаның төп нөсхәсе сакланып килгәнлеге билгеле. (Кайбер хезмәтләрдә Шиһастан Дәббар улына грамота Иван Грозный чорында бирелгән дип ялгыш язылган.) Риваятьләргә караганда, авыл урынына башта чирмешләр һәм удмуртлар, аннан соң татарлар килеп урнашканнар. Чирмешләр һәм удмуртлар тора-бара күчеп киткәннәр. XIX йөздә авыл халкы арасында йөргән хатирәләр буенча, Девятернә халкының бер әлеше Пугачев гаскәренә ияреп Казанга барган. һәм, имеш, авылдан 2 чакрым чамасы кәнбатыштагы юлдан Пугачев гаскәре узган. Шул юлдагы комнан өелгән күперне, янәсе, Пугачев үзе төзегән дигән риваятьләр хәзергәчә сакланган. 1825-1832 елларда Девятернәнең 4 гаиләсе күчеп, Гали авылын нигезләгәннәр. Авылда электән үк мәдрәсә эшләп килгән, бер мәчет булган. 1917 елга хәтле Девятернә халкы игенчелек, күмер хәзерләү, сумала кайнату белән шөгыльләнгән. Авылның эре сәүдәгәрләреннән Ибраев Садыйк исеме мәгьлүм. Ул Иваново туку фабрикасы белән даими эш йөртеп, тукыма белән сәүдә иткән. Девятернә авылында 1762 елда ир-атлар саны 46 булган, 1921 елда 1582, 1992 елда 676 кеше яшәгән.

57

ЕЛЕНОВСКИЙ 1910 нчы елларда нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 44 чакрым көньякта урнашкан. Исеме баштарак Константино-Еленовский дип йөртелгән. Еленовский авылында 1924 елда 78, 1992 елда 26 кеше яшәгән.

ЗУЕВО XIX йөз башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 103 чакрым көньяк-көнчыгышта, Түбән Кама сусаклагычыннан 2 чакрымда, Сиверуха елгасы буенда урнашкан. Кайбер хезмәтләрдә Зуево авылының нигезләнү вакыты дип күрсәтелгән 1850 нче еллар дәреслеккә туры килми. Монда беренче булып 1800 ел тирәсендә элекке Сарапул өязенең Козловск волосте Бобровка авылы крестьяннары, Салагыш, Рыс һәм Иҫәнбай авылларының уртак милкендәге жирне сатып алып, урнашканнар. 1888 елда Зуево авылында галим А.А.Спицын борынгы пьянобор культурасы дәверенә (безнең эраның I—III гасырлары) караган археологик табышларга юлыга. Ләкин 1954 елгы Удмуртия галимнәре тикшеренүе нәтижәсендә бу авыл тирәсендә борынгы кешеләр яшәгән урыннар табылмаган. 1917 елга кадәр Зуево крестьяннары, нигездә, тимерчелек һәм буяу хәзерләү белән һәм, нигездә, Уфа губернасында, кәсеп иткәннәр. Хәзерләнгән буяулары белән дә күпчелек очракта Уфа губернасында сәүдә иткәннәр. XIX йәздә бу авыл тимерчеләре тарафыннан тимер суканың үзенчәлекле бер тәре эшләп чыгарылган. Үз вакытында ул «зуевка» атамасы белән күп жирләргә таралган. Зуево авылында 1889 елда 465, 1918 елда 517, 1992 елда 103 кеше яшәгән.

58

ИЖ-БӘЙКИ (Иж-Байки) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерж;е шәһәреннән 12 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан. Авылдагы риваятьләргә караганда, Иж-Бәйкине Болгардан килүчеләр нигеҙләгән. Галим Марсель Әхмәтжанов бу турыда авыл шәжәрәләрендә дә мәгълүмат булганлыгын яза. Авылны Бәйки исемле кеше нигеҙләгәнен хәбәр итә торган риваятьләр дә бар. Бәйки авылының исеме 1640 елгы документларда очрый. Иж-Бәйки авылын нигезләүчеләр XVII йөздә Казан ягыннан килгәннәр дигән мәгълүматлар да бар. Авыл элекке Алабуга-Сарапул почта трактында урнашкан. XVIII гасырда авыл исеме Иж дип кенә дә язылган, элекке татарча документларда Бикәй, Бәйкә дигән язылышлары да очрый. 1795 елдан авыл рәсми рәвештә Иж-Бәйки исеме белән атала башлаган. Иж-Бәйки авылы халкының XVIII йөздә үк сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгәнлеге билгеле. Иж-Бәйкилеләр сәүдә эшләре белән Оренбург, Пермь, Урал төбәкләрендә йөргәннәр. XIX йөзнең соңгы чирегендә Иж-Бәйки авылында жәдитче педагог, дәреслекләр авторы Хәяледдин Хәсәнкәевнең яңа ысул белән укыта торган мәдрәсә оештырганлыгы билгеле. Мәдрәсә өчен төзелгән махсус бина совет дәверендә дә исән иде, ул хәҙер сүтелгән. 1909 елда авылда өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе дә ачылган. Иж-Бәйкидә 1917 елга кадәр бер мәчет булган. Авылның көньяк башында юл буенда койма белән өйләндереп алынган аерым каберлек бар. Ул халык телендә «әүлия кабере», «изге кабер» дип йөртелә. Анда XVII йөзнең соңгы чирегендә куелган борынгы татар кабер ташы булган. Ул хәҙер ватылып таркалган, укырлык хәлдә түгел.

59

Иж-Бәйки авылы мәчете проекты. 1900 ел.

Иж-Бәйки авылы кешеләренең бер ә л е ш е (ир-атлар саны - 24 кеше) 1723 елда Камыш Тамак исемле авылны нигезләгәннәр. Шул ук чорда Кама аръягындагы Кәтем авылы да Иж-Бәйкилеләр (ир-атлар саны 23) тарафыннан нигеҙләнгән. Моннан Шәрләмәгә (хәҙерге Әлмәт төбәгендә), Оренбург Каргалысына да күчүчеләр булган. 1720-1745 елларда бу авылдан читкә күчеп төпләнүчеләрнең саны шактый. Ул елларда киткәннәрдән ир-атлар гына 120 кеше булган. Иж-Бәйки авылында 1762 елда 84, 1926 елда 854, 1992 елда 230 кеше яшәгән.

ИЖ-БУБЫЙ (Иж-Бобья) XVII йөзнең беренче яртысында нигеҙләнгән авыл. Әгержедән 5 чакрым көньякта, Бубый елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Иж-Бубый авылында әүвәл чирмешләр яшәгәннәр. ИжБубый 1640, 1685 еллардагы архив документларында чирмешләр авылы буларак телгә алынган. X V I I йөз ахырларында татарлар күчеп килә башлагач, чирмешләр моннан киткәннәр. Габдулла Бубый үз хеҙмәтендә «Бубыйга мөселманнардан иң элек күчеп килгән адәмнәр Казан губернасы Кара Дуган (хәҙер Балтач районында) авылыннан Сөләйман вә 60

Габдулла исемендә ике кеше булмыштыр. Боларның Бубыйга тәгаен генә кайчан килүләре мәгълүм булмаса да, якынча 1730 нчы елларда булырга кирәк» дип язган. Әмма авылга татарлар әүвәлрәк килгәнне раслый торган архив документлары бар. Мәҫәлән, анда 1710 елда ук татарлар да яшәгәнлеге билгеле. 1716 елда авылда 59 чирмеш, 45 татар кешесе яшәгән. Рәсми документларда бу авыл елга исеменә нисбәттә әүвәлрәк (1780 нче елларга кадәр) Иж дип кенә дә йәртелгән. Шулай ук Иж-Бәйки авылы да ул чорда Иж дип аталган. Авыл Иж һәм Бубый елгалары арасында урнашканлыктан Иж-Бубый атамасы кулланышка кереп киткән. Елга исеме булган Иж - тәрки-татар телендәге «иш» сүзеннән дигән караш бар. Шулай ук элекке архив документтарында һәм географик карталарда да ул «Иш» рәвешендә язылган. Гәрчә удмурт галимнәре бу атаманы удмурт теленә бәйләп аңлатырга омтылалар. Бубый (Бобья) - галимнәр язуынча, удмуртларның элекке ыруг атамасы. Хәҙерге вакытта Иж-Бобья исемле авыл Удмуртиянең Грахово районында, Верхняя ИжБобья авылы Удмуртиянең Кече Пурга районында да бар. Беренчесен хәҙерге Әгерже районындагы Иж-Бубый авылыннан 1832 елда күчкән чирмешләр нигезләгәннәр. Удмуртиядәге Алнаш районының Варали авылын да 1817 елда ИжБубый чирмешләре нигезләве мәгълүм. Бобья атамасы кергән авыллар Удмуртиянең башка районнарында да бар. Авылның жирләре аз булган. Иж-Бубыйлылар XVIII йөздә үк сәүдә эше белән Мәкәржә, Мәскәү, Оренбург, Пермь, Екатеринбург, Урта Азия, Себер һ.б. тарафларга йөргәннәр. XX йөз башында да бу авыл халкы сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Пугачев күтәрелеше чорында Тирсә алпавытына каршы баш күтәргән крепостной крестьяннарны кысрыклап килүче патша гаскәреннән авылның хатын-кызлары һәм бала-чагалары Иж-Бубый белән Әгерже арасындагы куаклыкта яше-

61

ренеп торган. Ул урын «хатын-кызлар куаклыгы» дип йөртелгән, хәҙер сакланмаган. Иж-Бубый авылында XVIII йөз ахырларыннан ук мәдрәсә эшләп килүе билгеле. Бубый мәдрәсәсе XIX йөз ахырында аеруча зур шөһрәт казана, алдынгы укыту ысуллары, дөньяви фәннәр күп укытыла торган татар жәдит мәдрәсәләренең берсе була. Шул рәвешчә, Иж-Бубый авылы XIX йөз ахыры-ХХ йөз башында татар мәгарифе һәм мәдәнияте үҙәкләренең берсе булган. Шушы чорда мәдрәсәнең эшчәнлеге татар ижтимагый фикерендә тирән эз калдырган педагоглар, дин галимнәре, күп хезмәтләр һәм дәреслекләр авторлары - бертуган Гобәйдулла, Мөхлиса һәм Габдулла Бубый-Нигьмәтуллиннар исемнәре белән тыгыз бәйле. Монда өяз земствосы тарафыннан 1905 елда ирләр өчен, 1907 елда хатын-кызлар өчен махсус уку йортлары да ачылган. 1911 елда күренекле Иж-Бубый мәдрәсәсе патша хөкүмәте тарафыннан туздырылган. Иж-Бубый мәдрәсәсенең бай һәм фажигале тарихы галимнәр игътибарын жәлеп итә. Аның турында фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язылган. Иж-Бубый авылы зиратында бертуган Гобәйдулла, Габдулла һәм Мөхлиса Бубыйларның әтиләре Габделгалләм хәзрәтнең (1834-1903), аның жәмәгате Бәдрелбәнат абыстайның (1838-1923), Габдулла Бубыйның (1871-1922) һәм ИжБубый мәдрәсәсен төзеткән химаяче сәүдәгәр Мөхәммәджан хажи Әхмәтжан улының (1842-1925) кабер ташлары бар. Данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенең 1907 елда теҙелгән бер катлы агач корпуслары 1920 нче еллар ахырында сүтелеп, Әгержегә күчереп корылганнар. Анда озак еллар район медицина поликлиникасы эшләде. Хәҙер исә Әгерже төбәге музее һ.б. урнашкан. 1917 елга кадәр Иж-Бубыйда бер мәчет булган. Тарихиархитектура истәлекләреннән авылда 1895 елда теҙелгән мәчет, бертуган Бубыйларның торак йорты, Мөхәммәджан ха-

62

Бертугап Бубыйларныц йорты һәм Иж-Бубый кызлар мәдрәсәсе. жи йорты, авыл бае Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты сакланган. 1917 елга кадәр Иж-Бубый авылы байларыннан Габдрахман Гобәйдуллин Иж елгасының аргы ягындагы матур бер урында күп кенә бияләр аҫрап, кымыз житештергән, махсус дәвалану урыны булдырган. Монда күп жирләрдән кымыз белән дәвалану очен килгәннәр. Әмма бу сихәтләнү урыны 1921 елгы ачлык нәтижәсендә таркалган. Иж-Бубый авылында туып үҫкән журналист һәм нашир, китаплар авторы Якуп Ибраһим улы Хәлили (1878-1937) Казан шәһәрендә татар хатын-кызлары әчен беренче журнал «Сәембикә»не (1913-1918) үз акчасына нәшер иткән һәм мөхәррире булган. Педагог һәм дәреслектәр авторы Котдус Габдрахманов һәм әдип Габдулла Сибгатуллин-Бубый (1896-1919) да ИжБубый авылыннан. Иж-Бубыйда 1762 елда 130, 1890 елда 1333, 1992 елда 650 кеше яшәгән.

63

ИЛЬИНСКИЙ XIX йөз башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 69 чакрым көньякта, Чекалда елгасы буенда урнашкан. Бу авылга 1807 елда Сарапул өязенең Юрьинский һ.б. волостьләреннән күчеп килгән рус крестьяннары нигеҙ салган. Алар Салагыш, Рыс һәм Иҫәнбай авылларының уртак милкендәге жирләрне сатып алып урнашканнар. 1917 елга хәтле авыл халкы, нигездә, игенчелек һәм урман кисеп сату белән шөгыльләнгән. Ильинский авылында 1889 елда 516, 1927 елда 512 кеше яшәгән. Бу авыл кешеләре 1923 елда Кызыл Кырынды, 1924 елда Поляны, 1925 елда Кызыл Мәскәү авылларын нигезләгәннәр. Ильинский 1960 нчы еллар ахырына хәтле аерым торак пункт буларак йөри, аннан соң Иске Чекалда белән бер исем аҫтына кертелә. Ильинский исемле авыллар Татарстанның Питрәч, Яшел Үҙән һәм Тәтеш районнарында да бар.

ИҪӘНБАЙ (Исенбаево) Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 86 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Авыл, беренче килеп урнашкан кешегә бәйләп, Иҫәнбай (авыл халкы аны Исән карт дип йөртә) дип аталган дигән риваятьләр бар. Авыл икенче төрле Яланоч (Алан очы) дип тә аталган. Авыл элек бераз читтәрәк, «Караңгы тугай» дип аталган урында булган.

64

1910 елда Иҫәнбай авылы янында, жир сөргән чагында, борынгы кешеләрдән калган бронза әйберләр хәзинәсе табылган. Табылдыктагы 173 берәмлек бизәнгеч һ.б. нәрҫәләр - галимнәр билгеләвенчә II- III гасырларга караган «пьянобор культурасы» истәлекләре. Димәк, бу урында ул дәвердә үк торак пункт булган. Шуңа бәйле рәвештә, Иҫәнбай авылын II-III гасырларда ук нигеҙләнгән дип яисә турыдантуры һуннарга бәйле итеп күрергә теләүчеләр дә бар. Ләкин ул борынгы халыкларның монда яшәүче татарларга мөнәсәбәте шулкадәр генә. Алай да Иҫәнбай авылында Казан ханлыгы дәвереннән үк Кара бик шәжәрәсенә нисбәтле нәселләр яшәгәнлеге һәм, Казан яулап алынгач, монда тагын да татарлар килеп өстәлүе турындагы риваятьләр игьтибарга лаеклы. Тарихи документлардан рус патшасы Михаил Федорович исеменнән (XVII йөзнең беренче яртысында) Исәнбайлыларның мондагы жирләргә хокукларын белдергән грамота булуы мәгьлүм. Аның күчермәсе XIX йәз ахырында авылда сакланган. Шул ук вакытта Иҫәнбайлылар кулында патша 65

Петр I исеменнән XVIII йөз башында бирелгән грамотаның төп нөсхәсе дә булган. Патша хөкүмәте дәвереннән алып 1929 елга хәтле Иҫәнбай авылы волость үҙәге булган. Анда өч мәчет: Ак мәчет, Яшел мәчет һәм Зәңгәр мәчет эшләгән. Авылда электән ук мәдрәсә һәм мәктәп эшләп килгән. 1868 елда рус-татар земство мәктәбе ачылган. Элекке корылмалардан авылда XX йөз башында кирпечтән төзелгән ике катлы волость идарәсе сакланган. Исәнбайда 1859 елда 1050,1921 елда 2605,1992 елда 1114 кеше яшәгән. л Иҫәнбайлылар тарафыннан 1924-1925 нче елларда төбәктәге Конгыр һәм Трудовик авыллары нигеҙләнгән.

ИСКАШУР Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгьлүм түгел. Әгерже шәһәреннән 18 чакрым көньякта урнашкан Биектау авылының бер әлеше. Элекке архив документларында Юр, Ушкашур, Ишкашур, Искашар, Иж Кошар дип тә теркәлгән. Авылга бу исем шунда агучы инештән кушылган. Халык иҫәбе дә еш кына Биектау белән бергә күрсәтелгән. 1811 елда Искашурда 5, 1930 елда 57 кеше яшәгән. Биектау авылы белән ыҙандаш булса да, элекке дәвердән алып 1930 нчы елларга хәтле рәсми рәвештә аерым торак пункт буларак теркәлеп йәртелгән. Кайчагында икесен берләштереп Юр яки Биектау дип тә йөрткәннәр. 1930 нчы еллардан Биектау авылы белән бер исем аҫтында йөртелә.

66

ИСКЕ КЫЗЫЛЪЯР (Старый Кызылъяр) X V I йөздә нигеҙләнгән татар авылы. Эгержедәи 29 чакрым көньяк-көнбатышта, Чаж елгасы буенда урнашкан. 1917 елга кадәр Иске Кызылъяр халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук чыпта сугып, капчык тегеп, әяздә шуның белән сәүдә иткәннәр. 1917 елга кадәр Иске Кызылъярда бер мәчет булган. Авылда 1809 елдан ук мәктәп эшләгәнлеге билгеле. Монда XX йөз башында шагыйрь һәм педагог Даут Гобәйди имамлык иткән, жәдиди, ягъни яңа ысулдагы, мәктәп ачып укыткан. XVIII гасырның башларында бу авыл кешеләре Кады елгасы буендагы Коек авылын нигезләгәннәр. 1744 елда бу авылдан 30-40 кеше (шулардан 18 ир-ат) Кама аръягына, Мәллә елгасы тирәсенә күчеп китүләре мәгълүм. Иске Кызылъярда 1744 елда ир-атлар саны 94 булган, 1923 елда 543, ә 1992 елда 39 кеше яшәгән. Кызылъяр исемле авыллар Татарстанның Арча, Югары Ослан, Түбән Кама, Баулы, Мөслим, Чирмешән һәм Балык Бистәсе районнарында бар.

ИСКЕ НИКОЛЬСКИЙ (Староникольский) 1872 елда Сарапул өязеннән күчеп килгән руслар нигеҙләгән авыл. Әгерже шәһәреннән 35 чакрым көньякта урнашкан. Авылның атамасы кеше исеменә нисбәтле. Кайбер хезмәтләрдә, бу авыл 1910 елда нигеҙләнгән дигән мәгьлүмат дәрес түгел. Иске Никольскийда 1926 елда 143,1992 елда 10 кеше яшәгән. 67

Никольский исемле авыллар Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үҙән, Спас, Мамадыш һәм Лаеш районнарында да бар.

ИСКЕ СЛӘК (Старое Сляково) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 80 чакрым кәньяк-кәнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Авылның чын исеме Песләк (Песнәк) булып, соңрак Эсләк, Сләк рәвешендә үҙгәргән. Авыл халкындагы риваятьләргә караганда, элек бу урындагы калын урманнарда песнәкләр күп булганга, авыл шулай аталган. «Песләк» с үҙенең татар теленең кайбер сөйләшләрендә кысык күз дигән мәгънәсе дә бар. Галим Г.Саттаров исә, бу атаманы ни өчендер удмурт телендәге кушаматка бәйләп аңлата. Югыйсә, бу авылга удмуртларның бернинди мөнәсәбәте булмаган. Песләк атамаҫын борынгы «песнәк-эсләк-эшлеки» кабилә исеменә бәйләп караучылар да бар. Авыл халкындагы риваятьләргә караганда, Иске Сләк XV йөздә нигеҙләнгән, шәжәрәләрдә борынгы бабаларының исемнәре Атнагул һәм Йомагул булган. Бу авыл кешеләре элегрәк Үтәгән, ә XX йөздә Яңа Сләк авылларына нигеҙ салганнар. Ә архив материалларыннан күренгәнчә, Үтәгән авылына бәйле X V I - X V I I I йөз рус хөкемдарлары Иван Грозный, Борис Годунов, Иван Алексеевич, Петр I һәм Анна Ивановналар тарафыннан жиргэ хокукларын белдергән грамоталар бирелүе мәгълүм. Удмуртиянең Сарапул шәһәре музеенда Иске Сләк авылы янындагы кырдан 1983 елда алып кителгән иске кабер ташы саклана. Ул 1681 елда Борнай улы Сәвәләй исемле кешегә куелган булган. Бу зат - билгеле булганча, Нократ татарларының Кара бик шәжәрәсендә телгә алынган шәхес.

68

Кайбер хезмәтләрдә Иске Сләк авылы 1733 елдан билгеле дип күрсәтелә. Ләкин 1681 елгы кабер ташы, тарихи мәгълүматлар, шулай ук халык хәтерендә сакланган риваятьләр авылның элеккерәк булуын раслый. Иске Сләктә электән үк мәдрәсә эшләп килгән, 1907 елда өяз земствосы тарафыннан ирләр өчен һәм 1909 елда кызлар өчен махсус рус-татар мәктәпләре ачылган. Элек ике мәчет булган. Зур базар эшләгән. 1917 елның 13 июнендә янгын чыгып, авылдагы 40 хужалык уттан зарар күрә. Авылның элекке эре жирбиләүчеләре - Газиз хажи Әхмәтжанов һәм Мәжит Шәяхмәтовлар булган. Сләк авылының эре сәүдәгәрләреннән Гобәйдулла Шакиржанов һәм Фәррахетдин Нәжметдиновлар Сарапул шәһәрендә үз кибетләрен тотканнар. Иске Сләктә 1859елда817,1921 елда 2021, 1992елда470 кеше яшәгән.

ИСКЕ ЧЕКАЛДА (Старая Чекалда) X I X йөз башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 69 чакрым көньякта, Чекалдинка елгасы буенда урнашкан. Авыл халкында сөйләнә торган риваятьләрдә Иске Чекалда авылының 1760 нчы елларда нигезләнүе турында әйтелсә дә, бу чынбарлыкка туры килми. Хакыйкатьтә, Иске Чекалда авылы соңрак, 1810-1815 елларда элекке Сарапул өязе (хәҙерге Удмуртиянең Сарапул районы) Нарядово (Ожгихино) авылыннан күчеп килгән рус крестьяннары тарафыннан нигеҙләнгән. Алар Салагыш, Рыс, Иҫәнбай һ.б. авылларның уртак милкендәге жирләрне сатып алып урнашканнар. Риваятьләр буенча, мондагы беренче йортларны төзегәндә, бүрәнәләр пычкы белән киселмичә, балта (чеколда) бе-

69

лән чабып буралганга, авылга Чекалда исеме бирелгән, имеш. Ләкин бу аңлатма дәрес түгел. Чөнки Чекалда елгасын монда руслар авыл нигезләгәнче үк (XVIII гасырда) һәм аннан соң (1920 нче еллар да) да татарлар Сәгәлде дип йөрткәннәр. Бу атама исә руслар тарафыннан үҙгәртелеп, Чекалда рәвешен алган. 1917 елга хәтле Иске Чекалда халкы игенчелек, сумала кайнату, чабата үрү, тимерчелек, күнитек тегү белән шөгыльләнгән. 1897 елда монда умартачылык ширкәте оештырылган. Авылның эре жирбиләүчеләреннән Никита Шадрин, Илья Глухов, Даниил Сапожников, Гоголев һәм Чигвинңевлар булган. Авылда 1875 елда теҙелгән бер агач православие чиркәве булган (бинасы хәҙер дә исән), православие миссионерлык идарәсе тарафыннан шул ук елларда ачылган мәктәп эшләп килгән. Зур базар булган. 1906 елда Иске Чекалдада түләмә авыруы эпидемиясеннән 80% мал-туар һәлак булганлыгы билгеле. 1908 елда Алабуга өяз земствосы Иске Чекалдада агрономик тәжрибә участогы оештырган. 1909 елда тимерчелек һәм күнитек тегү остаханәләре ачылган. 1911 елда земство мәктәбе эшли башлаган. 1920 нче елларда Иске Чекалда авылы халкы якын-тирәдәге Михайловка, Гурьевка, Лебединое озеро, Поляны, Малиновка, Москва, Ивановское, Канада, Петроград, Никольск, Георгиевск исемле хутор-пүчинкәләргә нигеҙ салганнар Иске Чекалдада 1889 елда 812, 1918 елда 1097, 1992 елда 478 кеше яшәгән.

70

КАДРӘК (Кадряково) XVII йөздә нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгерже шәһәреннән 70 чакрым көньякта, Чекалда елгасы буенда урнашкан. Тел галиме Гомәр Саттаров аңлатуынча, «Кадрәк» сүзе кеше исеме. Ягъни «кадер» (хөрмәт, дәрәжә) сүзенә «-әк» кушымчасы ялганып ясалган. Башка галимнәр дә бу фикерне куәтлиләр. Авыл халкындагы риваятьләргә караганда, бу атама кадерле дигән мәгънәне белдерә һәм үз жирләренә карата кадер-хөрмәт белән шулай аталган. Риваятьләрдә бу авыл борынгырак итеп күрсәтелә. Ягъни, Царевококшайск (хәҙерге Йошкар-Ола) каласы тәзелә башлагач (1578 нче еллар), аңа якын булган чирмеш авылларында яшәгән халыкны көчләп теҙелешкә куганнар, чукындырырга керешкәннәр. Нәтижәдә, чирмеш халкы баш күтәргән. Ләкин алар бастырылганнар. Шул сәбәпле чирмешләр, газиз ватаннарын калдырып, яулап алучылардан ераккарак, кәнчыгышка юнәлгәннәр. Хәҙерге Мари Республикасының Совет районы жирендә булган Кадрәк авылы халкы да күчеп киткән. Төп ватаннарында Кадрәк исемле инеш кенә калган. Шул рәвешчә, элекке Кадрәк исемен монда да кушканнар. Авылга нигеҙ салучы беренче кешеләр Пекоза, Сапай, Ямбулат, Пектыш исемле булганнар. Кадрәк авылының чукынмаган мәжүси чирмешләре патша хакимияте чорында башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1861 елгы аграр реформадан соң Кадрәк чирмешләрен чукындыруга омтылышлар көчәеп алган. Аерым алгаңда 1863 елның кәҙендә бу авылга сәрхүш рус руханилары килеп, «башкорт сословиесендәгеләрнең хокуклары чикләнәчәк, шуңа күрә, льготаларыгызны саклап каласыгыз килсә, хәҙер үк христиан динен кабул итегеҙ» дип коткы салып йөргәнлекләре мәгьлүм. 1917 елга хәтле кадрәклеләрнең төп кәсепләре игенчелек, урман кисү һәм сату, сумала кайнату булган. 71

1888 елда православие миссионерлык идарэсе тарафыннан мәктәп ачылган. 1762 елда авылда ир-атлар саны 47 булган, 1992 елда 570 кеше яшәгән. Кадрәк исемле авыллар Татарстанның Арча, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарында, Башкортстанның Нефтекама районында да бар.

КАДЫБАШ Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 75 чакрым кәньяк-көнчыгышта, Кады елгасының башында урнашкан, шуңа күрә Кадыбаш дип аталган. Авылдагы риваятькә караганда, Кады елгасының исеме «казыган» дигән сүздән, чөнки елга суы жирне казып керә икән. Авылның исеме элегрәк Казырбаш рәвешендә һәм кайвакытта Зур Кадыбаш дип тә теркәлгән. Кайбер хезмәтләрдә Кадыбаш авылының X V I I йөздә нигезләнүе турында язылган. Әмма бу авыл борынгырак булса кирәк. Чөнки XIX йөздә теркәлеп калган мәгълүматлардан күренгәнчә, Кадыбаш авылы бу төбәктәге иң борынгы авыллардан. Кадыбашлыларга рус патшасы Иван Грозный тарафыннан мондагы жирләргә хокук турындагы грамота бирелгән булган. Бу архив материаллары белән дә раҫлана. 1885 елларда Кадыбаш халкы үз араларыннан вәкил сайлап, үз жирләренә хокук биргән борынгы грамоталар белән аны Петербургка жибәргәннәр. Ләкин вәкил юлда вафат булган һәм әлеге документлар да шул вакытта юкка чыкканнар. Авыл халкында Кадыбаш көчләп чукындырудан качып килүчеләр тарафыннан 1586-1590 елларда нигеҙләнгән дигән риваять бар. Шулай ук авылга беренче булып Нократ татарларыннан, Бисермән исемле авылның Дусай исемле кешесе килеп урнашкан дигән хәбәрләр дә сөйләнә. Шунысын әйтик, Нократ татарлары яшәгән төбәктә Бисермән исем72

Кадыбаш авылы мәчете проекты. 1904 ел. ле авыл юк һәм элек тә булмаган. Ләкин анда «бисермән» исеме белән аталган төрки этник төркем бар. Этнограф галимнәрнең язуларына караганда, Кадыбаш авылында Нократ татарларындагы йола һәм уен т р а д и ц и я л ә р е сакланган. Кадыбашта электән үк ачылган мәдрәсә эшләп килгән. 1898 елда әяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. 1917 елга хәтле бер мәчет булган. Кадыбаш авылы халкы элек игенчелек, сүс хәзерләү, сәүдә белән шөгыльләнгән. Кадыбаш авылында 1859 елда 602, 1921 елда 1475, 1992 елда 554 кеше яшәгән.

К А С А Й (Косаево) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 78 чакрым көньяк-көнчыгышта урнашкан. Касай атамаҫын галимнәр Касыйм дигән кеше исеменнән үҙгәртелгән дип язалар. Шулай ук бу авылны нигеҙләгәндә урманны яндырып, кисәүләр генә калганга нисбәт итеп, «кисәү» сүзеннән үҙгәртелгән дигән караш та бар.

73

Кайбер хезмәтләрдә Касай авылына 1785 елда нигез салынган дип күрсәтелсә дә, ул әүвәлрәк оешкан. Чөнки бу авылның XIX йөздә яшәгән халкы 1622 елгы жир биләү грамотасына ишарә иткән һәм 1702 елда бирелгән грамотада да Касай авылы телгә алынган. Авыл элегрәк Көек дип һәм елга исеменә нисбәтле рәвештә Илморза дип тә теркәлгән, Кусай дигән яҙылышы да очрый. Касай авылында электән бер мәктәп һәм мәдрәсә эшләгән. XX йөз башында Сәгыйрь хажи төзеткән мәдрәсә бинасы хәҙер дә исән. 1917 елга кадәр бер мәчет булган. Авыл халкы 1917 елга хәтле игенчелек белән шөгыльләнгән. Такта яру һ.б. агач эшләрен башкарганлыклары һәм сәүдә иткәнлекләре дә билгеле. Касай авылында 1816 елда 144, 1921 елда 849, 1992 елда 144 кеше яшәгән. Касай авылы кешеләре 1924 елда бу төбәктәге Татарстан исемле авылны нигезләгәннәр.

КИЧКЕ ТАҢ (Кичкутан) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 70 чакрым көньякта, Кече Баржы елгасы буенда урнашкан. 1629 елда патша Алексей Михайлович исеменнән Кичке Таң авылының Бәчек Шүбәк улына грамота бирелүе мәгълүм. Тел галимәсе, филология фәннәре докторы Фирдәвес Гарипова аңлатуына караганда, «авылның исеме Кичке Таң түгел, чөнки таң бервакытта да кич белән атмый. Кичке Таң атамаҫының бер әлеше кече (кечек), икенче кисәге кыпчакларның бер кабиләсе этнонимы «котан»га барып тоташа. Димәк, авыл атамасы Кече Котаннан Кичке Таң булып үҙгәргән дип әйтергә мөмкин». 74

Тел галимәее Әнисә Шәрәфетдинова авылның исеме фарсы телендәге «Кичиктаң» сүзеннән булып, каберлек яки ялгыз йорт, аерым бер хужалык дигәнне белдерә. Удмурт галимнәре исә бу авыл исемен удмурт телендәге «кеч» (куян) һәм «кутон» (тоту) сүзләреннән дип язалар. Ягъни, куян тоткан урын мәгьнәсен белдерә диләр. Борынгы төрки телдә «котан» сүзе ачык мал абзары, утар мәгьнәсен белдергән. Кайбер төрки телләрдә шул ук мәгънәдә хәзергәчә сакланган. Әмма галимнәрнең хезмәтләрендә «котан» сүзен шуңа бәйләп аңлату никтер очрамый. Кичке Таң авылында электән үк мәдрәсә эшләп килгән, бер мәчет булган. Авылда 1858 елның 16 маенда зур янгын чыгып, мәчет һәм 58 хужалыкның барлык каралтылары да янып харап булган. 1917 елга хәтле Кичке Таң авылы халкы игенчелек, тимерчелек, арба тәгәрмәче ясау белән шөгыльләнгән. Шулай ук чыпта сугып һәм капчык тегеп, Минзәлә ярминкәсендә сатканнар. Кичке Таң авылы кырлары XIX йөздә иң зур уңыш бирә торган туфраклы буларак дан алган. Кичке Таң авылында 1781 елда ир-атлар саны 27 булган, 1919 елда 1162, 1992 елда 751 кеше яшәгән.

КОДАШ (Кудашево) X V I йөздә нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 24 чакрым көньяк-көнбатышта, Д ә р е (Юринка) елгасы буенда урнашкан. Авыл Кодаш исемле кеше хөрмәтенә шулай аталган булса кирәк. Моны авыл халкы арасында Кодаш батыр турында сөйләнә торган риваять тә куәтли. Әүвәлге рәсми документларда авылның исеме Юри-Баграш дип тә теркәлгән.

75

1917 елга кадәрле авылда бер мәчет булган. 1820 елда ачылган мәктәп эшләп килгән. 1914 елда әяз земствосы тарафыннан да мәктәп ачылган. Галим Марсель Эхмәтжановның бер хеҙмәтендә Кодаш авылында X V I I йөзнең соңгы чирегенә нисбәтле, берничә әлешкә ватылган борынгы кабер ташы турында хәбәр булса да, ул соңгы елларда табылмады. Анда Балтач атлы кешенең исеме уелган булган. 1917 елга хәтле Кодаш авылы халкы игенчелек, чыпта сугу һәм капчык тегү белән шөгыльләнгән. Шулай ук Алабуга өязендә сәүдә дә иткәннәр. 1724 елда Кодаш авылыннан берничә кеше (шулардан икесе ир-ат) Тансар авылына күчкәннәр. Биш ир-ат күчеп, Имәнле Күл авылын нигезләгәннәр. Кодаш авылында 1762 елда 80, 1926 елда 933 һәм 1992 елда 310 кеше яшәгән. Кодаш исемле татар авыллары Татарстанның Биектау, Бөгелмә, Питрәч районнарында, Башкортстанда һәм Пермь өлкәсендә дә бар.

КОМСОМОЛКА 1941 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 75 чакрым көньяк-көнчыгышта, Кетмәс елгасы буенда урнашкан. Монда 1989 елда 26, 1992 елда 11 кеше яшәгән.

КОНДЫЗЛЫ (Контузла) XVIII йөз ахырында нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 90 чакрым көньякта, Кондызлы елгасы буенда урнашкан. Авылны элекке Сарапул өязенең Козловск волосте Бобровка авылының рус крестьяннары нигеҙләгән. Алар монда Салагыш, Рыс, Иҫәнбай һ.б. авылларның уртак милкендәге 76

жирләрне сатып алып урнашканнар. Кондызлы елгасы буенда урнашканлыктан авыл Кондызлы дип аталган. Кондызлыда 1895 елда өяз земствосы тарафыннан мәктәп ачылган. 1917 елга хәтле авыл халкы игенчелектән тыш тимерчелек, дегет һәм сумала кайнату белән кәсеп иткән. Нигездә Алабуга әязендә, шулай ук Пермь губернасына да китеп эшләгәннәр. Кондызлы авылында 1889 елда 448, 1918 елда 740, 1992 елда 71 кеше яшәгән.

КРАСНЫЙ БОР X V I I йөзнең икенче яртысында руслар тарафыннан нигеҙләнгән. Әгержедон 91 чакрым көньякта, Пәнжәр (Пещерка) елгасы буенда һәм Түбән Кама сусаклагычы ярында урнашкан пристань. Авылга Кама елгасының каршы як ярындагы Иске Пьяный Бор (хәҙер Түбән Кама районына керә) авылыннан күпкән руслар нигеҙ салган. Ул вакытта Иске Пьяный Бор (Сергиевское) Минзәлә өязенә кергән. Тарихи хезмәтләрдә пугачевчылар һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында булган канкойгыч бәрелешләр турында язганда әлеге ике авылны бутап ялгыш язучылар да бар. Яңа Пьяный Борның исеме Иске Пьяный Бордан килсә дә, ике авыл өчен дә яраклы. Чөнки зур елганың ике яры да элекке дәверләрдә калын нарат урманнары белән капланган булган. Бу авыл - әлеге төбәктә иң беренче рус авылы, баштарак Тихоновское исеме белән дә йөртелгән. 1920 нче еллар башына кадәр авылның исеме Пьяный Бор булган. Авылның болай дип аталуы, риваятьләргә караганда, түбәндәгечә. Бу урында әүвәл үк Агыйдел һәм Кама елгалары бурлаклары очраша торган булганнар. Хужалары аларга монда хеҙмәт хакы түләгәннәр. Авыр хеҙмәт белән 77

табылган акчага бурлаклар шунда ук күңел ачканнар. Авыл шуңа күрә Пьяный Бор дип аталган, имеш. Икенче риваять буенча, монда гажәеп, искиткеч саф һавалы куе нарат урманы булган һәм анда бурлаклар кыргый бал кортларының ояларын табып, бал эчеп иҫерешә торган булганнар. Ә XIX гасырда Немирович-Данченко теркәп алган риваятьтә, мондагы урманнарда үзенчәлекле, исерткеч тәмле каен жил ә ге («пьяная земляника») күп үҫкән, имеш. Немирович-Данченко, шундый жиләкләрне ашаганнан соң, үҙенең дә жиңелчә исерткеч кәч тәэсире сизүен язып калдырган. Татарлар Пьяный Борны, андагы елга исеме буенча, Пәнжәр дип йәрткәннәр. Татар теленең Минзәлә сөйләшендә «пәнжәр» сүзе әлеш, пай дигән мәгьнәне белдерә. Тел галиме Әнисә Шәрәфетдинова аңлатуынча, «пәнжәр» сүзе фарсы теленнән алынган: «пәнж» (биш) һәм «-әр» исем ясагыч кушымчасыннан ясалган. Ягъни, бу авылда алыш-биреш итүчеләр очрашып, сәүдә һәм базар эшләрен кул кысышып («бишне биреп») килешенә торган булганнар. Ә.Шәрәфетдинова Пәнжәр атамасы шуннан килә дип яза. Авыл янындагы Кама елгасының биек ярында элекке гасырларда ук еш кына мамонт сөякләре табыла торган булган. Бу авылда безнең эраның I—III гасырларына караган борынгы кешеләр яшәгән пьянобор культурасы каберлеге һәм торак урыны табылган. Пьянобор культурасы дигән тарихиархеологик термин шушы авылга нисбәтле. Монда беренче археологик тикшеренүләр 1881 елда П.А.Пономарев, 18871888 һәм 1898 елларда А.А.Спиңын, 1894 елда Ф.Д.Нефедов тарафыннан үткәрелгән. 1950-1960 нчы елларда Татарстан һәм Удмуртия галимнәре дә археологик тикшеренү эшләре башкарганнар. Монда табылган археологик истәлекләр Мәскәү, Казан, Сарапул, Киров һәм Пермь шәһәрләрендәге музейларда саклана. Фәндә пьянобор культурасы вәкилдәре - удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дигән караш яши. 78

Пьяный Борда 1843 елдан башлап, һәр елның 16 июненнән ункөнлек сәүдә ярминкәсе эшләп килгән. Ул елларда авылдагы 8 урамда 200 ләп йорт булганлыгы билгеле һәм ул Алабуга өязенең зур пристаньнәренең берсенә әверелгән. Анда даими зур базар эшләгән, ярминкәләр тора-бара елга әч мәртәбә уздырылган. Пьяный Бор ярминкәсенә 1870 нче елларда 26000 сумлык товар китерелеп, шуның 9000 сум чамасы сатыла торган булган. 1917 елга хәтле бу авыл халкы балык тоту, игенчелек, урман кисеп сату, терлекчелек, тимерчелек, аучылык, сәүдә һәм бурлаклык белән шәгыльләнгән. Балык тоту өчен күл һәм инешләрне, игенчелек өчен жирне Салагыш крестьяннары биләмәсеннән килешү буенча вакытлыча оброкка алып торганнар. Кама елгасыннан Пьяный Бор балыкчыларының XIX гасыр ахырында еш кына бишәр потлы жәен балыклары тотканлыгы билгеле. Шулай ук буяу хәзерләп, аны, нигездә, Уфа губернасында сату белән кәсеп иткәннәр. Иң зур урыннарның берсен икмәк сәүдәсе тоткан. Мәшһүр сәүдәгәрләрдән Чигвинцев һәм Гоголев фамилияләре билгеле. Авылдагы XIX йөз ахыры - XX йөз башында төзелгән пароходлык конторалары биналары архитектура истәлекләреннән санала. Пьяный Бор авылында бер православие чиркәве булган һәм аның каршында ирләр чиркәү училищесы эшләгән. XIX гасыр ахырларында өяз земствосы тарафыннан хатын-кызлар өчен мәктәп ачылган. Авыл патша дәвереннән 1922 елга хәтле волость үҙәге булып торган. Пьяный (соңрак - Красный) Бор авылында 1680 елда 6, 1918 елда 2915 кеше (руслар), 1992 елда 1723 кеше (65% руслар, 2 3 % - татарлар) яшәгән. Совет хакимлеге дәверендә авылда татарлар да яши башлаган. 1930-1960 нчы елларда Красный Бор Татарстанның мөстәкыйль район үҙәге булып торды. Аннан соң тулаем Әгерже районына кушылды. 79

1925-1926 нчы елларда Красный Бор кешеләре бу төбәктәге Канада, Урал һәм Сборный поселоктарын нигезләгәннәр.

КҮЛӘГӘШ (Кулегаш) XVIII гасыр ахырында нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгержедән 94 чакрым көньяк-көнчыгышта, Күләгәш елгасы буенда урнашкан. Күләгәшнең нигезләнүе турында авылдагы риваятьләр берничә төрле. Шуларның берсенә караганда, Күләгәш 1617 елда Бима авылының Кргори исемле чирмеше тарафыннан нигеҙләнгән. Икенче версия буенча Бима авылын нигеҙләгән өч ир-ат арасында «кү лектеш?» (кем чыга?), ягъни, яңа жиргә кем күчә, дигән бәхәс чыккан. Авылның исеме, имеш, шуннан килә. Өченче версия буенча 1670 елгы Степан Разин житәкчелегендәге восстаниедә катнашкан чирмешләр караңгы урманлы якларга качып килеп, монда урнашканнар. Аларның берсе Кульга исемле булган. Кульга исеменә «еш» (ыруг, гаилә) сүзен кушып Күләгәш авылы исеме барлыкка килгән, имеш. Әмма бу риваятьләр хакыйкатьне чагылдырмыйлар. Архив материалларыннан күренгәнчә, XVIII гасыр ахырында Бима авылының Григорий Курмаев исемле кешесе берничә иптәше белән Салагыш авылы биләмәсендәге Калагыш (Колагыш) дип йөртелгән инеш буена рөхсәтсез килеп урнашкан. Мондагы елганың исеме бераз үҙгәреп, авылга да атама булып күчкән. Шуңа күрә, кайбер галимнәрнең Күләгәш исемен чирмеш теле аша аңлатырга омтылуы ялгыш. Сүз уңаеннан хәҙерге Актаныш районының Кама елгасы буендагы почмагында шактый зур мәйданны биләгән Кулягаш исемле сазлык һәм күл барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Архив документларында Күләгәш авылы кайчакта Киясово дип тә теркәлгән.

80

Күләгәш авылы элек «Ошуй-Ожбуй-Кулегаш» дигән исем белән дә йөртелгән. Монда 1799 елда Байтуганнан һәм башка авыллардан да чирмешләр күчкән. Күләгәш авылында яшәгән чирмешләр чукынмаганнар, ягъни мәжүсилор. Үз ата-бабаларыннан килгән мәжүси йолаларны һәм гореф-гадәтләрен саклаганнар. Патша хакимияте дәверендә баштарак типтәр, ә 1859 елдан соң башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга кадәр Күләгәш халкы игенчелектән тыш, балта оҫталары буларак та кәсеп иткәннәр, урман хеҙмәтендә эшләгәннәр. Күләгәштә 1859 елда 141, 1918 елда 330, 1992 елда 302 кеше яшәгән.

КЫДЫРЛЫ (Кадрали) X V I йөздә нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 33 чакрым кәньяк-көнбатышта, Сарсак елгасы буенда, Чаж елгасына якын урында урнашкан. Тәбәрле авылында сөйләнгән риваятьләргә караганда, ул авылны нигезләүчеләр, X V I йөздә Казан ханлыгы жимерелгәч, Саба-Кукмара тирәсеннән килеп, башта Кыдырлы авылы урынында төпләнгәннәр. Күпмедер вакыт узгач, имеш, халыкның бер әлеше Кыдырлыда калган, икенче бер әлеше күчеп, Тәбәрле авылын нигеҙләгән. Сарсак елгасының исеме элек Шурсак, Чирсак (Черсак) дип аталганга, 1886 елга кадәр авылның рәсми исеме Чирсак булып, ә халык телендә Кыдырлы (Кыдралы) дип аталган. Авыл исеменең нәрҫә белдерүе тәгаен билгеле түгел. Шулай ук галим Г.Саттаровның бу атаманы чуаш телендәге «кытрылы», «гөдреле» (ягъни, «бөдрәле») сүзе аша аңлатуы да ышанып тудырмый. Авыл исемен «бөдрә» мәгънәсендәге сүз белән аңлатуга килгәндә, чуаш теленә мөрәжәгать итәргә ихтыяж бөтенләй юк. Чөнки бу төбәктә яшәүче татарлар телендә «бөдрә» сүзе болай да «көдрә» дип әйтелә. 81

Кыдырлы авылы мәчете проекты. 1890 ел. Ул сүзнең Көдрәледән калын әйтелешле Кыдралыга әйләнгән булуы бик мөмкин. Шулай ук элекке чорда татарларда Көдрәле (Кадерле, Кадергали исемнәреннән үҙгәргән булырга мөмкин) - кеше исеме буларак йөргәнлеген иҫәпкә алгаңда, бу авыл атамасы кеше исемен белдерүе ихтимал. Элек авылда бер мәчет булган. XVIII йөздән XX йөз башына кадәр мәдрәсә, 1817 елда ачылган мәктәп эшләп килгән. XX йөз башында өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. Төбәгебеҙ тарихында сәүдәгәрләре, хаждлары, химаячеләре белән билгеле Заитовлар нәҫеле Кыдырлы авылыннан. Мәҫәлән, сәүдәгәр Әхмәтшакир Заитов XX йөз башында бу ^өбәктәге Саклау исемле татар авылын оештырган. Шагыйрь һәм язучы, педагог, әдәби әсәрләр һәм дәреслекләр авторы Даут Гобәйди (1873-1919) дә Кыдырлы авылыннан. Аның кабере Кыдырлы зиратында. Кыдырлыда 1762 елда 56, 1926 елда 710 кеше яшәгән. 1970 нче елларда Кыдырлы авылы таралып бетте диярлек, 1992 елда анда 11 кеше яшәве иҫәпкә алынган. 1739 елда утыҙлап, ә 1744 елда уннан артык кеше бу авылдан Кама аръягына - Мәллә елгасы буендагы Дәүләтбакты авылына күчеп киткәннәр.

82

КЫЗЫЛ ФЛАГ (Красный Флаг) 1929-1930 нчы елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 50 чакрым кәньяк-кәнбатышта, Мукшур авылыннан 3 чакрымда урнашкан. Бу авылга Яңа Аккужа авылыннан 30 лап гаилә күчеп, «Максим Горький» исемендәге колхоз буларак нигез салганнар. Соңгы берничә дистә елда Лотферахман исемле кеше гаиләсе генә яшәгәнлектән, халык телендә исеме «Лотыр пүчинкәсе» дип йөртелә. Хәҙерге вакытта бер хужалык яши.

КЫРЫНДЫ (Крынды) Кайпан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Авыл халкындагы риваятьләргә караганда, Казанны руслар яулап алгач, Саба якларыннан күчеп килгән татарлар Кырындыга нигез салганнар. Ә кайбер мәгьлүматларга караганда, бу авыл XVII йөзнең беренче яртысында татарлар тарафыннан нигеҙләнгән. Әгерже шәһәреннән 50 чакрым көньякта, Төрдәле инеше буенда урнашкан. Кайбер хезмәтләрдә күрсәтелүенә караганда, монда татарлар Тирсә волостендәге алпавыт жирләреннән күчеп, якынна XVII йөзнең беренче яртысында төпләнгәннәр. Икенпе мәгьлүматлар буенча, Кырынды авылына нигез салган татарлар XVIII йөз башында, ниндидер хөкем-жәзадан качып, монда килеп урнашканнар. Авыл халкы аңлатуынча, елганың кырын ярында 'урнашканлыктан, бу авыл Кырынды дип аталган. Татар теленең Казан арты сөйләшендә «кырынды» сүзе күәсне кырып жыйган камырдан пешерелгән ипи мәгьнәсен белдерә. Тел галимәсе Ә.Шәрәфетдинова авылның атамаҫын аңлатуга «кир» (вак ташлы тау), «-ин» сыйфат ясагын, «-ды» кушымчаларыннан дип һәм Иж елгасына карата кырын торучы дигән 83

мәгьнәләрен тәкъдим итә. Шулай ук «чик», «кырый» сүзләреннәи түгелме икән дигән фаразлар да бар. Чөнки Кырынды авылы, беренчедән, Тәфкилевләр карамагында булган жирләрнең чигендә, ягъни кырыенда (кырында). Икенчедән, Кырынды авылы үзеннән әүвәлрәк нигеҙләнгән Төрдәле авылының да кырыенда урнашкан. Кырын тау сүзеннән үҙгәргән булуы да мөмкин. Кырынды авылына 1840 нчы елларда руслар да килеп төпләнгәннәр. 1860 нчы елларда Кырындыга Кама аръягыннан яңа рус гаиләләре килгән. XVIII йөзнең ахырында Кырынды авылының татарлары көчләп чукындырылганнар һәм рәсми документларга православие динендә дип теркәлгәннәр. 1795 елгы документларда монда яшәүчеләрнең исемнәре ике төрле - мөселманча да, христианча да күрсәтелгән. Аннан соңгы, мәҫәлән, 1834, 1858 еллардагы документларда исемнәре фәкать христианча гына язылган. Шул рәвешчә хөкүмәт документтарында Кырынды авылының барлык татарлары да «яңа керәшен» булып исәпләнгәннәр. Ләкин бу керәшенлек формаль гына булган. Чөнки төп йогынты ясарга тиешле чиркәү һәм православие руханилары авылдан еракта (Баржы Ятчәдә, Пьяный Борда). Шунлыктан, Кырынды авылы татарлары беркайчан да үзләрен христианнардан исәпләмәгәннәр. Ата-бабадан килгән мөселман гореф-гадәтләрен турылыклы саклап, үзләрен татар исемнәре белән йөрткәннәр. Шул ук вакытта рәсми документлардагы православие исемнәрен алыштыру үз ихтыярларында булмаган. Чөнки чукындыру - ул чорда дәүләт сәясәте, ә аңа каршы килүче, законга каршы гамәл кылучы буларак, хөкемсез-нисез сөргенгә жибәрелгән яки төрмәгә ябылган. Шулай итеп Кырынды авылы татарларының берничә буыны рәсми документларда рус исемнәре белән теркәлеп йөртелгәннәр. Әлбәттә, көчләп тагылган ят исемнәр һәм ят дин Кырындыда бөтенләй жирләшеп китә алмаган. Ул гына түгел, авыл халкында христианлыкка каршылык гаять көчәйгән, рухла84

ры ныгыган. Россиядә 1860-1870 еллардагы барлык «яңа керәшен»нәр дип иҫәпләнгән татарлар арасында рәсми рәвештә мәселманлыкка кайту, дәресрәге, патша хәкүмәтеннән үзләрен документаль рәвештә мөселман дип тануны таләп иткән хәрәкәт жәелә. Документларда озак еллар дәвамында нахак исемнәр күтәреп йәрүгә каршы чыгып, 1871 елның октябрендә Кырынды авылының барлык татарлары үзләрен мөселман дип белдерәләр һәм хөкүмәтнең шуны тануын таләп итәләр. Кырынды побы Иван Тронов 1876 елгы бер рапортында белдергәнчә, Кырынды авылы халкының мәселманлыкка кайтуының төп сәбәбе - озак еллар Төрдәле авылы мулласы Гыйззәтулла алып барган мөселман пропагандасы. Кырынды авылында ул дәвердә рәсми мәчет һәм имам булмаган. Кырынды татарларына мөселман гадәтләрен үтәүне һәм мөселманча укуны хөкүмәт тыйса да, кырындылылар бу мәсьәләдә ыҙандаш Төрдәле авылы мулласына мөрәжәгать иткәннәр. 1824 елда Бәзәкә авылының Гыйззәтулла Мәндекәй улы (1801-1868) Төрдәле авылы халкының чакыруы буенча, указы булмаса да, имамлык вазыйфаларын башкару һәм балаларга дин сабагы укыту өчен килеп урнаша. Ул 44 ел дәвамында Төрдәле һәм Кырынды халкы арасында иман тарата, үз йортына жыеп яшерен рәвештә, Кырындының православие динендә дип иҫәпләнгән балаларын да мөселманча укыта. Шул гамәлләре өчен ул жандарм күзәтүе аҫтында булган. Гыйззәтулла мулланың вафатыннан соң аның эшен уллары дәвам итәләр. Кырынды халкын православие диненнән ваз кичәргә һәм Кырындыда чиркәү төзүгә каршы котыртулары өчен Гыйззәтулла мулланың өч улы: Әхмәди, Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдсадыйк унар елга сөргенгә сөреләләр. Кырынды татарларын христиан диненә кайтару өчен хөкүмәт төрле чаралар кылып карый. 1871 елда авылда миссионерлык мәктәбе ачыла, 1874 елда зур таш чиркәү төзергә карар ителә. Ләкин авылда дини каршылык гаять киеренке85

ләнә. Чиркәүне авыл уртасында билгеләнгән урында төзү насыйп булмый. Моңа жаны-тонс белән каршы булган Кырынды һәм Тәрдәле татарлары чиркәү әчен хәзерләнгән теҙелеш материалларын ташып яисә жимереп бетерәләр, чиркәү төзүгә катнашы булган русларны кыйныйлар һ.б. Татарлар, чиркәү теҙелгән очракта, авылдагы барлык русларны үтерү белән куркыталар. Протест йөзеннән авылдагы русларны сәбәпсез дә кыйныйлар, игеннәрен һәм печәннәрен, каралтыларын яндыралар. Хәтта кайчакларда, чиркәү теҙелеше белән мәшгуль русларны куып тарату очен, Кырынды һәм Тәрдәле авылларындагы татар ир-егетләре генә түгел, тимер кораллар күтәреп яшь кызларга хәтле катнашканлыгы мәгълүм. Ислам дине әчен бу дәрәжәдәге фидакярлек, әлбәттә, Кырынды халкының «яңа керәшен» булып иҫәпләнеп йөргәнлекләренең никадәр нигезсез һәм формаль булуын ачык күрсәтә. Кырынды һәм Тәрдәле авылларының күп кенә гайрәтле ир-егетләре ата-баба динен яклаган әчен төрмәләргә һәм сөргенгә оҙатылалар. Хисапсыз кан-яшь түктергән «Петропавел чиркәве» Кырынды авылының читендә 1892 елда төзелеп бетә. Чиркәү бинасы ярымжимерек хәлдә хәҙер дә сакланган. Ул Татарстан Республикасының архитектура истәлекләреннән санала. Хөкүмәт, әлбәттә, кырындылыларны озак еллар мөселман буларак танымый. Хәтта 1890-1895 елларда да рухани идарә Кырынды халкын православиегә кайтару турында эш йәртеп карый. Гомер-гомергә үзләрен мөселман дип белгән Кырынды авылы татарлары барысы да, 117 хужалыктагы 659 кеше, патша Николай II нең дин иреге турында да мадцәсе булган «Манифест»ыннан соң гына, 1906 елда рәсми рәвештә мөселман булып язылуга ирешкәннәр. Шул ук елда авылда мәчет төзүгә рөхсәт алынган, рәсми рөхсәт нигеҙендә мөселман татар мәктәбе ачылган. Кырынды мәчетен төзү әчен Балтач авылының мирза Ибраһим Халиди агач, ә Кыдырлы авылы сәүдәгәре хажи Әхмәтшакир Заитов акча биргәннәр. Шул 86

Кырынды авылы мәчете проекты. 1906 ел. еллардагы бер хәбәрдә «1907 нче ел, яз көне, милли бәйрәм булган Сабан т у е н д а бөтен күрше авыллардан яҫыелган халык хозурында манара күтәрелде. Манара күтәрүдә халык гаять күп булып, бөтен Кырынды халкы, хосусан, дини кысынкылыкларны күреп уздырган картлар: «Без бу көнне күрербеҙ дип уйламаган идек, әлхәмделиллаһи, Дәнаб беҙгә шушы шатлыклы көнне күрергә насыйп итте»,- дип шатлыкларыннан егъладылар» дигән юллар бар. А в ы л халкындагы риваятькә караганда, Кырындының 11 кешесе Пугачев гаскәрендә катнашкан. 1870 елдан Кырындыда К.А.Лихачевның тире эшкәртү заводы эшләп килгән. 1909 елда Кырынды һәм Төрдәле авылларында зур янгын булып, барлыгы 32 хужалык янгыннан зарар күргән. Авыл халкы 1917 елга хәтле, нигездә, игенчелек, тимерчелек белән шөгыльләнгән. Кырынды авылының эре ящрбиләүчеләреннән Закир Нәфыйков, сәүдәгәрләрдән Алексей Сухих, Сибгатулла, Закир, Бәдретдин, Вәли байларның исемнәре билгеле. Совет дәверенең башлангыч чорында (1921 елдан алып 1930 нчы елларга хәтле) Кырынды авылы икегә бүленеп, ягъни Татар Кырындысы һәм Рус Кырындысы дип аерып йөртелгән. 87

Хәҙерге вакытта халыкның төп әлеше татарлар, руслар да яши. 1924 елда Кырынды авылы русларыннан 17 хужалык (75 кеше) Петропавловский авылын нигезләгәннәр. Кырындыда 1744 елда ир-атлар саны 18 булган, 1897 елда барлыгы 907 кеше, 1926 елда Татар Кырындысында 707 һәм Рус Кырындысында 192, ә 1992 елда Тәрдәле авылы белән бергә барлыгы 735 кеше яшәгән.

МАДЫК XVIII гасыр башында нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгержедән 99 чакрым көньяк-кәнчыгышта, Мандык елгасы буенда урнашкан. Риваятьләргә караганда, бу авылны Бима чирмешләре нигеҙләгән. Исеме Мадык дип тә, Мандык дип тә йөртелгән һәм йәртелә. 1880 нче елларда Мадык авылы янындагы кырда борынгы кешеләрдән калган 12 кг. чамасы авырлыктагы хәзинә табылуы билгеле. Әмма табылдыкның күпчелек әлешен халык үҙләштергән. XIX йөз ахыры галиме А.А.Спицын фәкать дүрт бизәнгеч кенә кулына төшерә алган. Алар - пьянобор культурасы вәкилләренә нисбәтле әйберләр. Авылның исеме Мандык буларак 1723 елгы документларда телгә алынган. Шунлыктан, бу авыл 1765 елдан билгеле дип язылган хезмәтләр чынбарлыкка туры килми. Мадыкка 1798 елда Минзәлә округының Кьяс исемле авылыннан да чирмешләр күчеп килгәннәр. Патша дәверендә Мадык авылы халкының күпчелек әлеше типтәр, 1859 елдан соң башкорт сословиесендә йөргәннәр. Авыл чирмешләренең бер әлеше чукындырылган, калган әлеше мәжүси булганнар.

88

1917 елга хәтле бу авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнгән һәм урман эшләрендә катнашкан. 1917 елга кадәр Мадык авылында православие миссионерлык мәктәбе булган. Мадык авылында 1811 елда ир-атлар саны 3 9 булган, 1918 елда 312, 1992 елда 116 кеше яшәгән. Мадык авылы кешеләре 1924 елда күршедәге Никольский авылын нигезләгәннәр.

МӘДЪЯР (Мадьяр) 1920 нче елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 72 чакрым коньякта, Кама елгасына якын жирдә урнашкан. Кайбер хезмәтләрдә Мәдъяр авылы X V I гасырда нигеҙләнгән дип ялгыш язулар бар. Хакыйкатьтә бу авыл 1920 нче елларда Салагыш кешеләре тарафыннан авыл хужалыны артеле буларак оештырылган. Авылның исеме уңаеннан тел галиме Гомәр Саттаров болай дип яза: «Әгерже районындагы Мадъяр авылының атамаҫын «мадьяр» (венгр) этнонимы белән аваздаш булуыннан пыгып, шул этноним белән мөнәсәбәтле дип әйтә алмыйбыз. Мадъяр атамаҫының асылында Мөхәммәдъяр исеменең баштагы ике ижеге (Мөхәм) төшеп калу юлы белән барлыкка килгән варианты Мәтъяр-Мадъяр ята». Мәдъяр авылы исеме белән кызыксынып һәм үзара уртак тамырлар эҙләп, соңгы елларда Венгрия вәкилләре дә бу авылга килеп киткәннәр. Авылда 1926 елда 80, 1992 елда 43 кеше яшәгән. Удмуртиянең Селты районында Мадъярово исемле авыл бар.

89

МОРДЫВЫЙ (Мордва) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгълүм түгел. Мордывый авылы Әгерже шәһәреннән 23 чакрым көньякта, Чаж елгасы буенда, элекке Алабуга-Сарапул почта трактында урнашкан. XIX гасыр ахырында авыл халкы арасында Мордывыйның Тирсә волостендәге иң борынгы авыл булуы турындагы риваятьләр йөргән. Шулай ук бу авылны Тирсә, Нажар, Тоба һәм Чишмә авыллары белән бер чорда - XIII гасырда ук болгарлар нигезләве турында риваять тә булган. Ә Тирсә волосте, мәгълүм булганча, Казан ханлыгы дәвереннән үк билгеле. Кайбер хезмәтләрдә Мордывый авылы X V I I йөздә нигеҙләнгән дигән мәгълүматлар бар. Авылның исеме бу төбәктәге халык телендә Мордыбый дип йөртелә һәм бу атаманы Морзабай, Морзаби исемле кешегә бәйле дип аңлатулар бар. Драматург Тажи Гыйззәт тә Морза-би сүзеннән дип язып калдырган. Ә руслаштырылган «Мордва» атамаҫын мордва халкына бәйләп карау нигезсез. Чөнки бу якларда, гомумән, якын-тирә районнарда да мордва халкы бөтенләй юк һәм электән дә яшәмәгән. Озак вакытлар Мордывый авылы һәм аның жирләре алпавыт Яушевлар, соңрак Тәфкилевләр биләмәҫендә булган. Әмма Мордывый крестьяннары моның белән һич тә килешмәгәннәр. Чишмә һ.б. авыл крестьяннарын һәм жирләрен хөкүмәт ризалыгыннан тыш үҙләштергән кебек, алпавытлар Мордывыйны да үзләренә крепостнойлыкка язганнар булса кирәк. 1730 нчы елларда Мордывый авылыннан 24 ир-ат Тәфкилевләр биләмәсендәге А х у н авылына күчерелгәннәр. 1735 елда Яушевларның Шайтан Елга исемле авылындагы һәм Мордывыйдагы 17 ир-ат крепостнойлары Тәфкилевләргә сатып бирелгән. 1744 елда мордывыйлылар, Чишмә һәм Балтач крестьяннары белән бергә үз хокукларын яклап, Тәфкилевләргә каршы баш күтәргәннәр. Восстание шул елның жәендә бастырылса да, 1744 ел ахырында Мордывый авылы90

ның Юлдаш Ишембаев исемле крестьяны хөкүмәт кешеләренә Мордывый авылының морзаларга бәйле түгеллеген белдергән, элекке Мәскәү патшалары тарафыннан Дәүлек һәм Бәхтияр исемле бабаларына күп еллар әүвәл бирелгән указны да күрсәткән. Ләкин низаг Тәфкилевләр файдасына хәл ителгән. Мордывый авылы крестьяннары Тирсә волостендә булып узган башка дәһшәтле баш күтәрүләрдә дә катнашканнар. 1764-1767 еллардагы крестьян күтәрелешләренең житәкчелореннән берсе - Мордывый авылының Яркәй Ермак улы булган. 1733 елда Тирсә волосте жирләрен алпавыт Яушевлардан сатып алган Котлыгмөхәммәд Тәфкилев 1756 елда вафат булган. Ул Мордывый авылы зиратында жирләнгән дигән хәбәрләр бар. Ләкин бу чынбарлыкка туры килми, чөнки Тәфкилев Тирсә зиратында жирләнеп, кабер ташлары булганлыгы мәгълүм. Тирсә волостенә кергән Тәфкилевләр карамагындагы башка авылларның халкы кебек үк, Бәләбәй өязеннән һәм Уфа өязенең Сарыкамыш авылыннан Мордывыйга, ә Мордывыйның үзеннән анда күперелгән крестьяннар да булган. XIX йөздә Мордывый авылы Тәфкилевләр токымына бәйле алпавыт Юнысовлар карамагында булган. Бу авылда электән татар мәктәбе һәм XIX йөз ахырында өяз земствосы тарафыннан анылган рус-татар мәктәбе эшләп килгән. 1917 елга кадәр Мордывый авылында почта станңиясе урнашкан һәм бер мәчет, зур базар булган. Халкы, нигездә, игенпелек, балта-аган эшләре, тимерчелек, кәрзин үрү һ.б. белән шөгыльләнгән. Авылда 1883 елдан Алабуга сәүдәгәре И.Вишняковның пыяла заводы эшләп килгән. Монда 1734 елда 112, 1923 елда 524, ә 1997 елда 137 кеше яшәгән.

91

МУКШУР XVII йөздә нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 49 чакрым көньяк-көнбатышта, Мукшур һәм Ташлы Елга инешләре буенда, Чаж елгасына якын урнашкан. Бу авыл иң әүвәл Тәбәрле авылына якын жирдә нигеҙләнгән. Ләкин Сарапул-Алабуга юлы янында булганлыктан, аннан тынычрак - хәҙерге урынга күчкәннәр. Архив материалларыннан аңлашылганча, авыл башта Яманчур исемле елга буенда урнашкан булган. Шундагы Мукшур елгасы буена Сокманнан 1734 е л д а - 9 , 1742 е л д а 4 һәм 1744 елда 30 ир-ат күчеп аерым авыл корганнар. Торабара бу ике торак пункт бергә кушылып Мукшур исеме белән йөртелә башлаган. XIX йөз ахырларына кадәр авыл Яманчур исеме белән дә аталган. Галим Г.Саттаров фикеренчә, бу атама Яманчура исемле кешегә нисбәтле. Хәҙерге Алабуга районындагы Югары Ж^әбраш авылы да элек Яманчур дип аталган. Кайбер архив документларында авыл исеме Татар Мукшуры дип тә теркәлгән. Тел галиме Ә.Шәрәфетдинова Мукшур атамаҫын удмурт телендәге «мук» (бал, бал корты) һәм фарсы телендәге «шур» (елга) сүзләре кушылып, бал кортлары булган урын яки елганы белдерә дип аңлата. XVIII йөзнең икенче яртысында Мукшур авылының азчылык бер әлеше (Югары Мукшур дип аталган) көчләп чукындырылган булып, рәсми документларга православие динендә дип теркәлгән. 1834 елда Югары Мукшур авылында андый «яңа керәшеннәр» (новокрещен) 8 гаиләдә барлыгы 30 кеше язылган. Ләкин алар һичкайчан үзләрен христианнардан исәпләмәгәннәр. Мөселман-татар гореф-гадәтен турылыклы саклап, татар исемнәре белән йөргәннәр. Фәкать хөкүмәтнең рәсми документларында гына исемнәре русча күрсәтелгән. Анда да, еш кына, рус исемнәренең реаль нигеҙе булмаганлыктан, параллель татарча исемнәре дә языл92

ган. Бу факт көчләп тагылган ят исемнәрнең, шуның белән бергә ят диннең дә жирләшеп китә алмавына ачык дәлил. Барлык «яңа керәшеннәр» дип иҫәпләнгән татарлар арасындагы 1860-1870 нче еллардагы мәселманлыкка кайту, үзләрен хөкүмәтнең документаль рәвештә мөселман дип тануын таләп иткән хәрәкәт жәелгән чорда Мукшур авылының «яңа керәшен» дип йөртелгән әлеше дә рәсми рәвештә Ислам диненә кайтканнар. Хакыйкатьтә, аларның «керәшенлек»ләре документаль һәм формаль гына булып, гамәлдә исә алар үзләрен һәрвакыт мөселман дип исәпләгәннәр. 1790 нны елларда Мукшур авылының бернипә «яңа керәшен» гаиләсе Тәбәрле елгасы буендагы Югары Тәбәрле авылына күпкәнлеге билгеле. 1917 елга хәтле Мукшур халкы игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук урман кисү, такта яру белән дә кәсеп иткәннәр. 1917 елга кадәр Мукшур да бер мәчет, бер мәктәп булган, XX гасыр башында мәдрәсә ачылган. Бу авылда 1744 елда ир-атлар саны 38 булган, 1923 елда 707, ә 1992 елда 144 кеше яшәгән. Удмуртия Республикасының Алнаш районында Мукшур, Глазов районында Макщур исемле авыллар бар.

НАЯҪАР (Назяр) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 32 накрым кәньякта, Иж һәм Нажар елгалары буенда урнашкан. Бу авылны Тирсә, Мордывый, Чишмә һәм Тоба авыллары белән бер чорда - XIII гасырда ук болгарлар нигезләве турында риваять булган. 1646 елда алпавыт Яушевлар биләмәсендәге Тирсә волосте авыллары арасында телгә алынган Нажарбаш авылы Нажарның элекке атамасы булса кирәк. Чөнки аерым бер 93

Нажарбаш авылы турында мәгьлүматлар юк. Нажарбаш атамасы 1734 елда да очрый, аннан соң Нажар исеме генә күренә. Тирсә волосте жирләрен Яушевлардан алпавыт Тәфкилевләр сатып алгач, Нажар авылында яшәгән халыкның саны һәм составы да үҙгәреш кичергән. Монда электән яшәгән төп халыкның күпчелеге 1736-1740 елларда Оренбургка, Бетсемәс, Кырынды, Төрдәле авылларына, Кама аръягына күчеп китәләр. Бу елларда читкә китүчеләрдән ир-атларның саны 64 кешене тәшкил итә. 1736 елда Нажарның 33 ир-аты Тәфкилевләргә крепостнойлыкка яздырылган. 17451762 елларда бу авылга Тәфкилевләрнең крепостной крестьяннары (күбесе Тирсә авылыннан) күпләп күперелгән. Тәфкилевләрнең крепостной крестьяннары булган Нажар авылы халкы 1742-1774 нче еллар арасында Тирсә волостендә күтәрелгән восстаниеләрдә катнашкан. 1742 елның кәҙендә баш күтәрүчеләрне бастыру өчен китерелгән хөкүмәт гаскәренә каршы Нажар авылы янында аяусыз сугышлар була. Баш күтәрүчеләр хөкүмәт гаскәрен авылга кертмиләр. Крестьян гаскәрләренең башында Нажар авылының Ишкенә Заһит улы һәм Чишмә авылыннан Кимәй Заһит улы булалар. Хөкүмәт кәпләре 1744 елның жәендә генә баш күтәрүчеләрне бастыруга ирешә. 1764-1767 елларда Тирсә волостендәге баш күтәрүләрдә дә Нажар крестьяннары актив катнашканнар. Нажар авылының Габбас Минкин крестьяннарны оештыручыларның берсе булган. Нажар крестьяннары, Пугапевның төп гаскәренә кушылып, Казанга кадәр дә барганнар. Крестьяннарны Пугачев явына кушылырга өндәүчеләрдән Нажар авылының Миңнебай Ишмән улының исеме тарихта мәгьлүм. XIX йөз урталарында Нажар авылы крестьяннары алпавыт Тәфкилевләр токымының дәвамчылары Моратовлар, Алкиннар һәм Чанышевлар карамагында булганнар.

94

Нажар да электән мәктәп булган, 1902 елда мәдрәсә эшли башлаган һәм XX йөз башында Алабуга өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. 1917 елга хәтле Нажар авылы халкы игенчелек, урман кисү һәм сал агызу, кайры хәзерләү, күннән аяк киемнәре тегү, чыбыктан тарантас көймәсе үреп ясау белән шөгыльләнгән. 1744 нче елларда нажарлылар Катнык авылын нигезләгәннәр. Нажар авылында 1917 елга кадәр бер мәчет булган. Монда 1762 елда 163, 1858 елда 435, ә 1992 елда 129 кеше яшәгән. Нажар авылы зиратында Уразмөхәммәд Әбәк (Илбәк-?) угылына 1689 елда куелган борынгы кабер ташы сакланган.

НАРАТ (Сосново) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 85 чакрым көньяк-көнчыгышта, Кетмәс елгасы буенда урнашкан. X I X йөздә теркәлгән мәгьлүматларга караганда, Нарат авылы бу төбәктәге иң борынгы авылларның берсе. һәрхәлдә, авылның 1518 елда булганлыгына ишарә итә торган архив документтары бар. Беренче килеп нигеҙ салучылар Оренбург губернасыннан, Әй елгасы буеннан булганнар дигән риваять тә сакланган. Әгерже районының бу тирәдәге авылларын Тугызбуй яклары, Тугыз буе дип жыелма исем белән атау да әлеге авылның мондагылар арасында иң әүвәлге булуына нисбәт итеп әйтүдән калган булса кирәк. Чөнки XVIII йөз ахырларына кадәр Нарат авылы Тугыз дигән исем белән дә йөртелгән. Галим Г.Саттаров Тугыз авылы һәм Тугыз буе атамаларын башкортларның тугыз ыругы исеменә бәйле дип аңлата. Ләкин бу фикер дәреслеккә туры килми, чөнки XVIII

95

йөз архив документларында Тугыз авылының исеме тулы итеп Тугыз Карагай дип язылган. Бу атама кыскартылып, Тугыз дип йөртелгән. Карагай сүзе бу төбәктә нарат мәгънәсендә йөргән. Элек тә һәм хәҙер дә татар теленең көнчыгыш диалектында һәм бик күп төрки телләрдә нарат агапы карагай дип атала. Кайбер хезмәтләрдә Нарат авылын 1764 елдан билгеле дип язу чынбарлыкка туры килми. Авылның исеме аннан элеккерәк архив документларында күренә. Сакланган архив мәгълүматларына караганда, Тугыз авылы тирәсендәге жирләргә хокук бирү турында 1518, 1545, 1575 еллардагы документлар булган. Шулай ук Тугыз авылына 1622 елның 23 июлендә, 1645 елның 7 февралендә Бикбау Усамгул улы исеменә бирелгән грамоталар мәгълүм. 1701 елның 22 декабрендә Шиһастан Дәббар улы исеменә бирелгән грамотада да Тугыз авылы телгә алынган. Нарат авылы янәшәсеннән үз гаскәре белән Пугапев узган дигән риваятьләр дә сакланган. Авыл халкы аны ипитоз, якты йөз белән каршыларга әзерләнсә дә, ул бу авылга кермәгән, имеш. 1917 елга кадәр Нарат авылында бер мәчет булган. 1832 елда ачылган мәдрәсә һәм 1841 елда ачылган мәктәп эшләп килгәнлеге билгеле. 1904 елда өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе анылган. Нарат авылында 1680 елда ир-атлар саны 40 булган, 1782 елда 133, 1921 елда 1212, 1992 елда 286 кеше яшәгән. Татарстанда Нарат исеме кушылган авыллар Мөслим, Сарман, Чистай, Актаныш һ.б. районнарда бар.

96

ОЖБУЙ XVIII гасырда нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгержедән 99 чакрым кәньяк-кәнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Ожбуй авылы янында 1958 елда галимнэр тарафыннан III—V гасырларда яшәгән пьянобор һәм мазунин культурасына нисбәтле борынгы кешеләр яшәгән торак урыны ачыкланган. Риваятьләргә караганда, авылны Бима чирмешләре нигеҙләгән. Кайбер хезмәтләрдәге, Ожбуй авылы X V I йөздә нигеҙләнгән, дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Чөнки Ожбуйга Бима авылы чирмешләре нигеҙ салган. Ә Бима үзе X V I I йөз ахырында нигеҙләнгән. Ожбуй авылының чукынмаган мәжүси чирмешләре патша хакимияте дәверендә башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга хәтле Ожбуй авылы халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, чабата үргән. 1859 елда авылда 60, 1918 елда 126, 1992 елда 38 кеше яшәгән.

ПИЛӘМЕШ (Пелемеш) XVIII гасыр башында нигеҙләнгән чирмеш авылы. 1723 елдагы документта исеме очрый. Бу факт кайбер хезмәтләрдә авылның 1764 елдан билгеле булуын белдергән мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен күрсәтә. Әгержедән 91 чакрым көньяк-көнчыгышта, Зур Пиләмеш елгасы буенда урнашкан. Авылны, риваятьләргә караганда, Бима чирмешләре нигеҙләгән. Авылның исеме XVIII гасыр башындагы документларда Биләмеш буларак язылган. Бу атама төрки-татар телендәге 97

«биләү» сүзеннән чыккан булса кирәк. Гөлзада Әхтәмова Пиләмеш атамаҫын «Биләмә эше» дигән сүздән дип аңлата. Пиләмеш авылының чукынмаган мәжүси чирмешләре патша хакимлеге дәверендә элегрәк типтәр, соңрак башкорт сословиесендә булганнар. 1917 елга хәтле Пиләмеш авылы халкы игенчелек, такта яру һ.б. агач эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Авылда 1762 елда ир-атлар саны 24 булган, 1918 елда 483, 1992 елда 410 кеше яшәгән.

РУС ШАРШАДЫСЫ (Русская Шаршада) 1857 елда рус авылы буларак нигеҙләнгән. Әгерже шәһәреннән 38 чакрым кәньякта, Иж елгасына 1 чакрым якынлыкта урнашкан. Шаршады атамаҫының мәгънәсе турында Татар Шаршадысы авылын язган урында аңлатылды. Башта Шаршады (Татар Шаршадысы) авылында төпләнеп яшәгән руслар, ул жирләр Тәфкилевләр биләмәсенеке дип танылгап, әлеге урынга күчәргә мәжбүр ителгәннәр. Шунлыктан бу авылның исеме Яңа Шаршады дип тә йөртелгән. Бу авыл халкы элек, нигездә, игенчелек белән, шулай ук тимерчелек белән дә шөгыльләнгән. 1917 елда авылда православие чиркәве булган. 1858 елда 180, 1926 елда 374 рус кешесе, 1992 елда 90 кеше (татарлар) яшәгән. Авыл 1920 нче елларда Түбән һәм Югары дип бүлеп йөртелгән. Рус Шаршадысының 7 хужалыгы (барлыгы 49 кеше) 1921 елда Рождественский поселогын нигезләгәннәр.

98

С А К Л А У (Саклово) XIX йөзнең икенче яртысында жирбиләүче морза Измаил бәк Чыңгызның биләмәҫендә алпавыт утары буларак нигеҙләнгән. Әгержедән 66 чакрым көньякта, Чучкан елгасы буенда урнашкан. Саклау авылы турында кайбер хезмәтләрдәге «1757 елдан билгеле» дип язылган мәгълүмат дәрес түгел. Ул очракта хеҙмәт авторлары Саклауны Усаклы (Усть-Саклы) авылы белән бутыйлар. Анысы исә хәҙерге вакытта Удмуртиянең Каракулино районына керә торган бөтенләй башка авыл. Галимнәр авылның Саклау дигән атамаҫын саклаудагы, тыюлыктагы урманны белдерә дип аңлаталар. Чынлыкта да хутор буларак оештырылган чагында анда морзаның хезмәтчеләре гомер иткән һәм алар, ихтимал, мондагы алпавыт урманын һәм болыннарын саклау нияте белән яшәгәннәрдер. Елга исеменә нисбәттә авыл Чучкан дип тә йөртелгән. 1905 нче елларда Саклау авылы тирәсендәге урманлы жирләрне Кыдырлы авылының 2 нче гильдия сәүдәгәре Әхмәтшакир Зәйнетдин улы Заитов (1857 елда туган) сатып алган һәм, Минзәлә өязе Югары Саклау авылы кешеләрен чакырып, татар авылы оештырган. 1911 елда аның карамагында мондагы 857 дисәтинә урманлы жирләр булганы билгеле. Анда 1907 елда Уразай, Ямурза һәм якын-тирәдәге башка авыллардан крестьяннар күчеп, Ә.Заитовтан 252 дисәтинә жирен сатып, калганын арендага алып урнашканнар. Ә.Заитов фамилиясенә бәйле рәвештә авыл «Заһит пүчинкәсе», «Заитов имениесе» дип тә йөртелгән. Әхмәтшакир Заитов (Заһитов) - төбәгебезнең күренекле затларыннан. Соңрак Алабугада яшәгән, земство идарәсендә әгъза булып торган. Алабуга өязенең күп кенә жөмәгать эшләрендә катнашкан. XIX йөз ахырында ул Иске Аккужа, Бетсемәс һәм Көчек авыллары янында жир биләмәләре сатып алган.

99

1910 елда Ә.Заитов авылда мәктәп, ә 1911 елда, агасы Шиһабетдин белән бергә, үз акчаларына кызыл кирпечтән агач манаралы итеп мәчет тәзеткәннәр. Бу мәчет бинасы хәҙер дә исән һәм ул - дәүләт саклавына алынган тарих-архитектура иҫтәлеге. Әгерже районында хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере. Ә.Заитов монда шикәр заводы да теҙергә ниятләнгән. Әхмәтшакир Заитов Алабуга өязенең эре сәүдәгәрләреннән берсе булган. Идел һәм Кама елгаларында аның хосусый буксир пароходлары да йөргән. Ул төбәгебездә химаячелек-хәйрия гамәлләре белән дә танылган. Мәҫәлән, ИжБәйки авылында мәдрәсә тоткан Хәялетдин мулла Хәсәнкәевнең «Мохтәсар тарихы ислам» («Кыскача ислам тарихы») китабын 1899 елда үз акчасына бастырган. 1906 елда Кырынды авылындагы мәчет тә аның акчасына теҙелгән.

100

Илдә ватандашлар сугышы башлангач Әхмәтшакир хажи читкә киткән. Заманында безнең якларда мөхтәрәм затлардан булган Заитовларның нәселләре хәҙерге вакытта Әгержедә, Казанда, Ижауда, Мәскәүдә яшиләр. Шулай ук Ташкент һәм Петербургта да нәселләре булса кирәк. 1918 елның апрель аенда жирбиләүче Әхмәтшакир Заитовның Саклау авылы тирәсендәге 516 дисәтинә жире авыл халкы карамагына бирелә. Саклау (Чучкан) авылында 1897 елда 34 кеше (22 рус һәм 12 татар), ә 1915 елда 200 татар кешесе, 1992 елда 6 кеше яшәгән. Табигатьнең ожмах бакнасыдай гажәеп гүзәл урынында урнашкан Саклау авылы хәҙерге вакытта таралып беткән диярлек. Татарстанның Сарман районында Карашай Саклау, Яңа Саклау, Сулы Саклау һәм Саклаубаш исемле авыллар бар.

САЛАГЫШ (Салауши) Татар авылы. Кайпан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 73 чакрым көньякта, Әжәү (Азевка) елгасы буенда, Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан. Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә «сул агыш» сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г.Саттаров «сала» сүзенең мәгьнәсен «тармак, кушылдык» дип аңлата. Ягъни, бу очракта Салагыш елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән. Хәҙерге Балтач районындагы Салавыч авылы да Салагыш кебек үк элекке документларда «Салауши» дип йөртелгән. Кайбер хезмәтләрдә бу ике авылны бутау онраклары да бар. Татар шәжәрәләрен өйрәнгән галим Марсель Әхмәтжанов язганга караганда Салагыш авылына XVII йөз башында

101

Нократ татарларыннан Ж^әнчүр токымы (тарихта бу шәхеснең X V I йөз ахыры - X V I I йөз башында яшәгәнлеге мәгъл ү м ) нигез салган. А в ы л д а сакланган риваятьләрдә дә Нократтан килгән Жднчуриннар турында сөйләнә. Жднчуриннар исеменә 1685 елда бирелгән грамота да мәгълүм. Авыл халкындагы бер риваятьтә Салагыш 1750 нче елларда гына нигеҙләнгән дип сөйләнә. Ләкин бу дәреслеккә туры килми. Шулай ук кайбер хезмәтләрдә Салагыш авылы 1722 елдан билгеле дип язылган мәгълүмат та ялгыш. Хакыйкатьтә, бу авыл күпкә әүвәлгерәк. Рус патшалары исеменнән 1600 елның 15 июлендә, 1643 елның 21 мартында, 1646 елның 21 декабрендә, 1651 елның 12 декабрендә һәм жиргә хокук биргән аннан соңгы башка грамоталарда Салагыш авылы теркәлгән. Рус патшалары Иван һәм Петр Алексеевичлар исеменнән 1685 елның 8 июнендә язылган грамота буенпа Салагыш һәм Баржы авыллары тирәсендәге жирләрнең бер әлеше татар морзасы Кадыш Ишмәмәт улы Хужасәетовка биләмә итеп бирелгәнлеге дә билгеле. Бу затның нәҫел жебе Кара биккә тоташа. X I X йөздә авыл халкында сакланган риваять буенча, Казан ханлыгы жимерелгәч, Татар Чаллысы (хәҙер Менделеев районында) авылы татарлары, көчләп нукындырудан качып, Салагышка күпеп килгәннәр. Салагыш авылы зиратында 1687 елда мулла Мәүләбирде Котлыгыш угылына куелган (берничә киҫәккә ватылган) борынгы кабер ташы сакланган. Марсель Әхмәтжанов хезмәтләрендә Салагышта Биккол Бигәш улына 1659 елда куелган, халык телендә «Әүлия ташы» дип йөртелгән таш турында да хәбәр бар. Анысы хәҙерге вакытта сакланмаган. Элек Салагыш авылының елга буйлары, күлләр һәм жир биләмәләре иркен булган. Балык тоту һәм иген игү өпен Пьяный Бор һ.б. авыл руслары XVIII йөздә үк килешү буенча салагышлылардан вакытлыча файдалану хокукы алып торганнар. 102

Салагыш авылының беренче мәхәллә мәчете проекты. 1900 ел. А в ы л х а л к ы элек игенчелек, балык тоту, дегет һәм сумала кайнату, с ә ү д ә , тимерчелек, киез итек басу, столярлык һәм м е б е л ь ясау (өҫтәл, у р ы н д ы к һ.б.), б а у ишү, чыбыктан тартма үрү һ.б. белән шөгыльләнгән. Элек Салагышта өч мәчет, 1870 нче елларда өч мәктәп булган. Электән үк мәдрәсә эшләп килгән. 1917 ел алдыннан алары да өчәү булган дигән мәгълүмат та бар. 1910 елда махсус бина төзелеп, земство тарафыннан рус-татар мәктәбе ачыла. Салагыш - патша дәвереннән алып 1929 елга хәтле волость үҙәге булган бай тарихлы авылларның берсе. Ул XIX йөздә үк Алабуга өязендәге иң зур авыллардан иҫәпләнгән. Салагыш авылында 1762 елда ир-атлар саны 200 дән артык булган, 1919 елда 3811, 1992 елда 731 кеше яшәгән. Минзәлә районының Күҙкәй авылындагы риваять буенча, бу авылны 1600 нче еллар тирәсендә Салагыштан күчеп килгән дүрт гаилә нигеҙләгән. 1907 елда Салагыш авылында әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Ж^әмал Вәжиева туган.

103

САРСАК-ӘРӘМӘ (Сарсак-Арема) 1869 елда Малмыж өязенең Вихарев волостеннән, шулай ук Сарапул һәм Алабуга өязләреннән күчеп урнашкан руслар тарафыннан нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 37 чакрым кәньяк-көнбатышта, Сарсак елгасы буенда урнашкан. Элеккерәк документларда Кече Сарсак (Малый Серсак) дип тә йәртелгән. 1917 елга кадәр Сарсак-Әрәмә авылы халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, балта оҫталары булган. Шулай ук Алабуга өязендә сәүдә иткәннәр. 1917 елга кадәр авылда православие чиркәве булган. Сарсак-Әрәмә авылында 1889 елда 178, 1923 елда 242, ә 1992 елда 9 кеше яшәгән. Бу авылның Колпаков һәм Рыболовлева фамилияле кешеләре, үзләре Сарсак-Әрәмәдә яшәсәләр дә, 1920 нпе елларда аларның исемнәре белән аталган хуторлар аерым торак пунктлар буларак теркәлгәннәр.

САРСАК-ОМГА X V I I йөз ахырларында нигеҙләнгән удмурт авылы. Әгерже шәһәреннән 36 чакрым кәньяк-көнбатышта, Сарсак һәм Чаж елгалары буенда, элекке Алабуга-Сарапул попта трактында урнашкан. Сарсак-Омга авылын Малмыж өязендәге (хәҙер Киров өлкәсенең Вятка Аланы районында) Дым-Дым Омга (удмуртча исеме Камдор Омга) авылыннан күчеп килгән удмуртлар нигезләгәннәр. Авылга 1865 елда Малмыж өязеннән һәм Медянск фабрикасыннан руслар да килеп урнаша. 1889 елда мондагы 18 хужалыкта руслар яшәгән. Авылның «Сарсак» атамасы елга исеменнән (элеккерәк документларда Шурсак, Чирсак дип язылган), ә «Омга» 104

элекке удмуртларның ыруг исемен белдерә. Хәҙерге вакытта исеменә «Омга» сүзе кушылган удмурт авыллары күп. Мәҫәлән, Дым-Дым Омга, Муркозь Омга һ.б. Әгерже төбәгендә татарлар яши торган Баржы Омга исемле авыл да бар. Аның белән бутамаҫ әчен Сарсак-Омганы жирле халык « А р Умгасы» дип йөртә. Бу авыл 1716 елгы документта Шурсак-Омга исеме белән теркәлгән. 1773 елның жәендә галим һәм сәяхәтче П.С.Паллас Сарсак-Омга авылы аша үткән. Аның бу авыл янында туктап, тән кунганлыгы билгеле. Сарсак-Омга крестьяннары Пугачев күтәрелешендә катнашканнар. Пугачевның төп гаскәрләре бу тирәләргә килгәнче үк баш күтәргән Тирсә волосте крестьяннарына 1774 елның маенда Сарсак-Омганың ун кешесе Габделжәлил Сөләйманов гаскәренә кушылуы мәгълүм. Шул ук елның жәендә Пугачев үзе дә төп гаскәре белән Әгерже, Тирсә аша килеп, Сарсак-Омга авылыннан узып, Тәбәрле һәм Сокман аша Алабугага юнәлгән. Патша дәверендә Сарсак-Омга халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Авылда 1896 елда өяз земствосы тарафыннан мәктәп ачылган. 1904 елда православие чиркәве төзелгән. Сарсак-Омга авылы удмуртлары, православие динендә исәпләнсәләр дә, мәжүси гадәтләрен дә саклаганнар. Сарсак-Омга - XIX йөздән алып 1928 елга кадәр волость үҙәге урнашкан авыл. Монда 1764 елда 175, 1923 елда 844, 1992 елда 607 кеше яшәгән.

105

СӘРДӘЛЕ (Сардали) XIX йөзнең ахырында нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 33 чакрым көньяк-көнчыгышта, Чаж елгасы буенда урнашкан. Авыл атамасы сәрдә исемле үләнгә бәйле. Сәрдәле - сәрдә үләне үсә торган болын яки елга буе дигәнне белдерә. Сәрдәле авылын 1890 нчы елларда Сарапул өязе (хәҙер Удмуртиянең Кече Пурга районы) Агаревка авылыннан күчкән руслар нигеҙләгән. Кайбер хезмәтләрдә, Сәрдәле авылы XVIII йөздә нигеҙләнгән дип күрсәтү нынбарлыкка туры килми. Сәрдәле авылында 1897 елда 97,1923 елда 170,1992 елда 21 кеше яшәгән.

СӘХРӘ (Сахра) 1920 нче еллар башында нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 62 чакрым көньякта, Иж елгасына якын жирдә урнашкан. Кайбер хезмәтләрдә Сәхрә авылының XVIII йөз ахыры XIX йөз башында нигезләнүе турында язылган мәгьлүмат ялгыш. Бу авылда 1926 елда 175, 1992 елда 100 кеше яшәгән.

СОКМАН (Сукман) X V I йөзнең икенпе яртысында, Казан ханлыгы жимерелгәннән соң нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 50 чакрым көньяк-көнбатЫшта, Сокман елгасы буенда, Чаж елгасына якын урнашкан.

106

Башта авыл Чаж елгасы ярында ук урнашканлыктан, соңрак Сокман елгасы буйлап югарырак урынга күчсә дә, XIX йөз башына кадәр рәсми документларда исеме Чаш (Чаж) дип, ә халык телендә Сокман дип йөртелгән. Сокман атамасы, Г.Саттаров аңлатуынча, борынгы төрки телдәге «сәкмән» - каһарман, баһадир дигән сүздән чыккан. Нократ татарларында (Глазов сөйләшендә) «сукман» сүзе ир-ат киемен - чикмәнне белдерә. Авыл элекке Алабуга-Сарапул почта трактында урнашкан һәм монда почта станциясе булган. 1721-1725 елларда Сокманнан 40 лап кеше башкорт ягы на күчеп киткән. Сокман авылы аша 1773 елның жөендә сәяхәтче Паллас, ә 1774 елның жәендә Пугачев житәкчелегендәге гаскәр Алабуга тарафына үткәнлеге мәгълүм. XIX йөздә Сокман авылының Габит Шәрипов (1804-1849) исемле кешесе Алабугада өяз һәм Вятка шәһәрендә губерна идарәләрендә чиновник (писарь, канцелярист, бухгалтер һ.б.) булган, коллежский секретарь, коллежский регистратор дәрәжәләренә ирешкән. Омск, Акмулла, Тобольск шәһәрләрендәге төрле идарәләрдә һәм канцелярияләрдә тәржемәче, ревизор вазыйфаларында хеҙмәт иткән. Сокманда XIX йөздә үк мәдрәсә эшләп килгән, халкының бер әлеше сәүдә белән кәсеп иткән. Сокманлыларның читкә, еракларга китеп, хәтта Себер якларына да барып сәүдә иткәнлекләре билгеле. XIX гасыр башында Сокман авылы бае (Алабуга өяз судында заседатель дә булып торган) Гобәй Шәрипов, гаиләсе белән Чаж елгасы буена күчеп, Шәрипов пүчинкәсен нигеҙләгән, шунда тегермән тоткан. XIX гасырның ахырында ул пүчинкә урынына хөкүмәт русларны күчергән. 1917 елга кадәр авылда 2 мәчет булган, базар эшләгән. Сокманда 1762 елда 136, 1923 елда 990, ә 1992 елда 144 кеше яшәгән. 107

Т А Т А Р ТАНСАРЫ (Татарские Тансары) X V I йөзнең икенче яртысында, Казан ханлыгы жимерелгәннән соң нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 35 чакрым көньяк-көнбатышта, Сарсак елгасы буенда урнашкан. XIX йөҙгә кадәр рәсми документларда Деташуран (Дидишуран, Дядишуран) исеме белән теркәлгән, халык телендә Тансар дип аталган. 1886 елдан авылның рәсми исеме Татар Тансары дип языла башлый. Авыл Таңсар (Таңсары, Таңсарый) исемле кешегә бәйле рәвештә аталган булса кирәк. X V I - X V I I йөзләрдә татарларда мондый кеше исемнәре булуы тарихтан мәгълүм. Галим Г. Саттаров «сары» сүзен төсне белдерүпе сыйфат дип аңлата, ягъни таң+сары (сары таң). Ләкин борынгы төрки телдә «сарый» сүзенең бәхетле дигән мәгьнәдә кулланылганлыгы билгеле. Ул очракта «таңсарый» сүзе таң бәхете яки бәхет таңы дигән мәгънә белдерә. 1917 елга хәтле Татар Тансары халкы игенпелек һәм каппык тегү белән шөгыльләнгән. Элек Тансарда бер мәчет һәм бер мәктәп булган. 1762 елда 28, 1926 елда 259, 1992 елда 74 кеше яшәгән.

Т А Т А Р ЧИЛЧӘСЕ (Татарская Чильча) 1926-1927 елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 68 чакрым көньякта, Чилчә елгасы буенда урнашкан. Авыл Түбән Чилпә дип тә йөртелгән. Тел галиме Гомәр Саттаров Чилчә атамаҫын пуаш телендәге «чилече» (тупаҫ) сүзенә бәйләп аңлата. Әмма бу төбәккә чуашларның мөнәсәбәте бөтенләй булмаганга, бу фикер шик тудыра. Татар Чилчәсе Салагыш кешеләре (барлыгы 91 кеше) тарафыннан авыл хужалыгы артеле буларак оештырылган.

108

Кайбер хезмәтләрдә бу авылны XVIII йөздә нигеҙләнгән дип язу дәрес түгел. Бу якларда Чилчә исемле авыллар элек тә булган һәм хәҙер дә бар, әмма алары башка. Бу авылда 1927 елда 92, 1992 елда 67 кеше яшәгән.

Т А Т А Р ШАРШАДЫСЫ (Татарская Шаршада) Әгерже шәһәреннән 61 чакрым көньякта, Шаршады елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Галим Һ.Юсупов Шаршады сүзен, тартык авазларның тарихи тәңгәллегенә нигеҙләнеп, «сарсаз» сүзеннән үҙгәргән дип белдерә. Авыл исемен галим Г.Саттаров чирмеш телендәге «шаршудо» (каз үләне) атамаҫына бәйле дип аңлата һәм бу версиянең хаклыгын Әгерже төбәгендә электән чирмешләр яшәп килүе белән дәлилли. Ә авыл халкында «бу урында элек Кадрәк авылының аучы чирмешләре этләренә эз табарга кушып, «шарь-шарь» («эҙлә» мәгънәсендә) дип кычкырып йөргәннәр, шуннан авыл Шаршады дип аталган» дигән ярымшаян риваять сөйләнә. 1640 елгы архив документында Шаршады елга исеме буларак телгә алынган. Бу факт Г.Саттаровның Шаршады атамаҫын чирмешләргә бәйләп аңлатуын шик аҫтына куя. Чөнки бу төбәктә ул чорда әле чирмешләр бөтенләй яшәмәгән. Авыл иң әүвәл 1813 елда Сарапул өязенең Юрьин һәм Собачкино авылларыннан күчеп килгән руслар тарафыннан нигеҙләнгән. Ләкин Шаршады авылы урнашкан жирләрне алпавыт Тәфкилевләр үзләренеке дип белдерәләр. 1844 елгы мәхкәмә карары буенча Шаршады авылына урнашкан рус крестьяннары элекке жирләренә күчәргә тиешле булалар. Дәүләт Советы да мәсьәләнең асылын ачыклый һәм 1852 елда Тәфкилевләрнең хаклы булуын таный. Халык моның 109

белән килешмичә, Шаршадыда калдыруны үтенеп, патша Николай 1-гә мөрәжәгать итә. Ләкин патша рус крестьяннарын үзләре теләгән башка урынга күпәргә һәм моның өчен таләп ителгән акча белән ярдәм итәргә дигән фәрманын күндерә. Ә крестьяннар моның белән ризалашмыйлар. Әлеге каршылык нәтижәсе» дә Алабуга өязе идарәсеннән житәкпелек килеп аеруча актив крестьяннарны кулга алмакчы була. Әмма Көчек авылы татары Мөхтәсип Мөхәммәтәминев житәкчелегендәге крестьяннар кулга алынуныларны азат итәләр. 1853 елның май аенда, Шаршады авылына Уфа губернасының ике кантонындагы атлы гаскәр китертелеп, крестьяннарның каршылыгы рәхимсез баҫтырыла. Крестьяннарның бер әлеше кулга алына, калганнары көчләп яңа жирләргә (хәҙерге Әгерже районындагы Рус Шаршадысы, Удмуртиянең Алнаш районындагы Шаршада, Кече Пурга районындагы Чельча авыллары урыннарына) күпереләләр. Шаршады авылы чәчелгән жирләре һәм каралты-корылмалары белән алпавыт Тәфкилевләр милкенә күчә. Кызы Өммегөлсемне Шәех-Гали исемле хәрбигә кияүгә биргәндә алпавыт Сәетгәрәй Тәфкилев бирнә итеп Шаршады авылы тирәсендәге урманнарын һәм жирләрен дә бирә. Тәфкилевләр монда үзләренең 200 ләп крепостнойларын күперәләр. Кайбер чыганакларда алар Уфа губернасының Бәләбәй әязеннән күчерелгәннәр дип күрсәтелсә, башка мәгълүматлар буенча Тирсә һәм Нажар авылларыннан 34 крепостной крестьян гаиләсе күперелгән. Шул вакыттан, ягъни 1853 елдан башлап, Шаршады авылында татарлар яши. Кайбер хезмәтләрдә бу авылның нигезләнү вакыты итеп 1857 елны күрсәтү хакыйкатькә туры килми. Шаршады авылы һәм аның жирләре XIX йөздә алпавыт Шәех-Гали Гали-Дәүләт угылы биләмәҫендә булган. 1861 елда Россиядә крепостнойлык бетерелеп, крестьяннар ирек алсалар да, мондагы жирләрнең зур әлеше (6322 дисәтинә) алпавыт кулында калган. 110

Шаршады

авылы мәчете бинасы.

Алпавыт бәйлелегеннән котылгач, чәчүлек жирнең аз һәм начар сыйфатлы (комлы) булуы сәбәпле, Татар Шаршадысы халкының бер әлеше (барлыгы 42 кеше) 1873 елда яңа урынга күчү мәсьәләсен күтәрәләр һәм хөкүмәткә мөрәжәгать итәләр. Күчү әчен Мукшур һәм Яңа Аккужа авыллары арасындагы Ташкомрык елгасы буе сайлана. Әмма үз чорының бюрократик киртәләре яңа урынга күчәргә мөмкинлек бирми. Ә Ташкомрык елгасы буена, 1882 елда руслар күчерелеп, Чаж исемле авыл нигеҙләнгән. 1905 елда алпавыт һәм Шаршады крестьяннары арасында жир мәсьәләсендә зур низаг чыгып, ноябрь аенда авылга 30 кораллы гаскәри китертелә. Халык гаскәриләрне кысрыклап жибәрә. 1906 елның февралендә монда 200 ләп солдат китертелеп, авыл халкын чолгап алалар. Крестьяннарның житәкчеләре кулга алына. Алардан Әсфәндияров Мөхәммәдьяр сөргенгә сөрелә. Шәех-Галиләрнең Шаршадыда утарлары булса да, үзләре, нигездә, Петербургта яшәгәннәр. Мондагы Шәех-Галиләр утарына еш кына кунаклар килгән, мәҫәлән, 1913 елда 111

татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый бер атна булып киткән. Утар бик матур урында урнашкан, анда бакча һәм аллея итеп агаплар утыртылган, йортлары ике катлы, балконлы булган. 4 - 5 мең китаптан гыйбарәт бай китапханәләре, зиннәтле йорт жңһазлары күпләрне сокландырган. Бу байлыклар 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң халык тарафыннан таланган. Тау аҫтында елганы буып күл ясатканнар, күлнең уртасында беседка булган. Ул чорлардан хәзергәпә буа, «Бояр чишмәсе», «Беседка тавы» һәм аллеялы парк калган. Шаршады авылында, нигездә, Гөлсем Сәедгәрәй кызы Шәех-Гали акчасына 1891 елда бик матур, мәһабәт, үзенчәлекле архитектуралы агач мәчет теҙелгән. Мәчетнең манарасыннан гайре әлеше хәҙерге вакытта шактый тузган булса да, исән. Белгечләр билгеләвенчә, архитектура ягыннан Татарстандагы авыл мәпетләре арасында Шаршады авылы мәйетенә тиңнәр юк. Авылда 1860 нны еллардан скипидар-сумала заводы эшләп килгән. Шаршады авылы халкы 1917 елга хәтле, нигездә, игенчелек, урман кисү һәм муннала хәзерләү белән шөгыльләнгән. А в ы л д а электән мәктәп эшләп килгән, 1906 елда өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе анылган. Шаршады авылында 1889 елда 285, 1918 елда 638, ә 1992 елда 505 кеше яшәгән.

ТАШЛЫ (Каменный Ключ) X I X гасыр башында нигеҙләнгән пирмеш авылы. Әгержедән 92 накрым көньяк-көнчыгышта, Ташлы елгасы буенда урнашкан. Авыл исеме чирмешләр арасында Кюян Энер дип тә йөртелгән. 112

Кайбер хезмәтләрдә бу авылның XVII йөздә нигезләнүе турында язылган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Чөнки авылга 1808 елда Бима авылы чирмешләре нигеҙ салганлыгы билгеле. 1958 елда археологлар тарафыннан Ташлы авылында пьянобор культурасына нисбәтле борынгы бизәнгечләр табылган. Авылның чукынмаган мәжүси чирмешләре патша хакимияте дәверендә башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга хәтле Ташлы халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, такта яру һ.б. агач эшләрен башкарган. Авыл XIX йөз ахырыннан 1920 нче еллар ахырына кадәр берничәгә бүленеп, Каменный Ключ № 1, Каменный Ключ № 2, Каменный Ключ № 3 дип яки Большой Каменный Ключ, Малый Каменный Ключ дип, төрлечә аталып йөртелгән. Ташлыда 1811 елда 16 ир-ат, 1919 елда 564 һәм 1992 елда 284 кеше яшәгән. Ташлы исемендәге авыллар Татарстанның Менделеев һәм Баулы районнарында да бар.

ТӘБӘРЛЕ (Табарли) X V I йөзнең икенче яртысында нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 44 чакрым көньяк-көнбатышта, Тәбәрле елгасы буенда, Чаж елгасына якын урнашкан. Риваятьләргә караганда, Тәбәрле авылын нигезләүчеләр (Казан ханлыгы жимерелгәч Саба-Кукмара якларыннан, икенче версия буенча Тирсә алпавытыннан качып) иң әүвәл Кыдырлы авылы урынына төпләнгәннәр. Күпмедер вакыттан соң халыкның бер әлеше Чаж елгасы буена (хәҙерге Тәбәрледән өч чакрым көнчыгыштарак), хәҙер халык телендә «Марс» дип атала торган жиргә урман чистартып урнаша. Аннан калкурак жирдәге «Сулы күпер» дип аталган инеш 113

Тәбәрле авылының икенче мәхәллә мәчете проекты. 1913 ел. дип аталган инеш буена күнәләр. Ул вакытта авыл Ишкилде исемле кешегә нисбәтле рәвештә Ишкилде дип аталган. Бер дәвер ш у н д а яшәгәч авыл хәҙерге урынына, Алабуга-Сарапул почта тракты янына күпкән. X I X йөзнең б е р е н ч е яртысына кадәр авыл рәсми документларда Ишкилде булып йөри, аннары елга исеме буенпа Тәбәрле дип атала башлый. Кайбер хезмәтләрдә авылны XVIII йөздә нигеҙләнгән дип язу нынбарлыкка туры килми. Тел галиме Гомәр Саттаров фикеренчә, Тәбәрле атамасы «табар» (тәбәр, табыр) - су буенда көтү туплап ял итә торган урынны белдерә. Шулай ук «табар» («тәбәр») сүзе борынгы төрки телдә мал, мөлкәт мәгьнәсен дә белдергәнен иҫкәртергә кирәк. Авылга 1829 елда хәҙерге Менделеев районының Иске Бәзәкә авылыннан берникадәр халык килеп өҫтәлгән. Сәяхәтче П.С.Паллас 1773 елның жәендә Тәбәрле авылы аша үткән. Ул, аерым алганда, Тәбәрле урманында үсүпе гөмбәләрнең күп төрле булуына игътибар иткән. 1774 елның яҫәендә Пуганев гаскәре якынлашканда Тәбәрле халкы, кәпләп нукындыралар дип куркып, мал-мөлкәтләре, көнкүреш кирәк-яраклары белән авылдан төньяктарак таулы-чокырлы урман арасына качкан. Бу урын ха114

лык телендә хәҙер дә «Качкын төбәк» дип йөртелә. Баш күтәрүчеләрнең Пугачев житәкчелегендәге төп гаскәре Сарсак-Омгадан килеп, Тәбәрле һәм Сокман аша Алабугага киткән кенә авыл халкы әйләренә кайткан. XIX йөзнең икенче яртысында Тәбәрле авылы янында Бондюг заводына чимал әҙерләү әчен поташ заводы оештырылып, 1892 елга хәтле эшли. Заводның соңгы хужасы - Василий Беляев булган. Авыл халкы 1917 елга хәтле игенчелек, сумала кайнату белән шөгыльләнгән, шулай ук чыпта сугу, капчык тегү һәм сәүдә белән кәсеп иткән. Көмеш һәм жиздән әйберләр, сәгать ясаучы оҫталары булган. Тәбәрленең эре байларыннан Латыйп Вахитовның Тәбәрле һәм Биектау авыллары тирәсендә күп кенә шәхси жир мәйданнары булган. Элек Тәбәрледә ике мәчет булган, мәдрәсә эшләгән. 1910 нчы елларда өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. Иске корылмалардан Тәбәрледә 1884 елда теҙелгән агач мәчет бинасы (совет елларында үҙгәртелгән), 1913 елда теҙелгән агач мәчет бинасы һәм авыл бае, сәүдәгәр Йосыпов Даутның ике катлы: асты - таш, өсте - агач йорты сакланган. Тәбәрледә 1744 елда ир-атлар саны 59 булган, 1914 елда 898, 1992 елда 356 кеше яшәгән. 1720-1725 нче елларда Тәбәрледән алтмышлап кеше башкорт ягына күчеп киткәннәр. Тәбәрле кешеләре 1928 елда Марс авылын нигезләгәннәр.

ТИРСӘ (Терси) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгълүм түгел. Әгерже шәһәреннән 25 чакрым көньякта, Чаж елгасы буенда урнашкан.

115

Бу авылның Мордывый, Нажар, Чишмә һәм Тоба авыллары белән бергә XIII йөз урталарында нигезләнүе турында риваятьләр йөргән. һәрхәлдә, Тирсә авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. 1610, 1640 елларга караган архив документларыннан аңлашылганча, Тирсә авылы иң әүвәл Иж елгасының аръягында, Чаж елгасы тамагына каршы урнашкан булган. Казан ханлыгы яулап алынгач, 1562 һәм 1582 елларда рус патшасы Иван Васильевич исеменнән Тирсә авылын һәм Тирсә волостен, ягьни Тирсә тирәсендәге башка авылларны һәм жирләрне татар морзасы Багыш Яушевка биләмә итеп бирүне белдергән грамоталар тапшырылуы билгеле. Рус документларында Тирсә беренче мәртәбә шул рәвешчә искә алынган. 1610 елгы документта Тирсә өчкә бүленеп Зур Тирсә, Урта Тирсә һәм Кече Тирсә дип аталган. Бу очракта Зур Тирсә Иж елгасы буенда, Урта һәм Кече Тирсә исемендәгеләр Бәркләт елгасы буенда дип күрсәтелгәннәр. Соңгылары исеме аҫтында Көчек һәм Иске Аккужа авыллары күздә тотылган булса кирәк. Димәк, Тирсә исеме элекке порда аерым бер авыл атамасы гына булмыйча, мондагы берничә авылны белдерүче төбәк исеме буларак кулланылган. Борынгы төрки телдә һәм хәҙерге татар теленең кайбер сөйләшләрендә дә «тиреҫ», «тире» сүзләре кире як, төньяк мәгьнәләрен белдергән һәм белдерә. Тирсә исеме дә элекке дәвердә төньяк мәгънәсендә кушылган булуы ихтимал. Чөнки Тирсә төбәге - болгар-татарлар яшәгән иң төньяктагы урыннарның берсе. 1646 елда Яушевлар биләмәҫендә Тирсә волостендәге биш авыл: Тирсә, Нажарбаш, Аккужа, Көчек һәм Әгерже булуы мәгълүм. 1720 елда Котлыгмөхәммәд Тәфкилев кенәз Яушевлардан Нажар авылын сатып алган. 1733 елда Тирсә волостендәге алда әйтелгән авыллар, шулай ук Ушкашар (Биектау), Чишмә, Кибәкшур авылларын жирләре һәм крепостной крестьяннары белән Яушевлардан К.Тәфкилев сатып алган. 116

Тәфкилевләр - тарихта билгеле нәселләриең берсе. Касыйм татарларыниан булган бу нәҫелдән галимнәр, дин эшлеклеләре, хәрбиләр, дипломат-илчеләр һ.б. чыккан. Тарихчылар Тәфкилевләрнең X V I йәздән үк урыс хеҙмәтенә күчкәнлекләрен язалар. Бу нәселнең иң билгеле вәкиле - Котлыгмәхәммәд Мәмәш улы Тәфкилев (1674-1756) сәяси һәм хәрби эшчәнлеген патша Петр I заманында ук башлап жибәрә. 1711 елда Тәркиягә каршы яуда, аннан сәңрак Урта Азия һәм Иран яуларында катнаша. Казагыстанны Русиягә кушуда хәлиткеч рольне уйный. Күпсанлы татар-башкорт күтәрелешләрен бастыруда зур кәч куя. Русия хөкүмәте файдасына кылган хезмәтләре әчен төрле хәрби дәрәжәләр алып, генерал-майор чинына ирешә. Котлыгмөхәммәд Тәфкилев 1756 елда вафат булып, Тирсә авылы зиратында жирләңгән. Аның каберендә ике таш (баш очында зур, аяк очында кечкенәрәк) булганлыгы билгеле. Ташлар хәзергәчә сакланмаган һәм каберенең урыны да мәгълүм түгел. Аның улы Иосыф һәм оныклары да нәселнең хәрби традиңияләрен дәвам иткәннәр. Тәфкилевләрнең гаилә жепләре кырым татарлары, чиркәсләр, казакълар, руслар белән аралашкан. Бу нәселнең кайбер вәкилләре үз ихтыярлары белән христианлыкны кабул иткәннәр. Мөселманлыкны саклаганнары да, рус хеҙмәтендә булу сәбәпле, параллель рус исемнәре кулланганнар. Бу зур нәҫелдән чыккан Сәлимгәрәй Тәфкилев 18621885 елларда мөфти булып торган. Югарыда аталган авыллар һәм Тоба, Балтач, Мордывый авыллары да Тәфкилевләр биләмәсендәге крепостной жирләр булган. Бол ар дан тыш Тәфкилевләр С.Фитонов белән бергә 1758 елда Олы Баржы елгасы буенда Бакыр заводы төзергә рөхсәт алалар. 17591760 елларда дүрт мичле бакыр эшкәртү заводы тәзелә. Якын-тирәдәге 12 бакыр руднигын сатып алалар. Аларда, нигездә, Тәфкилевләрнең крепостнойлары эшли. Елына 450 пот чамасы бакыр эшкәртелә. Әмма завод зур файда китерә алмый һәм 1798 елда эшләүдән туктый. Тәфкилевләрнең Алабуга өязе Тирсә волостендәге биләмәләрендә 42915 дисәтинә гомуми жир мәйданы булган. Иж елгасының аръя117

гындагы калын урманнар, күлләр-инешләр һәм әрәмәләр дә алар милкендә торган. Архив документларыннан күренгәнчә, Тәфкилевләрнең жир сатып алу турындагы документларының берсендә дә жирнең төгәл мәйданы күрсәтелмипә, якынна чикләре генә билгеләнгән. Биләмәләр карталарга тәшерелмәгән. Шул сәбәпле Тәфкилевләр һәм аларның биләмәләренә пиктәш башка авыллар арасында жир чикләре һәм аерым мәйданнарга хокук мәсьәләсендә даими суд-хәкем эшләре булып торган. Мәҫәлән, Көпек, Аккужа, Иж-Бубый, Баржы, Салагыш, БарЖы-Пельга авыллары белән хөкемләшүләре мәгьлүм. Тәфкилевләр, хокуклары күбрәк булганга, суд эшләрендә еш кына жиңеп чыкканнар. Алар еш кына пит жирләрне үзләренеке итеп яздырганнар һәм биләмәләрен арттыра барганнар. Аларның бу гаделсезлекләре белән килешмәгән жирле халык һәм Тирсә волостенең крепостной крестьяннары әледән-әле алпавыт Тәфкилевләргә каршы баш күтәреп торганнар. Тирсә, Чишмә, Нажар, Балтач, Мордывый, Кибәкшур авылларындагы крестьяннарның беренпе восстаниеләре 1742-1744 елларда булган. Бу вакытта крестьяннар һәртөрле салымнар түләүдән туктап, хәрби гаскәрләр оештырганнар, алпавыт приказчиктарын куганнар. 1742 елның кәҙендә Чишмә һәм Нажар авылларына баш күтәрүпеләрне бастыру өчен хөкүмәт гаскәре китертелә. Канкойгыч сугышта хөкүмәт гаскәре жиңелә. 1743 елның гыйнварында тагын да зуррак махсус хәрби кәпләр китертелеп, һәр авылга кертеләләр һәм 1744 елның жәендә баш күтәрүчеләрнең төп әлеше баҫтырыла. Оештыручылары кулга алынып, жәзага тартылалар. Калганнары урманнарга качып, шуннан һөжүмнәр ясап торалар. 1764 елда Тирсә волосте крестьяннары тагын баш күтәрәләр. Тирсә авылының крестьяны Гали Әмир улы баш күтәрүпеләрнең житәкнеләреннән берсе була. Аларга Тәфкилевләрдән күп кыенлыклар күргән удмуртлар да кушыла. Яңа китертелгән хөкүмәт гаскәрләре белән баш күтәрүчеләр арасында 1767 елга кадәр бәрелешләр булып тора. 118

1773 елда, пугачевчылар бу тирәләргә килгәнче үк, Тирсә крепостнойлары баш күтәреп, үзләренең сугышчан гаскәрләрен оештыралар, алпавыт Тәфкилев утарын туздырып, үзләре хакимлек итәләр. Алпавытлар утары яндырыла, шул янгында Тәфкилевләр нәселенең бай архивы да юкка чыга. Тоба авылының Габделжәлил Сөләйманов Тирсә волостенең полковнигы була һәм меңгә якын кешелек зур крестьян гаскәрен житокли. Аның идарәсендәге гаскәр 1774 елның маенда хөкүмәт гаскәрләренә каршы аяусыз сугышса да, жиңелә. Габделжәлил Сөләйманов кулга алына һәм, Казан яшерен комиссиясе карары буенча, 26 майда Тирсә авылында астырыла. Тирсә авылы крестьяны Юскәй Кудашев та отряд оештырып, Ижевск заводын яулап ала, завод идарәсен тарата, эшләүче крестьяннарны азат итә. 1774 елның июнь аенда Е.Пугачев үз гаскәре белән бу тирәләргә килеп житә һәм Әгерже, Тирсә, Сарсак-Омга, Тәбәрле, Сокман авыллары аша Алабуга тарафына юнәлә. Бу маршрут кайбер хезмәтләрдә Баржы-Омга авылы аша үткән итеп ялгыш күрсәтелә. Чөнки Пугачевның төп гаскәре Сарапул-Алабуга тракты буенча узган. Ә ул тракт нәкъ Әгерже-Тирсә-Сарсак-Омга-Сокман авылларыннан үткән. Тәфкилевләрнең күп кенә элекке крестьяннары пугачевчыларга кушылып, Казанга яуга китәләр. Төбәгебездә Тәфкилевләргә нисбәтле биләмәләр XIX йөзнең беренче яртысында шул ук нәселне дәвам иткән оныклары карамагында булган. Ягъни, бу чорда Тирсә, Мордывый, Нажар, Тоба, Чишмә, Биектау, Иске Балтач, Шаршады авылларындагы жирбиләүчеләр Юнысов, Якупов, Моратов, Алкин, Биглов, Чанышев, Бикмаев, Чыңгыз, Шәех-Гали, Халитов һ.б. фамилияләр белән мәгълүм. Шунысы да игътибарга лаеклы: Тирсә авылының төп халкы казан татарлары булса да, Тәфкилевләрнең башка төбәкләрдәге крепостной крестьяннары монда, ә мондагылары читкә күчерелеп торганнар. Мәҫәлән, XVIII йөздә Тәфкилевләрнең Тирсәгә Бәләбәй һәм Касыйм өязләрендәге кре119

Тирсә мәчете. постнойларын күчерүләре билгеле. Шул ук в а к ы т т а Т и р с ә крестьяннары Бәләбәй өязенә күпләп күперелгәннәр. А л п а в ы т крестьяннарын даими рәвештә бер биләмәдән икенпесенә күнерүләр X I X йөзнең урталарына кадәр дәвам итеп килгән. Шунлыктан Тирсә авылы һәм Тәфкилевләр биләмәҫендә булган авыллардагы халыкның этник составы үзенчәлекле. Тирсә авылында гаять үзенчәлекле архитектурага ия булган зур таш мәпет теҙелгән. Аның манарасы 41 метр биеклектә булган. Халык арасында сөйләнә торган риваятьләргә караганда, Тирсәдә мәчет төзү өчен губерна идарәсендә ялгыш Юськи авылында (хәҙерге Удмуртиянең Завьялово районында) теҙелергә тиешле чиркәү проекты жибәрелгән. Ләкин аның кайчан төзелүе тәгаен мәгълүм түгел, документлары сакланмаган. XX йөз башында ук Вятка губерна идарәсе мәчетнең кайчан һәм кем проекты буенча төзелүен ачыкларга омтылса да, тиешле нәтижәләргә ирешелми. Фәкать XX йөз башында Тирсә халкы арасында мәһабәт мәчет бинасын Сәлимгәрәй мөфтинең әнисе Зөләйха бикә ( 1 7 8 6 1842) төзеткән дигән сүзләр йөргәнлеге билгеле. XIX йөз урталарында теҙелгән дигән хәбәрләр дә бар. һәрхәлдә, Тирсә мәчете XIX йөзнең I яртысында теҙелгән булса кирәк. Тирсәнең мәһабәт тарихи мәпете бинасы 1991 нпе елда шартлатып жимертелде. Риваятьләргә караганда, мәчетнең аҫтында морза Тәфкилевләрнең яшеренү урыны булган. Тирсә алпавытының крепостной крестьяннары XVIII йөздә яшерен рәвештә мылтык ясап, Урта Азиягә сатканлыкла120

ры билгеле. Монда 1803 елда күкерт-шырпы, пыяла һәм кирпеч, поташ заводтары оештырылган. Тирсә авылы крестьяннары 1917 елга хәтле алпавыт Тәфкилевләрнең шул заводтарында эшләгәннәр, иген иккәннәр, мунчала һәм сумала хәзерләгәннәр, тире эшкәртеп күн ясаганнар, күн аяк киемнәре теккәннәр, ат арбалары һәм чаналары ясаганнар, тимерчелек белән шәгыльләнгәннәр, киез итек басканнар һ.б. хезмәтләрне башкарганнар. 1849 елның 21 апрелендә Тирсә авылы тимерчелегеннән ут чыгып, 58 хужалык, шул иҫәптән алпавыт утарлары да, кәчле янгында харап булган. Тирсә авылында 1893 елдан рәсми теркәлгән Аучылар жәмгыяте булган. 1909 елда авылда зур янгын булып, 19 хужалыкның каралтылары янып юкка чыккан. Тирсә авылы 1918 елга кадәр волость үҙәге булып торган. Анда 1815 елда ачылган мәдрәсә эшләп килгән, мәктәп булган. 1882 елда земство тарафыннан башлангыч мәктәп ачылган. Жәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гасыйм Гата улы Мансуров (1894-1955) һәм шагыйрә Заһирә Гали кызы Байчурина (1890-1977) тумышлары белән Тирсә авылыннан. Тирсә авылында XVII гасыр уртасында 40 хужалык һәм алардагы ир-атлар саны 130 дан артык булган, 1923 елда 1036, ә 1992 елда 1438 кеше яшәгән. Тирсә авылының көнбатыш тарафындагы зиратында Урмыбакты угылы Тукбулатка 1679 елда куелган борынгы кабер ташы сакланган. Бу кабернең иясе - Тирсә волосте алпавытлары Яушевлар белән жир очен низаглашкан кешеләр арасында 1656,1661 һәм 1666 еллардагы архив документларында Тукбулат Уразбахтин (Унурбахтин, Нурбахтин) рәвешендә исеме язылган шәхес.

121

ТОБА (Туба) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгьлүм түгел. Әгерже шәһәреннән 30 чакрым кәньякта, Иж елгасы буенда урнашкан. Тел галиме Г.Саттаров «тоба» сүзен елганың тирән сулы, чоңгыллы урынын белдерә дип яза. Тоба авылы Тирсә, Чишмә, Мордывый һәм Нажар авыллары белән бер порда - XIII йөздә болгарлар тарафыннан нигеҙләнгән дигән риваять сакланган. Тагын бер риваять Иске Аккужа авылын язган урында бирелде. Шулай ук X V I I гасырда нигезләнүе турындагы мәгълүмат бар. Тоба авылы 1640 елгы архив документларында теркәлгән. Тоба авылы һәм аның жирләре озак вакытлар Тирсә волостендәге башка авыллар белән бергә алпавыт Тәфкилевләр биләмәҫенә кергән. Тоба халкы Тирсә волостендә крепостной изүгә каршы күтәрелгән восстаниеләрдә катнашкан. 1773 елда, нәүбәттәге баш күтәрүләре вакытында, Тирсә волосте крестьяннары хакимлекне үз кулларына алалар. Тоба авылы кешесе Әбжәлил Сөләйманов Тирсә волосте полковнигы һәм крестьяннардан оешкан зур гаскәрнең житәкчесе була. Аның карамагындагы гаскәр 1774 елның 11 маенда хөкүмәт гаскәренә каршы канкойгыч сугышта жиңелә. Баш күтәргән жирле халык шул ук елның июнендә бу тирәләргә килеп житкән Пугачев гаскәренә кушыла. Тоба авылы крестьяннары XIX йөз урталарында морза Тәфкилевләр токымыннан Фатыйма бикә Бикмаева һәм Хәдичә бикә Педисованың крепостнойлары булганнар. Игенчелек һәм балык тоту, агачтан мебель ясау белән шөгыльләнгәннәр. Тоба авылында 1914 елда Алабуга өяз земствосы тарафыннан мәктәп ачылган. Тоба авылында 1917 елга кадәр бер мәчет булган. 1858 елда 157, 1923 елда 420, ә 1992 елда 84 кеше яшәгән. 122

Тоба авылы зиратында Багыш Исәнкилде угылына 1676 елда куелган борынгы кабер ташы бар. Бу - Әгерже районында хәзергәчә сакланган иң борынгы кабер ташы. Татарстанның Түбән Кама районында да Тоба исемле авыл бар.

ТӘРДӘЛЕ (Турдали) Татар авылы буларак нигеҙләнгән. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел, һәрхәлдә, Тәрдәлегә ыҙандаш Кырынды авылыннан әүвәлгерәк дигән хәбәрләр бар. Ә Кырынды авылының нигезләнү вакыты турында ике төрле мәгълүмат бар: XVII йөзнең беренче яртысы һәм XVIII йөз башы. Төрдәленең исеме 1640, 1685 елгы архив документларында очрый. Тәрдәле сүзе, авыл халкы аңлатуынча, таулар белән терелгән дигәнне белдерә. Тәрдәле авылы Әгержедән 50 чакрым көньякта, Тәрдәле инеше буенда урнашкан. Бу урында элек удмуртлар яшәгән дигән фикерләр дә бар. Авыл башта ике әлештән, ягъни ике кечкенә авылдан гыйбарәт булган. Элегрәк инешнең бер ягындагы авыл Ерган Чишмә, икенче яктагысы инеш атамасы буенча Тәрдәле исемнәре белән йөртелгәннәр. 1795 елдан бу ике атама берләштерелеп, Тәрдәле исеме белән генә теркәлгән. Кайбер борынгы рус документларында авылның исеме «Дюрдали» рәвешендә дә очрый. 1850-1860 нчы елларда Тәрдәле авылына Глазов өязенең Быков волостеннән берничә рус гаиләсе килеп урнашкан. Тәрдәле авылында берничә гаилә XVIII йөз ахырыннан рәсми документларда чукынган «яңа керәшеннәр» дип йөртелгән. Әмма аларның православие диненә мөнәсәбәтләре һәм язмышлары Кырынды авылы татарларыныкы кебек үк булган. Алар да һәм Төрдәленең мөселман татарлары да Кырынды халкы белән бергә керәшен дип йөртелүгә һәм Кырындыдагы чиркәү теҙелешенә киҫкен каршы булганнар, мо123

ңа бәйле вакыйгаларның эчендә кайнаганнар. 1905 елда алар рәсми рәвештә мәселманлыкка кайтканнар. Шул ук елда авылда рәсми рөхсәт белән татар мөселман мәктәбе дә ачылган, 1906 елда мәчет теҙелгән. Төрдәле авылы крестьяннарының Пугачев дәверендә хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәшкәнлекләре билгеле. 1909 елда Төрдәле һәм Кырынды авылларында зур янгын булып, барлыгы 32 хужалык зарар күргән. 1917 елга кадәр Төрдәле авылында бер мәчет булган. Кырынды авылына ыҙандаш булуы сәбәпле, икесе бер авыл дәрәжәсендә булганга, 1950 нпе еллар башыннан Төрдәле авылы Кырындының бер әлеше булып иҫәпләнә һәм рәсми рәвештә шул исем аҫтында йөртелә дә. 1744 елда Төрдәледә ир-атлар саны 25 булган, 1897 елда 657 кеше, 1918 елда 932 кеше яшәгән. Төрдәле татарларыннан 18 хужалык (72 кеше) 1923 елда Тукай авылын, 32 хужалык (148 кеше) Йолдыз авылын, шул ук авыл руслары исә 1922 елда Наратлы Күл (Сосновоозерская) авылын оештырганнар.

ТУКАЙ 1923 елда нигеҙләнгән авыл. Әгержедән 45 накрым көньякта, «Карамалы елга» исемле инеш буенда, Иж елгасына якын жирдә урнашкан. Авылны Төрдәле һәм Чишмә (Хороший Юнон) авылы татарлары нигеҙләгән. Башлангыч дәвердә исеме Карамалы Елга (Вязовой Клюн) дип йөртелгән. Анда Кырындыдан күпкән руслар да яшәгән. Авылның бер әлеше халык телендә Чапай дип йөртелә. 1924 елның апрелендә Әгерже кантон идарәсенең рәсми карары белән Карамалы Елга авылының исеме «Мәржани» дип үзгәртелсә дә, бу карар гамәлгә ашып житмәгән булса кирәк. 124

Монда 1926 елда 83 татар, 31 рус кешесе, 1992 елда 93 кеше яшәгән. 1920-1930 нчы елларда нигеҙләнгән Тукай исемле татар авыллары Татарстанның Аксубай, Кама Тамагы, Менделеев, Спас, Нурлат, Чирмешэн районнарында, Башкортстанда, Пенза һәм Оренбург әлкәләрендә дә бар.

ТҮБӘН КӨЧЕК (Нижнее Кучуково) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым көньякта, Бәркләт елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Көчек авылының нигезләнүе турында жирле халыкта төрле риваятьләр бар. Аларның берсендә бер байның тугыз улы булуы, шулардан кечесе Көчекнең бу авылны нигезләве турында сөйләнә. Авылга исем аның хөрмәтенә бирелә. Ә калган туганнары Тугызбуй якларындагы Сләк, Иҫәнбай, Үтәгән, Девятернә һ.б. авылларны нигезләгәннәр диелә. Икенче риваять буенча өч бертуганның Аккужа, Көчек һәм Баржы авылларына нигеҙ салулары хәбәр ителә. Авыл халкында сөйләнә торган өченче риваятькә караганда, XVIII йөз башларында бу тирәләргә Нократ татарларыннан өч бертуган килгәннәр. Аларның өлкәне - Шыкшыбы исемлесе - Иске Аккужа авылын, уртанчы - Сыгашан исемлесе - Тоба авылын нигезлиләр. Ә кече энеләре Шаһи Бәркләт елгасы буенда төпләнә. Кече энеләре хөрмәтенә бу авыл Кечек-Көчек дип атала. (Иске төрки-татар телендә «кече» мәгьнәсендәге сүз «кечек» дип әйтелгән һәм язылган.). Уртанчы туганнары начар холыклы булган һәм ул Нажар авылын нигеҙләгән дип сөйләүчеләр дә бар. Авылның бер әлешенә Нократ ягындагы Кистем авылыннан килеп төпләнүчеләр турында да сөйләнә. Галим Г.Саттаров язуынча, Көчек (эт мәгънәсендә) элеккеге чорда кеше исемен белдергән. Мондый исемдәге авыл125

лар Татарстанның Балтач һәм Кукмара якларында, Башкортстанда һ.б. якларда да булган һәм бар. Кайбер хезмәтләрдә Көчек авылы 1722 елдан билгеле дип күрсәтелсә дә, авыл күпкә борынгырак. һәрхәлдә, Көпек авылы Казан ханлыгы норында ук нигеҙләнгән булса кирәк. Чөнки, 1562 һәм 1582 елгы архив документларыннан күренгәнпә, Көпек авылы татарлары Тирсә волосте авылларына хужа булган алпавыт Яушевларга ясак түләп торганлыклары билгеле. Көчек авылы моннан соңгы 1593, 1605, 1622, 1648 һ.б. еллардагы документларда да телгә алынган. 1622 елгысы Шихсуб (Шәехсуфый, Шаһийосыф - ? ) Шыгасан (Шәеххәсән, Шаһхәсән -?) улы исеменә язылган. Авыл халкында сөйләнә торган риваять буенча Көчекне нигезләүче агай-энеләрнең берсе Сыгашан исемле булган. Риваятьтәге Сыгашанның документта теркәлгән Шыгасаннан, ә Шыкшыбының Шихсубтан үҙгәреп, халык хәтерендә йөргән булуы бик тә мөмкин. Шулай ук 1713 елда Багыш Иштирәк улы исеменнән патша Петр I гә «нелобитная» язылганлыгы да билгеле. 1818 елның жәендә Көчектә янгын ныгып, 47 йорт-каралты зур афәттән зарар күргән. Көпек авылында 1790 елда ачылган мәдрәсә эшләп килгән. 1917 елга хәтле өч мәчет һәм ике мәдрәсә булган. 1910 нчы елларда әяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. Авыл зиратында XVII йөзнең соңгы чирегенә нисбәтле борынгы кабер ташы бар. Әмма язулары юк. Көнекнең мәшһүр байларыннан Хәйдәр Саттаровның XX йөз башында төзелгән ике катлы йорты сакланган. Көпек һәм Иске Аккужа крестьяннары 1863 елда Яңа Аккужа авылын нигезләгәннәр. Соңрак, 1922 елда, Көпек халкының бер әлеше күпеп Бәркләт-Авыл (Әрем) һәм 1929 елда Яңавыл авыллары оештырылган. 1917 елга хәтле Көчек халкы игенчелек, урман кисеп сал агызу, мунчала хәзерләү, киез итек басу, тире иләү һәм сәүдә белән шөгыльләнгән.

126

1858 елда Көчектә 1063, 1924 елда 1861, 1992 елда 111 кеше яшәгән. Рәсми кәгазьләрдә электән алып 1950 нче еллар башына кадәр авыл икегә бүленеп, Югары һәм Түбән Көчек дип тә йөртелгән. 1919-1920 нче елларда Яңа Көчек (Новокучуково) дип тә язылган. Совет хакимияте дәверендә Югары Көчек «Чулпан» исеме белән дә аталган. 1950 нче еллар башыннан рәсми рәвештә авыл тулаем Түбән Көчек дип, ә халык телендә Көчек дип йөртелә.

УРАЗАЙ Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 68 чакрым көньякта, Әжәү (Азевка) елгасы буенда, Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан. Авылга Уразай атамасы шул исемдәге кешегә нисбәттә кушылган. Элекке рәсми документларда авыл исеме Кече Салагыш (Малые Салауши) рәвешендә дә йөртелгән. Кайбер хезмәтләрдә Уразай авылы 1722 елдан билгеле дип язылса да, ул борынгырак булса кирәк. Галим М.Әхмәтжанов тарафыннан Салагыш авылында теркәп алынган риваятькә караганда, Уразай, Салагыш, Ямурза һәм Баржы авылларына X V I I йөз башларында Нократ татарларыннан Дәнчура исемле тарихи шәхес токымы нигеҙ салган. Бу авылда туып-үскән галимә, археограф һәм текстолог Зәйнәп Габделжәмил кызы Максудованың (1898-1980) истәлекләре дә кызыклы. Максудовларның нәҫел шәжәрәсе буенча, элекке бабалары 1552 елга хәтле Казан шәһәрендә яшәгән затлы катлаудан булган. З.Максудова хәтирәләре буенча, 1908 елда Уразайда әтисенең бай китапханәсен янгын юкка чыгарган. Китаплар арасында уйгур язулы гаять борынгы яҙмалар да булган.

127

Уразай халкы 1917 елга кадәр игенчелек, сумала кайнату һәм сәүдә белән шөгыльләнгән. Авылда электән үк мәктәп эшләгән, мәчет булган. Авылда 1859 елда 220, 1919 елда 774, 1992 елда 257 кеше яшәгән. Уразай исемле авыллар Татарстанның Кукмара, Азнакай һәм Актаныш районнарында, Удмуртиянең Сюмси районында да бар. Уразай авылының 12 хужалыгы 1926 елда Куянлы авылын нигезләгәннәр.

ҮТӘГӘН (Утяганово) Татар авылы. Кайпан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 85 накрым кәньяк-көнпыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме Үтәгән атлы кешегә нисбәтле булса кирәк. Авыл халкындагы риваятьләргә караганда, авылны нигезләүчеләрдән Тутай улы Үтәк исеме билгеле. Үтәгән сүзе шуннан чыккан дигән фараз да бар. Риваятьләр буенча Үтәгән авылын Иске Сләк кешеләре нигеҙләгән. Кайбер мәгълүматлар авылның XVII йөз ахыры - XVIII йөз башында нигезләнүен белдерә. Ләкин Үтәгән авылы әүвәлгерәк булырга тиеш. Чөнки X V I - XVIII гасыр рус хөкемдарлары Иван Грозный, Борис Годунов, Иван Алексеевич, Петр I һәм Анна Ивановна тарафыннан бирелгән грамоталар XIX йөз ахырында Үтәгән халкы кулында сакланганлыгын белдергән мәгълүматлар бар. Халыкта сакланган риваятьләргә караганда, Үтәгән авылы XV йөздә нигеҙләнгән. Үтәгән авылында электән бер мәктәп һәм мәдрәсә эшләгән. XX йөз башында өяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган.

128

1917 елга хәтле Үтәгән авылы халкы, нигездә, игенчелек белән шәгыльләнгән. Авылның эре жирбиләүчеләреннән Нурмәхәммәт Хәйбуллин, Дәлалетдин Мәэминов, Садыйк Гәрәевләрнең исемнәре билгеле. Үтәгәндә элек бер мәчет булган. Авылда 1859 елда 475, 1921 елда 1340, 1992 елда 410 кеше яшәгән. Үтәгәнлеләр 1924-1925 елларда Алга исемле авылны нигезләгәннәр.

ЧӘЧКӘ (Чачка) 1920 нче елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 89 чакрым көньякта, Әжәү (Азевка) елгасы буенда урнашкан. Чәчкәдә 1926 елда 129, 1992 елда 10 кеше яшәгән.

ЧИШМӘ (Чишма) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Тик шулай да, X I X йөз ахырындагы мәгьлүматларга караганда, ул чорда авыл халкы Чишмәне Тирсә волостендәге иң борынгы авыл дип белдергән. Ә Тирсә волосте, мәгълүм булганча, Казан ханлыгы дәвереннән үк билгеле. Әгерже шәһәреннән 31 чакрым көньякта, Чаж елгасына 2 чакрым якынлыкта урнашкан. Авылны кайбер хезмәтләрдә XVIII йөздә нигеҙләнгән дип күрсәтү чынбарлыкка туры килми. Авылның исеме тарихи документларда Иске Чишмә дип очрый, халык телендә Крестьян Чишмәсе дип тә йөртелә. Чишмә авылы һәм жирләре X V I гасырдан 1730 нчы елларга кадәр озак вакытлар татар морзалары Яушевлар, аннан соң 1861 елга кадәр Тәфкилевләр биләмәҫендә булган.

129

Тарихчылар язуына караганда, Котлыгмөхәммәт Тәфкилев Чишмә авылы крестьяннарын, хөкүмәт указыннан тыш, фәкать үз ихтыяры бёлән крепостнойлыкка язып куйган. 1734 елда Чишмә авылының 41 ир-аты Тәфкилевләр крепостное итеп яздырылган. Шунлыктан пишмәлеләр Нажар халкы белән берлектә 1720-1740 нчы елларда күпләп читкә күчеп киткәннәр. Мәҫәлән, 1720-1725 нче еллар эчендә генә Чишмәдән кырыклап кеше читкә киткәнлеге билгеле. Чишмә авылы халкы еш кына алпавытларга каршы күтәрелгән. Чишмәлеләр 1742-1774 еллар арасында Тирсә волостендә булып узган крестьян күтәрелешләрендә актив катнашканнар. 17421744 нпе елларда баш күтәрүчеләрнең житәкчеләреннән берсе - Кимәй Заһит улы булган. 1742 елның кәҙендә баш күтәрүчеләр хөкүмәт гаскәрләрен Нажар һәм Чишмә авылларына кертмиләр. Крестьяннар каршылыгы фәкать 1744 елның жәендә генә сындырылган. 1764-1767 еллардагы Тирсә волосте крестьяннарының күтәрелешендә башлыкларның берсе Чишмә авылының Ибраш Исәнәй улы булган. 1773-1774 елгы крестьян күтәрелешләрендә дә пишмәлеләр бу төбәктәге ялкынлы вакыйгалар үҙәгендә булганнар. XIX йөз урталарында Чишмә авылы крестьяннары Тәфкилевләр һәм алар токымыннан булган Фатыйма бикә Бикмаева, Хәдипә бикә Педисоваларның крепостнойлары булганнар. Чишмә авылы зиратында 1677 елда Сармөхәммәд Бакай угылына куелган борынгы кабер ташы сакланган. Чишмә авылы халкы 1917 елга хәтле игенчелек белән шәгыльләнгән. Шулай ук кайры хәзерләү, бүрәнә ташу белән дә кәсеп иткәннәр. 1917 елга кадәр Чишмә авылында бер мәчет булган. 1698 елда 85, 1923 елда 306, ә 1992 елда 27 кеше яшәгән. Чишмә исемле авыллар Татарстанның Актаныш, Мөслим, Нурлат районнарында да бар.

130

ЧИШМӘ (Хороший Ключ) Татарлар нигеҙләгән авыл. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел, һәрхәлдә, 1640 елда бу авыл булган. Әгержедән 48 чакрым көньякта, Иж елгасына 3 чакрым арада урнашкан. Татарлар арасында исеме Чишмә буларак, ә русча документларда Хороший Ключ дип йөртелгән. Тирсә ягындагы Чишмә авылы белән бутамаҫ әчен Тәрдәле Чишмәсе дип тә йөрткәннәр. Документларда 1640,1780 нче елларда авылның бер әлеше, инеш исеменә мөнәсәбәтле рәвештә, Туба (Тоба) дип язылган. (Бу - Тирсә ягындагы Тоба авылы белән бутау түгел, чынлап та аерым бер атама.) 1795 елдан башлап авылның ике атамасы берләштерелеп, русча документларда Хороший Ключ исеме белән генә язылган. Тик шулай да Тоба дигән атамасы X I X йөз урталарында да ара-тирә кулланылган. 1850 елда Чишмә авылына Сарапул өязенең Ярумсово (Ярумңево) авылыннан ике рус гаиләсе дә күчеп урнаша. XIX йөздә бу авылда Кузьма Лихачевның күн эшкәртү заводы булган. Чишмәлеләр элек каен тузыннан тубал һәм тырыс ясау оҫталары булганнар. 1744 елда Чишмә авылында ир-атлар саны 14 булган, 1918 елда 331 кеше, ә 1992 елда 77 кеше яшәгән. 1920-1930 нчы елларда Чишмә авылы рәсми кәгазьләрдә берничә аерым торак пункт: Хороший Ключ, Зур Чишмә хуторы, Түбән Чишмә, Югары Чишмә исемнәре белән дә язып йөртелгән. Татарстанның Актаныш, Мөслим, Нурлат районнарында Чишмә исемле авыллар бар.

131

ЯМУРЗА (Ямурзино) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. X V I йөздә нигеҙләнгән дигән мәгълүматлар бар. Әгержедән 65 чакрым көньякта, Әж;әү (Азевка) елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме Жднморза атлы кешегә нисбәтле булса кирәк. Татар телендәге иске архив документларында авылның исеме шул рәвешчә - Ңанморза дип теркәлгән. Галим М.Әхмотжанов тарафыннан Салагыш авылында язып алынган риваятькә караганда, Ямурза, Салагыш, Баржы һәм Уразай авылларына XVII йөз башында Нократ татарларыннан Жәнчура исемле тарихи шәхеснең токымы нигез салган. XVIII йөзнең икенче яртысында Ямурза авылының азчылык бер әлеше көчләп чукындырылган булып, рәсми документларда православие динендә дип теркәлгәннәр. 1782 елда андыйлар 11 кеше, 1864 елда 47 кеше булган. Алар, мөселман-татар гореф-гадәтен турылыклы саклап, татар исемнәре белән йөргәннәр. Фәкать хәкүмәтнең рәсми документларында гына исемнәре русча күрсәтелгән. Анда да, еш кына, рус исемнәренең реаль нигеҙе булмаганлыктан, параллель татарпа исемнәре дә язылган. Бу факт көчләп тагылган ят исемнәрнең, шуның белән бергә ят диннең дә жирләшеп китә алмавына ачык дәлил. Россиядә барлык «яңа керәшеннәр» дип иҫәпләнгән татарлар арасында 1860-1870 нпе еллардагы мәселманлыкка кайту, үзләрен хәкүмәтнең документаль рәвештә мөселман дип тануын таләп иткән хәрәкәт жәелгән порда Ямурза авылының «яңа керәшен» дип йөртелгән әлеше дә рәсми рәвештә Ислам диненә кайтканнар. Хакыйкатьтә аларның «керәшенлек»ләре документаль һәм формаль гына булып, алар үзләрен һәрвакыт мөселман дип исәпләгәннәр. Ямурза авылында электән үк мәктәп эшләп килгән. Ямурзада 1889 елда 276,1919 елда 454, 1992 елда 262 кеше яшәгән. 132

ЯҢА А К К У Ң А (Ново-Аккузино) 1864 елда Иске Аккужа һәм Көчек авыллары крестьяннары нигеҙләгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым көньяк-көнбатышта, Шөшле елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме «ак» һәм «хужа» сүзләре кушылып ясалган. Авыл эченнән агучы елга шөшлегә охшаш булганлыктан монда авыл корылганчы ук Шөшле исеме белән аталган. Шул сәбәпле авыл баштарак «Шөшле (Чөшле) пүчинкәсе» исеме белән йөртелгән һәм халык телендә хәҙер дә Шөшле дип йөртелә. Авылның оешу тарихы.түбәндәгечә. 1859 елда Көчек һәм Иске Аккужа авылларының Тирсә алпавытлары белән бәхәсле жирләренә ыҙан бүлү үткәрелә. Нәтижәдә, Иске Аккужа авылының ике зур чәчүлек басуы һәм болыннарының бер әлеше Тирсә алпавытлары Тәфкилевләргә, бер басулары Көчеккә күчерелә. Алмашка хөкүмәт карамагында булган, Шөшле елгасы буендагы урман бүлеп бирелә. Бу мәйдан 25 чакрымга сузылган бик калын урман булган. Шөшле пүчинкәсенә барлыгы 77 хужалык (күпчелеге Иске Аккужадан, ә беразы Көчектән) күчәргә карар кылынган. Иң башлап күчүчеләр 1864 елда урман чистартып урнашканнар. Күчү акрын һәм авырлык белән барган. Иске Аккужа авылы мулласы Батырша Гаделшин яңа урынга күчүгә каршы булып, халыкка фатихасын бирмәгән. Ул ата-баба нигеҙен, алар жирләнгән зиратны, шулай ук мәчетне калдырып китүне хупламаган. Янгын чыгып Яңа Аккужага иң әүвәл күчүчеләрнең каралтылары вәйран булган. Шуннан соң, мулланың ризалык бирмәвен дә искә алып, кире кайтучылар да булган. 1866 елның кәҙенә күчәргә тиешле 77 гаиләнең кырыгы гына яңа авылга урнашкан. Күчкәч тә Иске Аккужадагы элекке жирләрен югалтасы килмичә, законга каршы барып, шул жирләрне Рус Шаршадысы крестьяннарына сатучылар булган. 1869 елда да 17 гаилә Иске Аккужага әйлә-

133

неп кайткан. Шулай итеп, Яңа Аккужа авылына күпеп төпләнү вакыйгалары ун ел чамасы дәвам иткән. 1885 елда Яңа Аккужа авылында Алабуга земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе анылган. Анда галим Мөхетдин Корбангалиев (тумышы белән Биектау авылыннан) берникадәр укытучылык иткән. 1917 елга кадәр Яңа Аккужада бер мәчет булган. Элекке чорда бу авыл халкы игенчелек белән шәгыльләнгән. Шулай ук чабата үреп, Минзәлә ярминкәсенә сәүдә белән йөргәннәр. Яңа Аккужа авылында 1889 елда 528,1926 елда 1027,1992 елда 354 кеше яшәгән.

ЯҢАВЫЛ (Янга-аул) Көчек авылы кешеләре тарафыннан 1929 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым көньяк-көнбатышта, Бәркләт елгасы буенда урнашкан. Авылга беренпе күпеп килеп урнашучылар: Вәжетдин Минһажев, Имаметдин Имаметдинов, Шәех Галимов. Анда 1992 елда 347 кеше яшәгән. Башкортстанда Яңавыл исемле торак пункт бар һәм Удмуртиянең элекке Кулигин районында шул ук исемдәге авыл булган.

ЯҢА БӘЗӘКӘ (Новые Бизяки) Яңа авыл кору өчен 1879 елда билгеләнгән урында 1884 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 45 накрым көньяк-көнбатышта, Уса елгасы буенда урнашкан. Яңа Бәзәкәнең 1870 елда нигезләнүе турында авыл халкы арасында йөри торган хәбәрләр архив материаллары белән расланмый һәм дәреслеккә туры килми. Яңа авыл кору өчен участок буларак билгеләнгәндә исеме «Новоусовский» һәм «Крутовражский» дип йөртелгән һәм 134

бу авыл XIX йөздәге кайбер документларда шул исемнәр белән күрсәтелгән дә. Авылга нигеҙ салучылар хәҙерге Менделеев районының Бәзәкә (Иске Бәзәкә) авылыннан күчеп килүчеләр (барлыгы 18 гаилә) булганга, Яңа Бәзәкә дип исем бирелгән. Бәзәкә дигән сүзнең мәгънәсе турында төрле карашлар һәм юрамалар бар. Бәзә яки Бизәкәй исемле кеше хөрмәтенә кушылган, «безнеке» дигән сүздән үҙгәртелгән дип яисә фин-угор телендәге «бәз» (су) сүзенә бәйләп аңлатучылар бар. Элеккерәк архив документларында Иске Бәзәкәнең шул ук исемдәге елга буенда урнашканлыгы аңлашыла. Яңа Бәзәкә халкы 1917 елга кадәр игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук урман хеҙмәтендә эшләгәннәр һәм сәүдә белән кәсеп иткәннәр. Яңа Бәзәкәдә 1917 елга хәтле бер мәчет (1907 елда теҙелгән) һәм мәктәп булган. Монда 1897 елда 231,1992 елда 133 кеше яшәгән.

ЯҢА КЫЗЫЛЪЯР (Новый Кызыльяр) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгълүм түгел. Эмма 1730 нчы еллардагы документларда исеме телгә алынган. Шуңа күрә, кайбер хезмәтләрдә Яңа Кызылъяр авылын XIX йөздә нигеҙләнгән дип күрсәтү дәреслеккә туры килми. Әгержедән 26 чакрым көньяк-көнбатышта, Юри-Бугрыш елгасы буенда урнашкан. Яңа Кызылъяр авылында 1830 елда ук мәктәп ачылганлыгы билгеле. 1917 елга хәтле Яңа Кызылъяр авылы халкы игенчелек белән, чыпта сугу һәм капчык тегү белән шөгыльләнгән. Алабуга өязендә сәүдә дә иткәннәр. 1917 елга кадәр бер мәчет булган. 1811 елда 100, 1923 елда 557, ә 1992 елда 16 кеше яшәгән.

135

ЯҢА НИКОЛЬСКИЙ (Новоникольский) 1910 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 37 чакрым кәньякта, Нажар елгасы буенда урнашкан. Авылның атамасы кеше исеменә нисбәтле. Яңа Никольскийда 1923 елда 65, 1930 елда 31,1989 елда 8 кеше яшәгән. Яңа Никольский авылының Мерзляков фамилияле хужага нисбәтле рәвештә, 1920 нче еллардагы рәсми кәгазьләрдә Мерзляков хуторы исеме белән аерым торак пункт теркәлгән. Никольский исемле авыллар Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үҙән, Спас, Мамадыш һәм Лаеш, Яңа Никольск исемлеләре Әлмәт һәм Питрәч районнарында да бар.

ЯҢА СЛӘК (Новое Сляково) 1928 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 84 накрым көньяк-кәнчыгышта, Бима елгасына якын урнашкан. Авылны Иске Сләк кешеләре (барысы 48 хужалыктагы 321 кеше)'күчеп нигезләгәннәр. Сләк исеменең мәгьнәсе Иске Сләк авылын язган жирдә аңлатылды. Кайбер хезмәтләрдә бу авылның XVIII йөз ахырында нигезләнүен белдергән мәгьлүмат ялгыш. Яңа Сләктә 1992 елда 61 кеше яшәгән.

136

ЯҢА ЧЕКАЛДА (Новая Чекалда) 1858 елда руслар тарафыннан нигеҙләнгән. Әгерже шәһәреннән 74 чакрым көньяк-көнчыгышта, Күмерсу елгасы буенда урнашкан. Чекалда атамаҫының мәгънәсе Иске Чекалда авылы турында язган урында аңлатылды. Бу авыл Тирсә волосте алпавытлары биләмәсеннән хөкүмәт карамагына сатып алынган жир мәйданында оештырылган. Анда элекке Сарапул өязенең (хәҙерге Сарапул районы) Непряха авылыннан руслар күперелгән. Авыл халкы XIX йөздә, нигездә, чүлмәк һәм агач кисмәкләр ясау белән шөгыльләнгән. Яңа Чекалдада 1896 елда өяз земствосы мәктәбе ачылган. Яңа Чекалдада 1858 елда 378,1918 елда 971 (руслар), 1992 елда 39 кеше (руслар һәм чирмешләр) яшәгән.

137

Әгерже төбәгендәге элек булган, ә хәҙерге еакытка беткән авыллар

АККОШ КҮЛЕ (Лебединое озеро) 1920 нче елларда нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән якынча 70 чакрым кэньякта, Иж елгасына якын урнашкан булган. Иж елгасы буендагы Аккош күле исемле күл янында урнашканга, авыл шулай дип аталган. Иске Чекалдадан Аккош күленә күчкән 18 хужалыкның төп оештыручысы - Кузьма Сергеевич Королев булган. Монда берничә ел алданрак урнашкан «Заря» авыл хужалыгы артеле (Ильинск авылы кешеләре нигеҙләгән) һәм «Рассвет» коммунасы (Иске Чекалда авылы кешеләре нигеҙләгән) Аккош күле белән кушылганнар һәм шул исем белән йөртелә башлаганнар. 1928 елда анда 49 кеше яшәгән. Аккош күле авылы 1960 нчы еллар ахырында беткән.

А Л Г А (Вперед) 1928 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 85 чакрым көньяк-көнчыгышта, Кады елгасы буенда урнашкан булган. Аңа Үтәгән авылыннан 24 хужалык (85 кеше) күчеп нигеҙ салган. Бу авыл 1970 нче елларда таралып беткән. Алга исемле авыллар Татарстанның Аксубай, Сарман, Теләче, Бөгелмә районнарында да бар. 1928 елда монда 92 кеше яшәгән. 138

АРЗАМАСЦЕВО XIX йөз башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 85 чакрым көньякта, Кулегаш елгасы буенда урнашкан булган. Авыл исеме шул фамилиядәге кешеләргә бәйле. Монда, нигездә, Арзамасцев фамилияле кешеләр яшәгән. 1927 елда да бу авылдагы 65 гаиләнең 57се шул фамилиядә булган. Авылны Сарапул өязенең Арзамасцево авылыннан (хәҙерге Удмуртиянең Кияс районында) 1819 елда күчеп килгән руслар нигеҙләгән. Алар мондагы жирләрне Салагыш, Рыс, Иҫәнбай авылларының уртак биләмәсеннән сатып алганнар. Бу авыл урынында әүвәлдә борынгы кешеләр яшәгәнлеге турында мәгълүматлар сакланган. 1894 елда бу авылда өяз земствосы тарафыннан мәктәп ачылган. Авыл халкы 1917 елга кадәр, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук чана ясаганнар һәм урман эшләрендә эшләгәннәр. Арзамас авылының 17 хужалыктагы 100 кешесе 1926 елда шушы төбәктәге Бородино исемле авылны нигезләгәннәр. Арзамасцевода 1889 елда 280 кеше, 1918 елда 441, 1930 елда 380 кеше яшәгән. Авылда соңрак чирмешләр дә гомер кичергән. Арзамасцево 1970 еллар ахырында таралып, хәҙер бөтенләй беткән.

А Т Н А Г У Л (Атнагулово) 1830 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 80 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасына якын жирдә урнашкан булган. Авылга Иске Эсләк авылының Атнагул исемле кешесе нигеҙ салган, шунлыктан авыл аның исеме белән аталган. Элегрәк исеме «Песләк пүчинкәсе» дип тә йөртелгән. 139

Атнагулда электән үк мәктәп эшләп килгән. Анда 1859 елда 78, 1921 елда 213, 1930 елда 60 кеше яшәгән. Бу авыл 1960 нчы еллар ахырында таралып, хәҙер бөтенләй беткән.

БАРЖЫ ОМГА ПҮЧИНКӘСЕ (Выселок Варзи Омга) XIX йөз башында нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 75 чакрым көньякта, Олы Баржы елгасы буенда урнашкан булган. Баржы һәм Омга атамаларының мәгънәләре Баржы-Омга авылын язган урында аңлатылды. Бу авылны Кама-Воткинск заводы карамагындагы урманлы мәйданнан 1814 нче ел тирәсендә Алабуга сәүдәгәре Рәфыйк Халиков 32 дисәтинә жир сатып алып нигеҙләгән һәм шунда тегермән тоткан. Монда элегрәк, нигездә, шул нәҫел кешеләре яшәгән. 1886 елдан рәсми рәвештә аерым торак пункт буларак теркәлеп йөри башлаган. 1917 елга хәтле Баржы Омга пүчинкәсе халкы тегермән хеҙмәте, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Монда 1889 елда 18, 1927 елда 40 кеше яшәгән. Бу авыл халык телендә «Тегермән» һәм соңрак «Мортый» дип йөртелгән. Авыл 1940 нчы елларда таралып беткән.

БЕТСЕМӘС (Бетсымес) XVII гасырда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 43 чакрым көньякта, Бетсемәс инеше янында, Иж елгасына якын урнашкан булган.

140

Кайбер мәгьлүматларга караганда, авылга XV йөзнең урталарында нигез салынган. Әмма бу дәреслеккә туры килми. Чәнки, риваятьләргә караганда, Бетсемәс авылына Иж буендагы Кызыл Яр кешеләре XVII гасырда күчеп нигез салганнар. Галим Гомәр Саттаров аңлатуынча, «бетсемәс» атамасы «бетмәс, үлмәҫ» дигән мәгънәне белдерә. Авылның исеме шул сүздән. Шул ук Бетсемәс сүзенең борынгы чорда кеше исеме булып кулланылуы һәм авылның да шуңа нисбәттә аталган булуы ихтимал. Бетсемәс авылы татарларының бер әлеше XIX йөздә кәпләп пукындырылган иҫәпләнеп, православие динендә дип, рус исемнәре белән теркәп йөртелгәннәр. Әлбәттә, аларның бу дингә мөнәсәбәтләре шул хәтле генә булган. 1873 елда андыйлар бу авылда 4 гаиләдә барлыгы 21 кеше булган. 1744 елда Бетсемәстә ир-атлар саны 14 булган, 1834 елда - 59 кеше, 1924 елда 205 кеше яшәгән. Бетсемәс авылы совет хакимияте дәверендә (1980 нпе елларда) таралып, хәҙерге вакытта бөтенләй бетте.

ДЕРНОВО 1872 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым көньякта, Нажар елгасы буенда урнашкан булган. Дерново (Дерновский) авылын 1872 елда Алабуга өязенең Качка авылы (хәҙер Удмуртиягә керә) һәм Вятка губернасының Нолинск өязе Сосновый Мыс авылы крестьяннары нигезләгәннәр. Д и р л е халык телендә бу авыл Кәчке (Качка) дип йөртелгән. Дерновода 1927 елда 52 кеше яшәгән. Бу авыл 1970 нпе елларда таралып беткән.

141

ИМӘНЛЕ К Ү Л (Имянлы Куль) XVIII гасыр башында нигеҙләнгән татар авылы. Урнашкан урыны тәгәл билгеле булмаса да, Кодаш авылы тирәсендә булгандыр дип фаразлана. Чөнки архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу авылны 1724 елда Кодаш авылы кешеләре (ир-атлар саны - 5) нигезләгәннәр. Әлеге авыл Имәнле Күл исемле елга буенда урнашканлыктан шул исем белән аталган. 1744 елда Имәнле Күлдә ир-атлар саны 10, 1782 елда 7 булган. XVIII гасыр ахырында бу авыл турында мәгълүматлар юк.

ИСКЕ АККУЩА (Старое Аккузино) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 44 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан булган. Иске Аккужа авылы 1640 елларда нигеҙләнгән дигән риваять Балтач авылын язган урында телгә алынды. Башка риваятьләргә караганда, XVIII йөз башларында бу тирәләргә килеп чыккан өч бертуганның Шаһи исемле кечесе Бәркләт елгасы буенда төпләнә - Көчек авылын нигезли. Уртанчы агай-энеләре - Сыгашан исемлесе - Тоба авылын нигезли. Шыкшыбы исемле өлкәне (иң акыллысы) Иж елгасы буенда төпләнә - авылга Акыллы Хужа дигән исем бирелә. Шуннан үҙгәреп авыл исеме Акылжага, Аккужага әйләнгән, имеш. Икенче бер риваятьтә өч бертуганның Аккужа, Көчек һәм Баржы авылларын нигезләүләре сөйләнә. Галимнәр аңлатуынча, авылның исеме «ак» һәм «хужа» сүзләреннән кушылып ясалган кеше исеменнән.

142

Аккужа авылына нигез салучылар Тирсә волостеннән килгәннәр дигән хәбәрләр дә бар. Хәер, Аккужа авылының һәм аның жирләренең бер әлеше озак дәверләр Тирсә волостендәге алпавытлар биләмәсе булып торган. Иске Аккужа авылы Казан ханлыгы чорында ук нигеҙләнгән булса кирәк. Чәнки, архив материалларыннан күренгәнпә, 1562 һәм 1582 елларда ук бу авыл халкының Тирсә волостендәге морза Яушевларга ясак түләп торганлыклары билгеле. Иске Аккужа авылы моннан соңгы 1593,1605,1622, 1646 һ.б. еллардагы документларда да телгә алынган. 1622 елдагысы Шихсуб (Шәехсуфый, Шаһийосыф - ?) Шыгасан (Шаһхәсән, Шәеххәсән - ?) улы исеменә язылган. Аккужа авылы крестьяннары Тирсә волостендә XVIII йөздә булган күтәрелешләрдә катнашканнар. 1774 елда бу авыл аша Пуганевның төп кәпләре узган. Авылда 1836 елда ачылган мәдрәсә эшләгәнлеге билгеле. 1740 елда Иске Аккужадан 10 ир-ат Мәллә елгасы буендагы Дәүләтбакты авылына күнкәннәр. Оренбург Каргалысына китүпеләр дә булган. Хәҙерге Ютазы районының Акбаш авылын 1770 нпе елларда Иж буендагы Акбаш исемле авылның крестьяннары килеп нигезләве турында риваять сакланган. Әмма Иж буенда мондый исем йөрткән авыл юк һәм элек тә булмаган. Риваятьтә Акбаш дип сөйләнә торган авылның Иске Аккужа булуы бик ихтимал. Риваятькә караганда, Тирсә алпавыты Йосыф мирза Тәфкилев әлеге авылның крестьяннарын көчләп үз бәйлелегенә яздырганга, авыл халкыннан 18 гаилә килешмипә күчеп киткән һәм Ютазы төбәгендә Акбаш исемле авылны нигезләгәннәр. 1863 елда Көчек һәм Аккужа авылы крестьяннары Шешле (Чөшле) елгасы буена күпеп, Яңа Аккужа авылын нигезлиләр. Шул пордан Иж буендагы Аккужа авылы Иске Аккужа дип йөртелә башлаган.

143

Элек Иске Аккужада бер мәчет булган. Авылда 1909 елда зур янгын булып, 26 хужалык янып юкка чыккан. Бу авыл халкы 1917 елга хәтле, нигездә, кыш кәне агач кисеп, язын сал агызган, капчык тегеп саткан. Монда 1646 елда 17 хужалык булган, 1859 елда 332, 1924 елда 412 кеше яшәгән. Рәсми кәгазьләрдә (берара совет дәверендә дә) Иске Аккужа икегә бүлеп, Югары Аккужа һәм Түбән Аккужа дип йөртелгән. Иске Аккужа авылы 1970 нче елларда таралып, хәҙер бөтенләй беткән. Халкы, нигездә, күршедәге Көчек һәм Рус Шаршадысы авылларына күчкән.

КАСЫЙМ (Касим) 1924 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 84 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан булган. Касыйм авылын Иске Сләк авылыннан 12 хужалык (барлыгы 55 кеше) күчеп нигеҙләгән. 1927 елда анда 58 кеше яшәгән. Касыйм авыл буларак таркалган, хәҙер анда умарталык урнашкан.

КАТНЫК XVIII гасырның беренче чирегендә нигеҙләнгән татар авылы. Тәгаен кайсы урында булганлыгы билгесез. Сәгәлде (Чекалда) елгасы буенда урнашканлыгы һәм 1744 елда анда Нажардан күчеп килгән татарлар (ир-атлар иҫәбе - 2) яшәгәнлеге мәгълүм. 1762 елда бу авыл турында бер мәгълүмат та юк.

144

КЕТМӘС (Кутмес) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе һәм тәгаен урыны билгеле түгел. Тугызбуй төбәгендә Кетмәс елгасы буенда урнашкан булган. Авыл исеме архив документларында русча Кутмес дип, еш кына ялгыш рәвештә Кутлес дип тә язылган. Бу авылның исеме 1725 елгы архив документларында бар. 1740 нны елларга хәтле моннан Кама аръягына, Мәллә елгасы буена күчеп китүчеләр булган. 1762 елда Кетмәс авылында 9 кеше яшәгәнлеге, 1782 елда анда яшәгән ир-атларның иҫәбе 4 булганлыгы билгеле. XVIII гасыр ахырында бу авыл турында мәгълүматлар юк. Алай да 1920 нпе елларда Нарат авылының тегермәнлеге халык телендә Кетмәс дип йөртелгәнлеген иҫкәртергә кирәк. Элекке Кетмәс авылы шул урында урнашкан булуы ихтимал.

КЕЧЕ Б А Р Д Ы (Малые Варзи) XVIII гасырның икенпе яртысында нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 66 чакрым көньякта, Баржы һәм Иж елгалары кушылган жирдә урнашкан булган. Баржы атамаҫының мәгънәсе Баржы-Омга авылын язган урында аңлатылды. Авылны 1760-1770 нче елларда Рыс авылының Ибраһим исемле затның ике улы - Таиш һәм Нияз гаиләләре белән күчеп нигезләгәннәр. XIX гасыр урталарына хәтле Кече Баржыда шул нәҫел токымнары гына яшәгән. Кече Баржыда 1782 елда ир-атлар саны 16 булган, 1816 елда 70, 1859 елда 173 кеше яшәгән. Бу авыл элекке Баржы авылына Баржы елгасы аша каршы якта урнашкан, монысы Кепе, ә элекке авыл Олы Баржы дип йөртелә башлаганнар. XX гасыр башыннан икесе бер торак пункт буларак йөртелгәннәр. 145

КИБӘКШУР Татар авылы .1711-1715 еллар арасында Баржы Омга авылының Бигәнәй Бикбулат улы гаиләсе белән күчеп нигеҙләгән. Әгержедән 34 чакрым кәньяк-кәнбатышта, Чишмә авылыннан 3 чакрым ераклыкта, элек Кибәкшур дип аталган чишмә-инеш буенда урнашкан булган. Исеме «кибәк» һәм «шур» (елга) сүзләреннән булып, кибәкле елга дигәнне белдерә. Авыл Кибәк-Чишмә, КибәкшурЧишмә һәм Кече Чишмә дип тә йөртелгән. Бу авыл исеме 1733 елда кенәз Яушевлардан алпавыт Тәфкилевләр сатып алган крепостной авыллар арасында телгә алынган. Шуннан соң башка архив документларында очрамый, 1769 елда Тәфкилевләр биләмәсе авыллары язылган исемлектә Кибәкшур юк. Бу авыл халкы Тирсә волостендә 1740-1760 нчы ёллардагы крестьян баш күтәрүләре вакытында күп зарар күреп, күршедәге башка авылларга күчкән яисә алпавытлар золымыннан качып, бөтенләй еракка киткән булуы ихтимал. XIX йөз урталарында бу авыл урынында жирбиләүче Щерлин биләмәсе һәм хуторы булган, ул Кече Чишмә һәм Кибәкшур дип тә аталган. Кибәкшур авылында 1716 елда 11 кеше, 1734 елда 21 кеше яшәгән. 1897 елда шул урында урнашкан Щерлин хуторында 7 рус кешесе яшәгән.

КОНГЫР (Кунгурово) 1924-1925 елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 91 чакрым көньяк-көнчыгышта, Пиләмеш елгасы буенда урнашкан булган. Авылга нигеҙ салучылар - Исәнбайдан чыккан 16 гаилә (барлыгы 65 кеше) була.

146

Конгыр авылы урнашкан урын элек Иске авыл дип йөртелгән. Яңа авыл нигеҙләнгән, аңа күчүне оештыручыларның берсе Габдрахман Кунгуров фамилиясеннән авылга исем бирелгән. Кайбер документларда авыл исеме «Кунгурцево» дип тә язылган. Монда 1927 елда 69 кеше яшәгән. Конгыр авылы 1960 нчы еллар ахырында таралып беткән.

КОНОВАЛОВО Рус авылы. XIX йөзнең беренче яртысында нигеҙләнгән булса кирәк. Әгержедән 100 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан булган. Авылны Пьяный Бор руслары нигеҙләгән. Исеме икенче төрле Мазилкино дип тә йөртелгән. Бу авыл урынында борынгы заманда ук кешеләр яшәгән булган. Авыл крестьяннары XIX йөздә басудан төрле бакыр әйберләр таба торган булганнар. 1893 елда галим А.А.Спицын Коновалово авылы янындагы каберлектән борынгы пьянобор культурасына нисбәтле бронза әйберләр тапкан. Бу урын аннан соң да археологлар тарафыннан тикшерелгән. 1917 елга кадәр Коновалово крестьяннары тимерчелек, тегүчелек эшләре һәм балта оҫталары буларак, нигездә, Уфа губернасында кәсеп иткәннәр. Коноваловода 1889 елда 209,1927 елда 167 кеше яшәгән. Коновалово авылының берничә гаиләсе 1882 елда Әгерже төбәгендәге Куран авылын оештыручылардан. Бу авыл 1970 нче елларда таралып беткән. Татарстанның Минзәлә районында Коноваловка исемле авыл бар.

147

КӨЕК (Куюк) XVIII гасырның беренче яртысында нигеҙләнгән татар авылы. Кады елгасы буенда урнашкан булган. Көек авылына Иске Кызылъярдан күчүчеләр нигез салган. Соңрак кайбер гаиләләр кире Иске Кызылъярга кайтканнар. Көектә 1744 елда ир-атлар саны 33 булган, 1762 елда барлыгы 44 кеше яшәгәнлеге билгеле. XVIII гасыр ахырында бу авыл турында мәгълүматлар юк.

КУРАН 1730-1740 нчы елларда татарлар нигеҙләгән авыл. Шул елларда монда Иске Аккужадан 1 гаилә, Тобадан 2 гаилә, Иске Кызылъярдан 2 гаилә күчкән булган. 1744 елда анда яшәүчеләрнең сигезе ир-ат булуы мәгьлүм. Ләкин XVIII йөз ахырында бу авыл турында мәгълүматлар юк. Димәк, авыл халкы кая да булса күчеп киткән. Ә соңрак, 1882 елда, бу урында рус авылы оештырылган. Ул Әгержедән 45 чакрым көньяк-көнбатышта, Куран елгасы буенда урнашкан булган. Бу авыл урнашкан жирләр - Тәбәрле, Сокман һәм Мукшур авылларының уртак биләмәсеннән 1811 елда казна карамагына бүлеп алынган мәйданда булган. Авыл шунда агучы елга исеменнән Куран дип аталган. Куран авылына Вятка губернасының Нолинск өязендәге Ефимовск, Малмыж өязендәге Чаж-Копка һәм Ларинск, Сарапул өязендәге Нясь-Болдин, Коростин, Носачев, Опар һәм Алабуга өязенең Пьянобор волостендәге Азево һәм Коновалово авылларыннан 1882 елда күчеп килгән рус крестьяннары нигез салганнар.

148

Куран авылы халкы 1917 елга хәтле игенчелек һәм урман кисү белән шәгыльләнгәннәр. Куранда 1889 елда 105, 1926 елда 195 кеше яшәгән. Бу авыл 1960 нчы еллар башында таралып беткән.

КЫЗЫЛ КЫРЫНДЫ (Красная Крында) 1923 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 27 чакрым көньякта, Иске Чекалда авылыннан 5 чакрымда урнашкан булган. Авылга Ильинск авылыннан күчкән 2 хужалык нигеҙ салган. Күчүнең төп оештыручысы - Григорий Егорович Королев. Авылның исеме Крында дип кенә дә йөртелгән. 1927 елда анда 78 кеше яшәгән. Бу авыл 1960 нчы еллар башында беткән.

КЫЗЫЛ МӘСКӘҮ (Красная Москва) 1925 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгерже шәһәреннән 70 чакрым чамасы көньякта урнашкан булган. Кызыл Мәскәүгә Ильинский (Иске Чекалда) авылыннан 12 хужалык күчеп урнашкан. Күчүне төп оештыручы - Каракул ов Матвей булган. 1927 елда анда 53 кеше яшәгән. Бу авыл хәҙер юк, таралып беткән.

149

КЫЗЫЛ ЯР (Красный Яр) Бу авыл хакында төгәл генә мәгълүмат сакланмаган. Тик шулай да төбәк халкында сөйләнгән риваятьләр һәм бездә тупланган материалларга караганда, түбәндәгеләр билгеле. Авылның кайчан нигеҙләнгән булуы мәгьлүм түгел. Әгержедән якынча 55-60 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан булган. XVII гасыр архив документларында авылның исеме Кызыл Яр, Красный Яр һәм Червленый Яр дигән вариантларда сакланган. 1640 елгы бер документта Кызыл Яр дип аталган урын Тирсә алпавыты Яушев биләмәҫенең коньяк, ә Баржы авылының төньяк чиге буларак теркәлгән. Ул вакытта Кызыл Ярның татар авылы буларак яшәгәнме-юкмы икәнлеге билгесез. Чөнки, риваятьләргә караганда, Иж елгасы буендагы бу авылның халкы язгы су ташуларында күп жәфалар күргәнлектән, якынна XVII гасырда Бетсемәс авылына күнкәннәр. Шулай ук XVII гасырда нигеҙләнгән Баржы Пельга исемле удмурт авылының иң әүвәл Кызыл Яр дигән урында урнашканлыгы мәгьлүм. Ихтимал, удмуртлар татарлардан бушаган иске авыл урынына килеп төпләнгән булганнардыр. Әлеге Кызыл Яр дип аталган урын тирәсендә 1971 елда археологлар III—IV гасырларга нисбәтле пьянобор культурасы калдыкларын тапканнар.

МАРС 1928 елда Тәбәрле авылының иң әүвәл колхоз оештыручылары тарафыннан нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 38 накрым көньяк-көнбатышта, Тәбәрле авылыннан 2 накрымда, Чаж елгасына якын урнашкан булган. Марс X V I йөздә Тәбәрле авылының иң башта нигеҙләнгән урынында оештырылган. 150

Бу авылга Тәбәрле авылыннан Гадыршин Бәйрәм, Вәлиев Фатыйх, Азиев Нәбиулла, Гайнуллин Лотфулла, Шәрәфиев Хажилар житәкчелегендә барлыгы 18 гаилә күчеп яшәгәннәр. Төрле сәбәпләр аркасында, 1931-32 нче елларда кире Тәбәрлегә кайта башлап, 1936 елда кайтып беткәннәр.

МӘРДӘШ (Мердешево) Тугызбуй төбәгендә булган татар авылы. Кайчан нигезләнүе ачык билгеле түгел. X V I I гасырда бу авыл турында мәгълүматлар бар. Тәгаен кайда булганлыгы билгеле түгел. Иске Сләк авылы янында Мәрдәш дип аталган урын - әлеге авыл урыны булгандыр дип фаразлана. Мәрдәш авылында ир-атлар саны 1680 елда 8, ә 1762 елда ике булганлыгы мәгълүм. Бу авыл турында XIX гасыр башында мәгълүматлар юк. Димәк, ул вакытка авыл таралып беткән.

МИХАЙЛОВКА 1923 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 70 чакрым көньякта урнашкан булган. Бу авылга Иске Чекалда авылының 22 гаиләсе нигеҙ салган. Төп оештыручысы Субботин Михаил Андреевич булган. Монда 1927 елда 108 кеше яшәгән. Михайловка авылы 1960 нчы еллар башында таралып беткән. Мондый исемдәге авыллар Татарстанның Актаныш, Арча, Лениногорск, Мөслим, Нурлат һәм Чистай районнарында бар.

151

МУНОВО XVIII йөзнең беренче яртысында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 93 чакрым көньякта Муновка исемле инеш һәм Кама елгасы буенда урнашкан булган. Бу авыл тирәсендә элекке чорларда ук борынгы заманда яшәгән кешеләрнең бакырдан эшләнгән эш һәм сугыш кораллары табыла торган булган. Муново авылы тирәсендә 1887-1888 елларда А.А.Спицын, 1893-1894 елларда Ф.Д.Нефедов тарафыннан үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтижәсендә безнең эрага кадәр V-IV һәм безнең эраның I—III гасырларына караган ананьино һәм пьянобор культураларына нисбәтле ике шәһәрлек урыны һәм ике каберлек ачыкланган. 1954 елда Удмуртия галимәсе Г.Карпова тарафыннан ананьино дәверенә караган тагын бер торак урыны тикшерелгән. Бу урыннарны совет норында Татарстан галимнәре дә өйрәнгән. Ур белән өйләндереп алынган борынгы шәһәрлек урынының берсе жирле халык телендә «Шайтан каласы» (Чертово городище) дип йөртелгән. Кама елгасы буенда урнашканлыктан, бу тирәләрдә элеккерәк чорларда елга буенча узучы сәүдәгәрләрне талап, көймәләрен батырган Гурька һәм Дениска исемле юлбасарлар булганлыгы турында Муново халкында XIX йөздә риваятьләр йөргән. Бу авыл крестьяннары игенпелектән тыш, тимерчелек белән (авылда һәм читкә, нигездә, Уфа губернасына, китеп тә) шөгыльләнгәннәр. Муновода 1765 елда ир-атлар саны 37 булган, 1918 елда 469, 1927 елда 279 кеше яшәгән. Муново авылы 1960 нны елларда беткән.

152

МҮШЕК (Мушек) 1760-1770 нче елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән якынча 40 чакрым кәньяк-кәнбатышта, Тәбәрле авылыннан 4 чакрымлап тәньяк-кәнчыгышта, Куран елгасы буенда урнашкан булган. Авылның исеме нәрҫәне белдерүе тәгаен билгеле түгел. Борынгы төрки-татар телендә «мошык» сүзе мәче, песи мәгънәсендә кулланылган. Әстерхан татарларында хәҙер дә «мышык» һәм Урта Азиядә яшәүче төрки халыкларда «мышык», «мушук» сүзе песине белдерә. Шулай ук гарәп телендәге «мушак» сүзе сүс, житен чүбеге мәгънәләрен белдерә. Татар теленең Казан арты (Әтнә) сөйләшендә сыек сагыз «мечек» дип атала. Мүшек авылында 1782 елда ир-атлар саны 12 булган. 1799 елгы картада бу авыл теркәлгән, әмма аннан соңгы архив материалдарында (мәҫәлән, 1816 елда) ул инде күренми. Димәк, Мүшек авылы XIX йөз башында беткән булса кирәк. Әгерже районының Рыс авылы янында шул ук исемдәге авыл булган. Минзәлә районында Татар Мөшегесе һәм Рус Мөшегесе, Удмуртиянең Кияс районында Мушак исемле авыллар бар.

МҮШИК (Мушук) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 75 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан булган. Авылның атамасы елга исеменнән алынган. Бу авыл элек Бигәш дип йөртелгән. М.Әхмәтжанов Салагыш авылы янындагы 1659 елда Бигәш улы Биккол исемле кешегә куелган борынгы кабер ташы («Әүлия кабере») турында язганда XVII 153

гасырда бу тирәдә Бигеш исемле мирза яшәгәнлеген искә ала. Мүшик авылының элекке чорда Бигәш дип аталуы да шул ук затка бәйле булуы ихтимал. 1917 хәтле Мүшик авылы халкы игенчелек һәм сәүдә белән шәгыльләнгән, бер мәктәп булган. Анда 1859 елда 80, 1927 елда 69 кеше яшәгән. Мүшик - Түбән Кама сусаклагынын тәзегәп (1978-1981 еллар) су аҫтында калган авылларның берсе.

НИКОЛЬСКИЙ 1924 елда нигеҙләнгән чирмеш авылы. Әгержедән 100 накрым коньякта урнашкан булган. Никольский авылының урыны Мадык авылы тирәсендә һәм ул жирләр 1918 елга хәтле эре жирбиләүче Кирьянов карамагында булган. 1924 елда Мадык авылыннан 7 гаилә аерылып чыгып, шушы яңа авылны нигезләгәннәр. Бу жиде гаилә башлыклары Миляй һәм Илья Ибатовлар, Яркәев һәм Мадыкта йортлары янып юкка чыккан Сергей Якаров, Я.Савельев, А.Юмашев һәм Петашев булган. 1927 елда анда 38 кеше яшәгән. Бу авыл хәҙер юк, таралып беткән.

ОЛЫ Б А Р Д Ы (Большие Варзи) X V I йөздә нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 75 чакрым көньякта, Баржы һәм Иж елгалары буенда, Кама елгасына якын урнашкан булган. Риваятьләргә караганда, өп бертуган бу яклардагы Баржы, Көпек һәм Аккужа авылларын нигезләгәннәр. Галим М.Әхмәтжанов тарафыннан Салагыш авылында язып алынган риваятькә караганда, Баржы, Салагыш, Ура154

/

зай һәм Ямурза авылларына XVII йөз башларында Нократ татарларыннан ЯҪәнчура исемле тарихта мәгълүм шәхеснең токымы нигеҙ салган. Шул ук галим Баржыда туплаган мәгълүматлар буенча да, бу авылны X V I йөз ахырларында Нократ һәм Кистем авылларыннан күчеп килүчеләр нигеҙләгән. Бу риваятьләр архив документлары белән дә раҫлана. Кайбер галимнәрнең Баржы авылында Нократ татарлары 1642-1649 еллардан башлап яшиләр дип язулары хаталы. Чөнки, соңгы табылган архив документтарына караганда, рус патшасы Михаил Федорович исеменнән 1598 елның 11 августында Нократ татарларыннан бертуган Баженовларга (Баженов фамилиясе Бажын бигә бәйле) Баржы елгасы буенда урнашырга рөхсәт грамотасы бирелгән. Шулай ук Баржы авылына бәйле 1616 елның 19 декабрендә язылган грамота булган. Баржы елгасы буенда урнашкан Нократ татарларына 1651 һәм 1673 елларда патша Алексей Михайлович исеменнән грамоталар бирелгән. 1685 елның 8 июнендә Русия хөкемдарлары Иван һәм Петр Алексеевичлар исеменнән бирелгән грамотада Нократ татарлары Йосыф һәм Уразай Дәүләтьяр улларының Баржы авылына күчүләре белдерелгән. Патша Петр I чорында, 1703 елның гыйнварында, Йосыф Уразай улы, Курмыш һәм Сөләйман Тангатар уллары, Мөхсин Мөнәш улы һәм 1714 елның 28 августында Ишмәмәт Котлыяров улы Кадыш мирза исемнәренә бирелгән, Баржы авылына бәйле грамоталар булганлыгы мәгълүм. Патша Петр I тарафыннан баржылыларга бирелгән ике грамота 1889 елда Камалетдин Шәмсетдинов исемле Баржы авылы кешесендә сакланганлыгы билгеле. Әлеге архив документларыннан күренгәнчә, Баржы авылы Нократ татарлары тарафыннан нигеҙләнгән. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Удмуртиянең Глазов районында Паржы исемле Нократ татарлары авылы бар. Ләкин ул авылда элек удмуртлар яшәгән булган һәм Паржы атамасы алардан калган. Баржы сүзенең мәгънәсе Баржы-Омга авылын язган урында аңлатылды. 155

1959 һәм 1965 елларда Олы Баржы авылы урынында һәм аңа якын жирләрдә пьянобор һәм мазунин культуралары чорында торак пунктлар булганын раслый торган археологик истәлекләр табылган. Авылда электән үк татар мәктәбе эшләп килгән, ике мәчет булган. 1901 нче елда Олы Баржы авылында әяз земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачылган. 1917 елга хәтле бу авыл халкы игенчелек һәм урман кисү, агач сату, киез итек басу, ат дугасы ясау белән шөгыльләнгән. Олы Баржыда 1762 елда ир-атлар саны 70 булган, 1919 елда 2131 кеше яшәгән. Олы Баржылылар 1925 елда Югары Баржы авылын нигезләгәннәр. Олы Баржы - Түбән Кама сусаклагычы тәзелеп, 1978— 1981 елларда су күтәрелү сәбәпле беткән авылларның берсе.

ПОЛЯНЫ 1924 елда нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән 70 чакрым чамасы көньякта урнашкан булган. Поляныга Ильинский (Иске Чекалда) авылының 10 гаиләсе күчеп нигез салган. Күчүне төп оештыруны Королев Даниил Михайлович булган. 1926 елда Поляныда 27 кеше яшәгән. Бу авыл 1950 нче еллар ахырында таралып беткән.

РУС ТАНСАРЫ (Русские Тансары) Татар Тансары авылы янәшәсенә 1840 нчы елларда Вятка губернасының Нолинск һәм Орловский өязләреннән күпкән руслар нигеҙләгән рус авылы. Исеме Савино дип тә йөртелгән.

156

1917 елга кадәр Рус Тансары авылы халкы, игенчелек белән шөгыльләнүдән тыш, балта оҫталары булган. Анда 1889 елда 84, 1926 елда 128 кеше яшәгән. Рус Тансары 1940 нчы елларда таралып, бәтенләй беткән.

РЫС (Рысово) Татар авылы. Кайчан нигеҙләнгәне тәгаен билгеле түгел. Әгержедән 69 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан булган. Авыл башта Салагыш елгасы буенда, соңгы урыныннан ике чакрым читтәрәк булган. Ул урын халык телендә «Иске авыл» дип йөртелгән. Кайбер архив мәгьлүматларына караганда, Рыс авылына Нократ татарлары тарафыннан Олы Баржы белән бер үк вакытта, 1598 елда нигеҙ салынган. Олы Баржы һәм рыслыларның Кама аръягында, Минзәлә өязендә уртак 1467 дисәтинә жирләре булган. Рыс авылының исеме 1650 елның 10 декабрендә патша Алексей Михайлович тарафыннан бирелгән грамотада һәм 1685 елгы документта телгә алынган. Авыл исеме элекке документларда Рысай дип тә язылган. Атама шул исемдәге кешегә нисбәтле булса кирәк. Борынгы төрки телдә «ырыс», «ураз» сүзләре бәхет, байлык, муллык һәм игелек мәгьнәләрендә йөргән. Элекке гасырларда төрки-татарларда Рыс, Рысай, Ураз кебек кеше исемнәре киң кулланылган. Галим Марсель Әхмәтжанов хезмәтләрендә Рыс авылы зиратында 1681 елда куелган борынгы кабер ташы булуы хәбәр ителә. Анда Тутач һәм Сафа исемнәре теркәлгән булган. Хәҙерге вакытта ул сакланмаган. Рыс авылын электән үк еш кына су баса торган булган. Мәҫәлән, 1854 елда авылны тулаем су баҫып, зур афәтләр килгән. 1917 елга хәтле Рыс авылы халкы игенчелек, балык тоту, капчык тегү һәм сәүдә белән шөгыльләнгән. 157

Элек авылда бер мәчет һәм бер мәктәп булган. 1914 елда әяз земствосы тарафыннан да мәктәп ачылган. Рыста 1762 елда ир-атлар саны 62 булган, 1927 елда 666 кеше яшәгән. Заманында гүзәл табигатькә ия булган Рыс - Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелгән (1978-1981 еллар) су аҫтында калган авылларның берсе. Рыс авылының Ибраһим исемле затның уллары Таиш һәм Нияз 1760-1770 нче елларда Кепе Баржы авылын нигезләгәннәр. Кавказда балкарларның Орысби исемле авылы булган, Удмуртиянең Селты районында Рысай авылы бар.

САЛКЫН ЧИШМӘ (Студеный Ключ) XVIII йөз ахырында нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 50 чакрым көньяк-көнбатышта, Сокман елгасы буенда урнашкан булган. Баржы Умга авылының Заһид (1759-1836) Мөхсин улы 1780 нче еллар башында гаиләсе белән Сокман елгасы буена күчеп килгән һәм Салкын Чишмә исемле авылны нигеҙләгән. Монда Заһид гаиләсе генә яшәгән. Заһидның укымышлы зат, мулла булганлыгы мәгьлүм. Ул үзе һәм өлкән улдарының берсе 1836 елда вафат булгап, аның ишле гаиләсе (барлыгы 9 улы һәм 4 кызы булган) 1839 елда Кыдырлы авылына күчеп урнашкан. Шул вакыттан соң Салкын Чишмә авылы да беткән. Кыдырлы һәм Саклау авыллары тарихында Заитов фамилиясе белән мәгьлүм сәүдәгәр һәм имамнар, хажилар шушы Заһид нәселеннән. Салкын Чишмәдә 1795 елда 6, 1839 елда 13 кеше яшәгән.

158

СӘГӘЛДЕ (Сагильде) Татар авылы. Кайчан нигезләнүе тәгаен мәгьлүм түгел. Хәҙерге вакытта Чекалда исеме белән йөртелә торган елга буенда урнашкан булган. Ул елга элек Сәгәлде дип аталган. Чекалда атамасы шуннан бозылып үҙгәргән. Архив документларында авыл исеме Салгилде рәвешендә дә очрый. Бу атаманың тәгаен нәрҫәне белдерүе билгесез. Сәгәлде авылының 1720 елда булганлыгы мәгьлүм. Анда 1762 елда 5 кеше, ә 1782 елда ир-атлар иҫәбе 4 булганлыгы билгеле. Шуннан соң бу авыл турында мәгълүматлар юк. Ихтимал, XVIII гасыр ахырында Сәгәлде авылы татарлары башка жиргә күчеп киткәннәрдер. Озак та үтмичә бу елга буенда руслар тарафыннан нигеҙләнгән Иске Чекалда авылы элекке Сәгәлде авылы урынына ук урнашкан булуы бик мөмкин. Чекалда елгасын, Иске һәм Яңа Чекалда авылларын татарлар Сәгәлде дип йөрткәннәр. 1920 нпе еллардагы татарпа рәсми документларда да бу шулай.

ТАҢ (Заря) 1920 нче еллар башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән якынна 70 чакрым көньякта, Иж елгасы буендагы Аккош күле янында урнашкан булган. Таң - Ильинск авылы кешеләре тарафыннан авыл хужалыгы артеле буларак оештырылган. Берничә елдан күршеләге Рассвет (Таң) авылы белән бергә Аккош күле исемендәге авылга кушылып, шул исем белән йөртелгәннәр. Аккош күле авылы 1960 нны еллар ахырында беткән.

159

ТАҢ (Рассвет) 1920 нче еллар башында нигеҙләнгән рус авылы. Әгержедән якынча 70 чакрым көньякта, Иж елгасы буендагы Аккош күле янында урнашкан булган. Таң авылы Иске Чекалда кешеләре тарафыннан коммуна буларак оешкан. Берничә елдан күршедәге Заря (Таң) авылы белән бергә Аккош күле исемендәге авылга кушылып, шул исем белән йөртелгәннәр. Аккош күле авылы 1960 нчы еллар ахырында беткән.

ТАТАРСТАН 1924 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 80 чакрым көньяк-көнчыгышта, Кады елгасы буенда урнашкан булган. Татарстан дип исемләнгән бу яңа авылны Касай авылыннан башта 22 кешелек сигез гаилә, соңрак 27 кешелек жиде гаилә - барысы 49 кешедән гыйбарәт 15 гаилә күчеп нигеҙләгән. Авыл әчен барлыгы 93,02 дисәтинә жир бүленгән булган. Татарстан авылы 1970 нче елларда таралып беткән. Монда 1928 елда 55 кеше яшәгән.

ТРУДОВИК 1924 елда оешкан татар авылы. Әгержедән 93 чакрым көньяк-көнчыгышта, Бима елгасы буенда урнашкан булган. Архив материалларыннан күренгәнчә, аны Иҫәнбай авылының 11 хужалыгы поселок буларак нигеҙләгән. Авыл

160

Исәнбайдан 8 чакрым төньякта, «Кара Дүмгәк» (Гремячий Ключ) дигән урында 150,50 дисәтинә жиргә ия булган. Трудовикта 1927 елда 43 кеше яшәгән. Бу авыл 1930 нчы елларда таралып беткән.

ТУЙМЫ ПУЧИНКӘСЕ Кайпан нигеҙләнгәнлеге һәм кайпан бетүе тәгаен билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 43 накрым көньяк-көнбатышта, Тәбәрле авылыннан 2 чакрымда урнашкан булган. Бу авылны кемнәр нигезләве турында мәгълүматлар булмаса да, Тәбәрле авылы халкында сакланган исеменә һәм фаразларга күрә, хәҙерге Менделеев районындагы Тойма авылы кешеләре күчеп килеп яшәгәннәр. Зират урыны хәҙер дә мәгьлүм. Бу авыл XX йөҙгә хәтле үк, элекке гасырларда таралып беткән булса кирәк. XVIII-XX йөз архив документларында бу торак пункт турында мәгълүматлар табылмады.

ЧАЖ 1882 елда Вятка губернасының Уржум, Нолинск һәм Малмыж өязләрендәге төрле авыллардан хөкүмәт тарафыннан күперелгән руслар нигеҙләгән рус авылы. Әгержедән 45 чакрым көньяк-көнбатышта, Ташкомрык елгасы буенда, Чаж елгасына якын урында урнашкан. Элеккерәк дәверләрдә Чаж авылы исеме белән архив документларында теркәлгән авыл бу түгел, анысы башка. XVIII йөз ахыры - X I X йөз башына кадәр Сокман авылы рәсми язуларда Чаж исеме белән теркәлгән булган. Руслар нигеҙләгән Чаж авылы - Тәбәрле, Сокман һәм Мукшур авылларының уртак биләмәсеннән 1811 елда казна

161

карамагына бүлеп алынган мәйданда 1876 елда планлаштырылган торак участогында урнашкан булган. Шуны да әйтергә кирәк, 1870 нче еллар ахырында бу урынга Татар Шаршадысы авылыннан 42 кеше күчеп урнашмакчы булганнар. Ләкин хөкүмәт аларга рөхсәт бирмәгән. 1917 елга кадәр Чаж авылы халкы игенчелек, күмер әҙерләү белән шөгыльләнгән. Шулай ук Малмыж өязенә сәүдә итәргә йөргәннәр. Чажда 1897 елдан өяз земствосы ачкан мәктәп эшләгән. Монда 1889 елда 244, 1926 елда 431 кеше яшәгән. Чаж авылы 1970 нче елларда тулаем таралып бетте. Чаж авылының 82 кешесе 1924 елда күчеп Ленинский (Ленино) поселогын оештырганнар.

ЧОКЫРЧА (Средний Лог) 1879 елда яңа авыл кору очен билгеләнгән урында 1882 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 44 чакрым көньяк-көнбатышта, Уса елгасы буенда урнашкан. Авылның исеме чокырлы урынга урнашканлыктан шулай дип аталган. Чокырча авылын 1882 елда төп нигезләүчеләр Малмыж өязенең Синеур һәм Ядегәр авылларыннан килүчеләр булган. Берничә ел соңрак Алабуга өязе Грахово волостенең Возжайка авылыннан берничә гаилә руслар да килеп төпләнгәннәр. 1917 елга хәтле Чокырча авылы халкы игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук урман эшендә дә эшләгәннәр. Монда 1897 елда 196, 1927 елда 147 кеше яшәгән. Чокырча авылы 1960 нчы еллар ахырында таралып, хәҙерге вакытта бөтенләй беткән. Чокырча исемле авыллар Татарстанның Кукмара һәм Арча районнарында да бар.

162

ЮГАРЫ Б А Р Д Ы (Верхние Варзи) 1925 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән 68 чакрым көньякта, Кетмәс елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан булган. Баржы атамаҫының мәгьңәсе Баржы-Омга авылын язган урында аңлатылды. Авылны 1925-1926 елларда Олы Баржы авылыннан күчкән 36 хужалык (138 кеше) нигеҙләгән. Югары Баржы 1970 нче еллар башында беткән.

ЮГАРЫ ТӘБӘРЛЕ (Верхние Табарли) XVIII йөз ахырында нигеҙләнгән татар авылы. Әгержедән якынча 42-45 чакрым көньяк-көнбатышта урнашкан булган. Хәҙерге Тәбәрле авылыннан көнбатыш тарафта, Тәбәрле елгасының югары агымында урнашкан булса кирәк. 1795 елгы архив материалдарына караганда, Мукшур авылының «яңа керәшен» дип теркәлгән берничә гаиләсе шул елларда гына нигеҙләнгән Югары Тәбәрле исемле авылга күпеп урнашкан булганнар. Бу авыл, ихтимал, XIX йөз башларында ук таралып беткәндер. Чөнки мондый аерым торак пункт турында башка архив мәгьлүматлары юк һәм жирле халык телендә бернинди риваятьләр дә, хәтирәләр дә сакланмаган.

ЯКШУР 1880 елда Вятка губернасының Уржум, Малмыж, Нолинск һәм Сарапул өязләреннән хөкүмәт күпергән руслар нигеҙләгән авыл. Әгержедән 45 накрым көньяк-көнбатышта, Якшур елгасы буенда урнашкан булган. 163

Удмурт галимнәре аңлатуынча, авыл исеме «яг» (наратлык) һәм «шур» (елга) сүзләреннән ясалып, наратлыктагы елга, нарат урманы буендагы елга дигәнне белдерә. Якшур авылы Тәбәрле, Сокман һәм Мукшур авылларының уртак биләмәсеннән 1811 елда казна карамагына бүлеп алынган урманлы мәйданда 1876 елда планлаштырылган торак участогында урнашкан булган. 1917 елга хәтле Якшур халкы игенчелек, шулай ук күмер әҙерләү белән шөгыльләнгән һәм Алабуга өязендә урман каравылы хеҙмәтендә дә булганнар. Якшурда 1889 елда 220, 1926 елда 276 кеше яшәгән. Якшур авылы 1960 нчы еллар ахырында таралып беткән. Хәҙерге Удмуртиядә Якшур-Бодья, Завьялово районында Якшур исемле авыллар бар.

ЯҢА КАМАЙ (Новое Камаево) 1924 елда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 37 чакрым көньяк-көнбатышта, Татар Тансары авылыннан З чакрымда урнашкан булган. Авылның атамасы Кәмалетдин исемле кешегә нисбәтле булса кирәк. Чөнки татарлар Кәмалетдинне кыскартып Камай дип йөрткәннәр. Яңа Камайга Иске Кызылъяр авылы кешеләре нигеҙ салган. 1926 елда Яңа Камай авылында 198 кеше яшәгән. Бу авыл 1960 нчы еллар уртасында беткән. Татарстанның Биектау һәм Менделеев районнарында Камай исемле авыллар бар.

164

XIX йөзнең икенче яртысы - XX йөз башында нигеҙләнгән, хәҙерге вакытка беткән алпавыт утарлары һәм хуторлар

1. Абдараманчикова 2. Амфионов 3. Бикмаев 4. Васильевский 5. Дубовиков 6. Еникиева 7. Ереминский 8. Игровское 9. Ижболдин 10. Ильинский 11. Коробейников 12. Красильников 13. Меркуловский 14. Петровский 15. Петропавловский 16. Прокошево 17. Стахеевское 18. Тәфкилев 19. Тепляков 20. Чумарлык (Казанский) 21. Шәех-Гали 22. Щерлин 23. Яңа Әрәмә (Әрәмә пүчинкәсе) 24. Ярумцовский

165

1918 -1930 нчы елларда нигеҙләнгән, хәҙерге вакытка беткән кече авыллар (авыл хущалыгы артельләре һәм хуторлар)

1. Бакиевский 2. Березовка 3. Богородское 4. Большой Лог 5. Бородино 6. Бүләк 7. Вдовкин 8. Гәрәев 9. Георгиевский 10. Глухов И. хуторы 11. Глухов М. хуторы 12. Городец 13. Городищенский 14. Гурьевка 15. Дубово 16. Диләкле Чишмә (Парсы) 17. Ивановка 18. Ивано-Ижевск 19. Иркен 20. Йолдыз 21. Канада 22. Карпаты 23. Колпаков 24. Куянлы 25. Кызыл Давыл 26. Кызыл Йолдыз (Красная Звезда) 27. Ленино (Иҫәнбай волостендә) 28. Ленинский (Сарсак-Омга волостендә) 29. Луч взаимопомощи 166

30. Лучниковский 31. Малый Ключ 32. Мартемьянов 33. Мекешкин (Мекешкин Ключ) 34. Мерзляков 35. Михайловская 36. Мурыгин 37. Наратлы Күл (Сосновое Озеро) 38. Никольск (Иске Чекалда авыл советында) 39. Октябрь 40. Павлов 41. Первомайский 42. Петроградский (Петербургский) Ключ 43. Петропавловский 44. Поповлар хуторы 45. Рыболовлева 46. Рождественский 47. Сазан 48. Самосадкин 49. Сапожников (Иске Чекалда волостендэ) 50. Сапожников (Сарсак-Омга волостендэ) 51. Сборный 52. Свобода 53. Такашевский 54. Түбән Малиновка (Малиновый Ключ; Лесхоз) 55. Ужара 56. Урал 57. Үрнәк заводы 58. Шульмин 59. Чулпан (Ямурза авыл советында) 60. Ярославский 61. Яшел Тау (Зеленая Горка)

167

Элек Әгерще төбәгенә кергән, ә хәҙер Удмуртия Республикасы карамагындагы авыллар is»? даи* зят

БАЙСАР 1920 нче елларда нигеҙләнгән татар авылы. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым кәньякта урнашкан. Байсар атамаҫын тел галиме Ф.Гарипова нугайларга бәйле кеше исеме дип яза. Байсар авылы 1930 нчы елларда, дистә ел чамасы Әгерже районы карамагында булган. 1939 елның 29 мартыннан Удмуртия АССРның Югары Советы Президиумы карары белән Удмуртиянең Карамас-Пельга авыл советына (Кияс районы) кушылган. Байсар исемендәге авыл Татарстанның Актаныш районында да бар.

КЫЗЫЛ СУКА (Красная Coxa) 1920 нпе елларда оешкан татар авылы. Әгерже шәһәреннән 42 накрым коньякта, Иж елгасына якын урнашкан. 1926 елда Кызыл Сукадагы 10 хужалыкта 40 кеше яшәгән. Бу авыл, Таужамал авыл советы белән бергә, РСФСР Югары Советы Президиумының 1950 елгы 11 гыйнвар карары белән Татарстанның Әгерже районыннан Удмуртиянең Кияс районы карамагына күперелгән.

168

Т А У Ж А М А Л (Тавзямал) X I X йөз башында Әгержедән күчеп килгән Әфләтун Сөбханкулов гаиләсе нигеҙ салган татар авылы. Нигезләнүенең төгәл елы хәҙергә ачык билгеле түгел. Әгерже шәһәреннән 40 чакрым көньякта, Иж елгасы буенда урнашкан. Таужамал атамасы турында галим Гомәр Саттаров түбәндәгечә язган: «Авыл картларының риваять итүенчә, бу авылга матур тау янына утырганга күрә, «Таужамал» (гарәпчә «жәмал» сүзе «матурлык, чибәрлек, гүзәллек... » мәгьнәләрен белдерә), ягьни «матур тау» дигән исем бирелгән. Ләкин Таужамал авылы тавы булмаган тигеҙ урынга диярлек утырган. Атаманың чынбарлыкка (бу очракта утырган урыны таулы булуга) туры килмәве һәм Таужамал рәвешле әйтелүеннән чыгып (авыл атамасы «матур тау» дигән төшенчәне белдерсә, татарлар аны гарәп эпитеты «жәмал»ны кулланып әйткәндә дә, «жәмал тау» диярләр иде), авыл картлары сәйләгән риваять чынбарлыкны чагылдырмый.» Шуннан соң галим Таужамал атамаҫының элекке чорда кеше исеме буларак кулланылганын яза. 1917 елга кадәр Таужамал халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Таужамалда 1811 елда ир-атлар саны 8 булган, 1859 елда 80, 1924 елда 394 кеше яшәгән. Таужамал авылы РСФСРның Югары Советы Президиумының 1950 елгы 11 гыйнвар карары белән Татарстанның Әгерже районыннан Удмуртиянең Кияс районы карамагына күчерелгән.

169

ЭЧТӘЛЕК 5

Әгерще төбәге тарихы Ә Г Е Р Д Е (Агрыз)

39

АЗЕВО

43

БАЙТУГАН (Байтуганово)

44

БАЛТАЧ (Балтачево)

45

Б А Р Д Ы ОМГА (Варзи Омга)

47

Б А Р Д Ы ПЕЛЬГА (Варзи Пельга)

48

БӘРКЛӘТ А В Ы Л (Варклед А у л )

49

БӘРКЛӘТ-БОДЬЯ (Варклед-Бодья)

49

БИЕКТАУ (Биктово)

51

БИМА

53

ВОЛКОВО

54

ВОЛЬНЫЙ ТРУД

55

Г А Л И (Галеево)

55

ДЕВЯТЕРНӘ (Девятерня)

56

ЕЛЕНОВСКИЙ

58

ЗУЕВО

58

ИЖ-БӘЙКИ (Иж-Байки)

59

ИЖ-БУБЫЙ (Иж-Бобья)

60

ИЛЬИНСКИЙ

64

ИҪӘНБАЙ (Исенбаево)

64

170

ИСКАШУР

66

ИСКЕ КЫЗЫЛЪЯР (Старый Кызылъяр)

67

ИСКЕ НИКОЛЬСКИЙ (Староникольский)

67

ИСКЕ СЛӘК (Старое Сляково)

68

ИСКЕ ЧЕКАЛДА (Старая Чекалда)

69

КАДРӘК (Кадряково)

71

КАДЫБАШ

72

КАСАЙ (Косаево)

73

КИЧКЕ ТАҢ (Кичкутан)

74

КОДАШ (Кудашево)

75

КОМСОМОЛКА

76

КОНДЫЗЛЫ (Контузла)

76

КРАСНЫЙ БОР

77

КҮЛӘГӘШ (Кулегаш)

80

КЫДЫРЛЫ (Кадрали)

81

КЫЗЫЛ ФЛАГ (Красный Флаг)

83

КЫРЫНДЫ (Крынды)

83

МАДЫК

88

МЭДЪЯР (Мадъяр)

89

МОРДЫВЫЙ (Мордва)

90

МУКШУР

92

НАЖАР (Назяр)

93

НАРАТ (Сосново)

95

ОЖБУЙ

97

ПИЛӘМЕШ (Пелемеш)

97

РУС ШАРШАДЫСЫ (Русская Шаршада)

98 99

САКЛАУ (Саклово) САЛАГЫШ (Салауши)

1 0 1

САРСАК-ӘРӘМӘ (Сарсак-Арема)

104

171

САРСАК-ОМГА

104

СӘРДӘЛЕ (Сардали)

106

СӘХРӘ (Сахра)

106

СОКМАН (Сукман)

106

ТАТАР ТАНСАРЫ (Татарские Тансары)

108

ТАТАР ЧИЛЧӘСЕ (Татарская Чильча)

108

ТАТАР ШАРШАДЫСЫ (Татарская Шаршада)

109

ТАШЛЫ (Каменный Ключ)

112

ТӘБӘРЛЕ (Табарли)

113

ТИРСӘ (Терси)

115

ТОБА (Туба)

122

ТӨРДӘЛЕ (Турдали)

123

ТУКАЙ

124

ТҮБӘН КӨЧЕК (Нижнее Кучуково)

125

УРАЗАЙ

127

ҮТӘГӘН (Утяганово)

128

ЧӘЧКӘ (Чачка)

129

ЧИШМӘ (Чишма)

129

ЧИШМӘ (Хороший Ключ)

131

ЯМУРЗА (Ямурзино)

132

ЯҢА АККУЖА (Ново-Аккузино)

133

ЯҢАВЫЛ (Янга-аул)

134

ЯҢА БӘЗӘКӘ (Новые Бизяки)

134

ЯҢА КЫЗЫЛЪЯР (Новый Кызылъяр)

135

ЯҢА НИКОЛЬСКИЙ (Новоникольский)

136

ЯҢА СЛӘК (Новое Сляково)

136

ЯҢА ЧЕКАЛДА (Новая Чекалда)

137

172

Әгерже беткән

төбәгендәге элек булган,

ә хәҙерге вакытка

авыллар

АККОШ КҮЛЕ (Лебединое озеро)

138

А Л Г А (Вперед)

138

АРЗАМАСЦЕВО

139

А Т Н А Г У Л (Атнагулово)

139

БАРЖЫ ОМГА ПҮЧИНКӘСЕ (Выселок Варзи Омга) . . 1 4 0 БЕТСЕМӘС (Бетсымес)

140

ДЕРНОВО

141

ИМӘНЛЕ К Ү Л (Имянлы Куль)

142

ИСКЕ АККУЖА (Старое Аккузино)

142

КАСЫЙМ (Касим)

144

КАТНЫК

144

КЕТМӘС (Кутмес)

145

КЕЧЕ БАРЖЫ (Малые Варзи)

145

КИБӘКШУР

Ц

146

КОНГЫР (Кунгурово)

146

КОНОВАЛОВО

147

КОЕК (Куюк) КУР АН

148

КЫЗЫЛ КЫРЫНДЫ (Красная Крында)

149

КЫЗЫЛ МӘСКӘҮ (Красная Москва)

149

КЫЗЫЛ ЯР (Красный Яр)

150

1 4 8

МАРС

1 5 0

МӘРДӘШ (Мердешево)

151

МИХАЙЛОВКА

151

МУНОВО

1 5 2

МҮШЕК (Мушек)

I 173

5 3

Элек

Әгерще төбәгенә

Удмуртия

кергән,

Республикасы

ә хәҙер

карамагындагы

авыллар

БАЙСАР

168

КЫЗЫЛ СУКА (Красная Coxa)

168

Т А У Ж Д М А Л (Тавзямал)

169

Научно-популярное издание Марданов Раиф Фатхулович Хадиев Ирек Габделхаевич ИСТОРИЯ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ АГРЫЗСКОГО РАЙОНА (на татарском языке)

Оформление - Ш.К.Насыров Компьютерная верстка - А.Ш.Насыров Корректор - М.Х.Шакирова Формат 84x108 1/32. Гарнитура Тайме Нью Роман. Печать офсетная. Усл. печ. л. 9.24. Тираж 1200 экз. Заказ № 64 Издательство «Тамга». Отпечатано в ООО «Фирма «Лайн» 420101 г. Казань, ул. Мавлютова, 24.

View more...

Comments

Copyright � 2017 UPDOC Inc.